Сайлау көннәрендә җәмәгать палатасы каршында ситуация үзәге эшли. Беренче сайлау көнендә хокук бозулар теркәлмәгән.
Скопировать ссылку
Сайлау көннәрендә җәмәгать палатасы каршында ситуация үзәге эшли. Беренче сайлау көнендә хокук бозулар теркәлмәгән.
Бу хакта матбугат очрашуында «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» Ассоциациясе эксперты, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов хәбәр итте.
«Ситуация үзәге сайлаулар тәмамланганчы эшли»
Татарстанда тавыш бирү штат режимында үтә. Сайлау участогында стационар күзәтү камералары урнаштырылган. Һәркем ситуация үзәгенә килеп сайлау участогында эшне күзәтә ала. Сайлауның беренче көнендә ситуация үзеге 12гә якын оештыру эшләре буенча, 34 мәгълүмати характерда мөрәҗәгать кабул иткән.
— Мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирәбез. Беренче көн нәтиҗәләре буенча җитди хокук бозулар теркәлмәде. Бүген дә тыныч булыр дип ышанабыз. Һәр сайлау участогында күзәтүчеләр эшли, моңа өстәп халыкара күзәтүчеләр дә бар. Кичә Казахстан ситуация үзәгендә Казахстан делигациясен кабул иттек. Ситуация үзәге сайлаулар тәмамланганчы эшли, — дип искәртте «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» Ассоциациясе эксперты, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы әгъзасы Рафаэль Фәхретдинов.
Сайлаулар ничек уза?
Сәясәт фәннәре докторы Андрей Большаков сайлауларның беренче көнен яхшы бәяли. Татарстанда сайлаучыларның активлыгы, гадәттәгечә, югары. Андерей Большаков аны чит илләрнең сайлау компаниясенә каршы юнәлтелгән пропагандасы уңышсызлыкка очравы, күпчелек партияләрнең тышкы сәясәт мәсьәләләрнең бер фикердә булуы, сайлаучыларның сәяси активлыгы белән аңлата.
«Быел ил буенча да сайлауларда катнашу күрсәткече узган елгы белән чагыштырганда зуррак булыр», — дип фаразлый ул.
«Яшьләр арасында патриотизм үсә»
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының беренче проректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев сайлауларда яшьләрнең активлыгын искәртә.
— «Яшьләр пассив» дигән сүзләр белән һич тә килешеп булмый. Алар сәяси яктан бик сизгер һәм уяу. Татарстан — студентлар шәһәре дә бит әле, монда яшьләр аеруча күп. Яшьләр арасында патриотизм үсә. Көнбатыш илләрнең басым ясавы, халыкта ризасызлык һәм читкә этәрү хисе тудыра, кешеләрне берләштерә, безнең арадагы уртаклыкны тоярга мәҗбүр итә. Без студентлар белән аралашкан вакытта моны аеруча ачык күрәбез. Алар безне очрашу тәмамлангач та, сораулар биреп җибәрмичә торалар. Кызыксыналар, фикер алышалар, ил язмышы өчен борчылалар, — ди ул.
Искәртеп үтәбез, Татарстанда 2 мең 742 сайлау участогы эшли. Алар иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ачык
Комментарийлар