Тарихи вакыйгадан читтә калмагыз, үз тавышыгызны бирегез!
Скопировать ссылку
Тарихи вакыйгадан читтә калмагыз, үз тавышыгызны бирегез!
Татарстанда 2025 елның 14 сентябрендә Татарстан Рәисен сайлау була. Шулай ук бу көнне 18нче Мәләкәс сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар өчен тавыш бирәбез.
Җаваплылык сорала
– Республика өчен зур сәяси вакыйга алдында торабыз – тәүге мәртәбә Татарстан Рәисен сайлыйбыз. Шунлыктан, җаваплылык күрсәтү мөһим. Яшьләрнең активлыгы сөендерә, бу сайлауларда 40 мең егет һәм кыз тәүге мәртәбә тавыш бирә. Сайлау комиссияләре әгъзалары иминиятләштерелде. Белемем буенча табип буларак ышанып әйтәм – 2020 елда ковид вакытындагы сайлау кампаниясендә сайлау комиссияләре әгъзалары санитар яктан бик хәвефле шартларда эшләде. Өсләрендә халат, авызларында битлек, йөзләре пластик белән капланган, шушы хәлдә көне буена эшләп кара син?! – диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Хөкүмәт йортында үткәрелгән бифингта.
Кемнәргә тавыш бирәбез?
Татарстан Республикасы Рәислегенә 4 кандидат теркәлде. Болар – Татарстанның гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия” партиясеннән), Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Руслан Юсупов (ЛДПР партиясеннән), КПРФның җирле бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов, Россиянең социаль гаделлек өчен Пенсионерлар партиясеннән Виталий Смирнов.
Җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка 10 мең 517 кандидат теркәлгән, шулардан 7531 депутат сайлыйбыз.
Кергән-чыкканнар күренә
Республикада 65 территориаль һәм 2 752 участок комиссияләре оештырылган. Сайлау комиссияләре әгъзалары – 22 меңнән артык. Татарстанда 2025 елның 1 июленә сайлаучылар саны 2 миллион 923 мең 96 кеше.
– Сайлау участоклары техник яктан җиһазландырылды, кайбер участокларга электр генераторлары да урнаштырылды, чыбыклы элемтә сузылды. Тавыш бирү барышын видеокамералар теркәп тора, сайлау участокларында 14 мең күзәтүче була, – диде Андрей Кондратьев.
“Мобиль тавыш бирү” 10 сентябрьдә тәмамлана. Инвалидларның яки авыруларның 14 сентябрьдә тавыш бирергә килә алмаулары турында үзләренең сайлау участокларына 14.00 сәгатькә кадәр телефоннан хәбәр җиткрүләре зарур. Комиссия әгъзалары өйгә яки фатирга барып, тавыш бирү үткәрә.
“Батырларны онытмыйбыз!”
– Махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбыз тавыш бирә алсын өчен республикадан читтә 5 сайлау участогы булдырылды. Оештыруда булышлык күрсәткәннәре өчен Луганск һәм Донецк халык республикаларының, Херсон өлкәсенең Үзәк сайлау комиссияләренә рәхмәт! Мәскәүдә дә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Санкт-Петербургта, Екатеринбургта яшәүчеләр дә сайлау участоклары ачуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, киләчәктә башка шәһәрләрдә дә сайлау участоклары оештырылыр, мөрәҗәгатьләр исәпкә алына, – диде Андрей Кондратьев.
Автомобиль уйнатыла
Татарстанда 14 сентябрьдә сайлауга баруны фотога төшереп, “Гаилә белән сайлауга” конкурсында тәкъдим итәргә була. Тавыш бирүчеләр арасында 2 берәмлек Sollers ST8 җиңел автомобил һәм 11 смартфон уйнатыла. Тышкы якта сайлау участогы алдында фотога төшеп, аны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге үз битеңә 7.00-20.00 сәгатьләр аралыгында урнаштырырга кирәк. #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларының икесен дә язарга онытмагыз.
– Андрей Станиславович, автомобиль оту конкурсында сез дә катнашасызмы? – дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
– Автомобиль отышлы конкурсны үткәрү белән Үзәк сайлау комиссиясе шөгыльләнми, бу бөтенләй башка оешма эше. Әлеге чарага сайлаучыларның мөнәсәбәте яхшы. Минем дә конкурска фоторәсем җибәрергә исәп бар, – дип җавап бирде Андрей Кондратьев.
Комментарийлар