16+

Татарстанда сайлаулар башланды: 43 мең татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирә

Бүген, 18 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә Татарстанның барлык сайлау участоклары да үз ишекләрен ачты.

Татарстанда сайлаулар башланды: 43 мең татарстанлы беренче тапкыр тавыш бирә

Бүген, 18 сентябрьдә, иртәнге сәгать 8дә Татарстанның барлык сайлау участоклары да үз ишекләрен ачты.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, сайлау процессы бернинди тоткарлыксыз, штатлы режимда башланган. 

Өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — республика халкы тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнаша алачак. Шулай ук республикада  50нче бермандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына һәм республиканың 40 районында җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлана.

Тәүге сайлаулары

— Быел республикада 43 мең кеше беренче тапкыр тавыш бирә! Аларның һәрберсенә шәхси чакыру кәгазе җибәрелде. Участокларда яшь сайлаучыларны истәлекле сувенирлар да көтә, — дип хәбәр итте Андрей Кондратьев. 

Участокларда беренче минутлардан ук активлык күзәтелә: иртәнге сәгатьләрдә үк студентлар һәм яшьләр актив рәвештә тавыш бирергә килүен билгеләп үтте ул.

ВЫборы. фото: Камалова

Өйдә тавыш бирергә дә мөмкин

Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән, инвалидлыгы булган, авыру кешене карау яки башка җитди сәбәпләр аркасында сайлау участогына килә алмаган кешеләр өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк. Гаризаны сайлаучы үзе генә түгел, аның туганы, дусты яки күршесе дә тапшыра ала. Телефон аша мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Өйдә тавыш бирү өчен гаризаларны 20 сентябрьдә сәгать 14.00гә кадәр бирергә мөмкин. 

«Мобиль сайлаучы» инде ябык

Сайлаучыларга тавыш бирү өчен уңайлы урын сайларга мөмкинлек биргән «Мобиль сайлаучы» сервисы буенча гаризалар кабул итү 14 сентябрьдә тәмамланды. Әлеге механизм ярдәмендә татарстанлылар үзләре теркәлгән адрес буенча түгел, ә сайлау көннәрендә булачак урында тавыш бирү мөмкинлеген алдан рәсмиләштерә алды. Сервис белән республикада 27 меңнән артык кеше файдаланган.

152 илдә тавыш бирү мөмкинлеге бар

Россиядән читтә булган гражданнар өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Чит илләрдәге сайлау участоклары Россиянең дипломатик вәкиллекләре базасында эшли. Андрей Кондратьев сүзләренчә, барлыгы 152 илдә тавыш бирү өчен шартлар булдырылган. Төгәл адреслар һәм участоклар турында мәгълүматны Россия Тышкы эшләр министрлыгы сайтында табарга мөмкин.

Сайлауларны күзәтәләр

Сайлау барышын күзәтүгә дә аерым игътибар бирелә. Кондратьев сүзләренчә, участоклар ачылган беренче сәгатьләрдән үк күзәтүчеләр үз эшләренә керешкән. Участокларда видеокүзәтү һәм видеофиксация системалары да эшли. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

Выборы. Фото: Камалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading