16+

Сайлаулар турында сорауларга җаваплар. Бюллетеньдә ничек тамга салырга?

Тавыш биреп, Татарстанның үсешенә үз өлешегезне кертәсез.

Сайлаулар турында сорауларга җаваплар. Бюллетеньдә ничек тамга салырга?

Тавыш биреп, Татарстанның үсешенә үз өлешегезне кертәсез.

2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау була.

Ничек тавыш бирергә?
Тавыш бирү 14 сентябрьдә 7.00-20.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Сайлау участогына Россия Федерациясе гражданины паспорты яки аны алмаштыра торган документ белән килү кирәк. 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көнендә сайлаучы яшәү урыныннан читтә булса, вакытыннан алдан да тавыш бирә ала. Моның өчен территориаль сайлау комиссиясенә гариза бирү сорала. Сәламәтлек булмау, инвалидлык яки башка сәбәпләр аркасында сайлау көнендә тавыш бирергә килә алмаган кеше өйдә тавыш бирү мөмкинлеге сорап, 2025 елның 4 сентябреннән 14 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр участок сайлау комиссиясенә гариза тапшыра ала.

Исемлектән фамилияңне кара
Сайлаучылар исемлегендә үзегезнең булуыгызны ачыклау өчен сайлау участокларына мөрәҗәгать итәргә ярый. Эш көннәрендә 13 сентябрьгә кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 8.00-13.00 сәгатьләрдә. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтындагы “Найди себя в списке избирателей” сервисыннан да карарга мөмкин. 

“Мобильный избиратель”
“Мобильный избиратель” сервисы ярдәмендә тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайлап алырга була. Әлеге сервистан файдалану өчен 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы аша, МФЦда, территориаль сайлау комиссияләрендә гариза тапшырасың. Татарстан Рәисен сайлауда, шулай ук 18нче Мәләкәс сайлау округында Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлауда гына “Мобильный избиратель” сервисы бөтен республика буенча гамәлдә. Җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауда әлеге сервис юк.

Мәскәүдә дә тавыш бирәбез
Россия башкаласында Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге бинасында (адресы: 3-й Котельнический переулок, д.13/15, стр.1) Татарстан Рәисен сайлауларда кандидатларга тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла.

Инвалидларга игътибар
Татарстанда 274 инвалид яши. Сайлау участоклары Брайль рельеф-нокта шрифтлы трафаретлар белән тәэмин ителгән. Ишетмәүчеләр “112” хезмәтеннән видео шалтырату аша бармак хәрәкәтләре сөйләшүе тәрҗемәчесе булышлыгыннан файдалана ала. 

Бюллетень дөресме?
Татарстан Рәисен сайлау бюллетене яшел төстә. Кәгазьгә бизәкле челтәр төшерелгән. Бюллетеньнең уң яктагы өске өлешенә участок комиссиясенең мөһере (печать) сугылган һәм комиссиянең 2 әгъзасы имза куйган булырга тиеш. 

Ничек тамга салырга?
Сайлау округына бәйле рәвештә сезгә берничә бюллетень бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Мәләкәс сайлау округында алар 3 берәмлек. Болар – Татарстан Рәисен, шулай ук Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлау һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау. Кандидатларны игътибар белән укыгыз, алар алфавит тәртибендә урнашкан. Тавыш бирергә теләгән кандидат турысындагы квадрат-шакмакка “Х” яки “V” билгесе куегыз. Квадрат чикләреннән чыкмаска тырышыгыз. Әгәр бюллетень тутырганда ялгышсагыз, яңа бюллетень сорап участок комиссиясенә мөрәҗәгать итегез. Сезгә яңа бюллетень бирергә тиешлеләр. Бозылган бюллетень шунда ук бетерелә.

Җаваплылык күрсәтик!
Һәркемнең тавышы мөһим. 14 сентябрьдә сайлау участогына килеп, тавыш бирегез. Сезнең катнашу Татарстан үсешенә керткән өлешегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading