16+

Республикадагы сайлаучыларның 36,8%ы тавыш биргән

Татарстанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең беренче көне тәмамланды. .

Республикадагы сайлаучыларның 36,8%ы тавыш биргән

Татарстанда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирүнең беренче көне тәмамланды. .

Сәгать 20:00дә сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итүне төгәлләде, дип хәбәр итте Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. 

ГАС «Выборы» мәгълүматлары буенча, 18 сентябренең 20:00 вакытына сайлауларда республикадагы сайлаучыларның 36,8%ы тавыш биргән.

- Тавыш бирүне оештыру белән бәйле барлык процедуралар билгеләнгән тәртиптә үтәлде. Шикаятьләр килмәде, - дип белдерде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. 

Андрей Кондратьев искәртеп узганча, тавыш бирүнең беренче көненнән соң бюллетеньнәр сейф-пакетларга күчерелә. Һәрбер сейф-пакетка карата акт төзелә. Актта пакетларның нумерациясе, участок сайлау комиссияләре әгъзаларының имзалары теркәлә.

Шуннан соң сейф-пакетлар металл шкафка урнаштырыла. Сейф-пакетларны саклау урыны тәүлек буе видекүзәтү астына алынган һәм Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан саклана. 

Тавыш бирү иртәгә, 19 сентябрьдә, сәгать 8:00дән 20:00гә кадәр дәвам итәчәк

Выбор. Фото: ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading