16+

Роза Гайнетдинова: «Тавыш бирүдә катнашкан кешеләргә рәхмәт!»

Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау кампаниясе тәмамланды.

Роза Гайнетдинова: «Тавыш бирүдә катнашкан кешеләргә рәхмәт!»

Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау кампаниясе тәмамланды.

Татарстан Республикасында «Новые люди» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Роза Гайнетдиновадан тавыш бирүләргә карата фикерләрен сорадык. 

Тәҗрибә туплыйбыз

— Россия Дәүләт Думасына сайлаулар бик мөһим һәм без аңа җитди карадык. Командабыз 2021 елда Думага депутатлар сайлау кампаниясендә, 2024 елда Президент сайлауларында, 2025 елда муниципаль сайлауларда катнашкан иде инде. Дәүләт Думасына ул сайлауларда нәтиҗәле эшләдек, — дип башлады сүзен Роза Гайнетдинова.

— Татарстанда халыкның нәрсә теләгәнлеген күрәбез һәм шуңа игътибарны юнәлтәбез. Республикада эшкуарлыкка теләктәшлек күрсәтүгә күп игътибар бирдек: үзмәшгульләр, шәхси эшкуарлар белән эшләдек, проектларны һәм чишелешләрне бергәләшеп карадык. Яшьләргә дә игътибар бирдек. Безнең командага профессиональ сәясәтчеләр генә түгел, ә яшь кешеләр дә кушылды, алар үз илебездә яшәргә һәм үсеш алырга тели.

Татарстанда узган ел муниципаль сайлауларда безнең партиядән 257 депутат сайланды — бу безнең партиядән бер төбәктә иң зур сан. Без күбрәкне телибез, әлеге кампаниядә нәтиҗәләребез үсте, дип саныйбыз. 

Иң мөһиме — кешеләр

— Тавыш бирү нәтиҗәләре нинди булса да, иң мөһиме — кешеләр, — дип дәвам итте сүзен Роза Гайнетдинова

— Гражданлык позициясен актив күрсәтеп, партия әгъзасы булырга теләүчеләр, зур булмаган шәһәрләрдә һәм бистәләрдә яшәүчеләр, ләкин үзләре тирәсенә башкаларны туплаучылар, безнең очрашуларда гына түгел, ә интернетта да теләктәшлек белдерүчеләр. 2026 елда партиягә берниччә йөз яңа әгъза кабул иттек. Әлмәттә һәм Бөгелмәдә җирле бүлекчәләр, ә республика буенча башлангыч бүлекчәләр ачтык. Без туктарга җыенмыйбыз: бүлекчәләрне алга таба да ачачакбыз, яңа әгъзаларны һәм тарафдарларны чакырабыз. 

Җиңүләргә ышанабыз

— 18, 19 һәм 20 сентябрьләрдә участокларга килеп тавыш биргән һәр кешегә рәхмәт! Без бермандатлы округтагы, партияләр исемлегендәге нәтиҗәләрне күзәтәбез һәм җиңүгә ирешәчәгебезгә ышанабыз. Партия әйдаманы Александр Нечаев: «Россия — ул беренче чиратта кешеләр», — ди. Без моның белән килешәбез! — дип тәмамлады фикерен Роза Гайнетдинова.

Выборы. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading