16+

Татарстанда тавыш бирү тәмамланды, тавышларны санау башланды

Мәскәү вакыты белән сәгать 20:00дә Татарстанның барлык сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды.

Татарстанда тавыш бирү тәмамланды, тавышларны санау башланды

Мәскәү вакыты белән сәгать 20:00дә Татарстанның барлык сайлау участокларында тавыш бирү тәмамланды.

Сәгать 18:00гә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда халкының 72,49% тавыш биргән, дип хәбәр итте Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Хәзерге вакытта участок сайлау комиссияләре иң мөһим этапларның берсенә — тавышларны санауга тотына. Закон бу процедураның төгәл тәртибен билгели: тавышларны санау сайлау тәмамлану белән башлана һәм нәтиҗәләр ачыкланганчы туктаусыз алып барыла.

— Бу — ачыклык принцибына нигезләнгән процедура. Тавышларны санау процессын күзәтүчеләр, кандидатлар, депутатлар, партияләрнең ышанычлы затлары һәм тиешле хокукка ия башка затлар күзәтә ала. Шулай ук аккредитацияләнгән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дә күзәтү мөмкинлеге бирелгән, — дип искәртеп узды Андрей Кондратьев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading