16+

Татарстан Рәислегенә 4 кандидат күрсәтелде

Бөтен халык “депутат” булырга ашкына диярсең...

Татарстан Рәислегенә 4 кандидат күрсәтелде

Бөтен халык “депутат” булырга ашкына диярсең...

2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Рәисен, Дәүләт Советына өстәмә депутат, шулай ук вәкиллекле җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаулар була.

Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев “Сайлау ноктасы” (“Точка выбора”) мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта сөйләгәнчә, Татарстан Рәислегенә кандидатларны, фәкать, партияләр генә күрсәтте. Үз үзеңне күрсәтү каралмаган.

Партияләр кандидатлары: Виталий Смирнов (“Россия пенсионерлары партиясе социаль гаделлек өчен”), Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия”), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Юсупов (ЛДПР).

– Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 24 июльдә Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Республикасы Рәислегенә кандидат сыйфатында теркәлү өчен документлар керде. Хәзер без сайлау кампаниясендә кандидатларны теркәү этабына җиттек. Кандидатларның һәммәсе дә тиешле документларны, тупланган имзаларны тапшыра, аларга тикшерү уздырыла. Документлар тупланмасын теркәүгә тапшыруның ахыргы көне-вакыты 30 июльдә 18.00 сәгатькә кадәр, – диде Андрей Кондратьев.

Партияләр имза җыйганда Федераль Җыен әгъзасы булу өчен үзләреннән 3 кандидатура да барлап куя.

Дәүләт Советы депутатлыгына 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча 4 кандидат документларын тапшырган. Аларның берсе депутатлыкка үзен үзе күрсәткән.

Вәкиллекле җирле үзидарә органнарында 7 531 депутат мандаты исәпләнә. Бүгенгә инде 10 517 кеше депутатлыкка кандидат сыйфатында күрсәтелгән. Муниципаль сайлауларга документларны теркәүгә 4 августка кадәр территориаль сайлау комиссияләренә тапшырырга кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading