Бүген дөнья медицинасы өчен иң зур борчуларның берсе – тәмәке тарту проблемасы.
Дөньякүләм сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке вакытыннан алда үлемгә китергән йогышсыз чирләрнең берсе булып тора. Җир шарындагы үлем очракларының якынча 15 проценты нәкъ менә шул агулы гадәт белән бәйле.
Тәнне дә, җанны да үтерә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Хаева сүзләренчә, тәмәке төтене кеше организмындагы һәр күзәнәгенә үтеп керә. Беренче чиратта, ул йөрәк-кан тамырлары системасына һәм сулыш органнарына хәтәр йогынтысы белән куркыныч. Никотин тәэсирендә кан тамырлары кысыла, кан әйләнешен бозыла. Нәтиҗәдә, атеросклероз, инфаркт, инсульт кебек куркыныч авырулар үсеш ала. Тартучы кешенең йөрәге һәм баш мие күзәнәкләре кислородсыз кала. Бу исә тромблар барлыкка килү белән яный.
Хатын-кыз организмы өчен тәмәке аеруча зыянлы. Табиблар билгеләп үткәнчә, хатын-кызлар никотинга тизрәк ияләшә һәм аннан күпкә авыррак арына. Тәмәке аларның гормональ системасына, репродуктив сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, картайту процессын тизләтә.
Моннан тыш, никотин үзенең агулы тәэсире белән үзәк нерв системасын да какшата. Башта тәмәке җиңеллек биргәндәй була: кеше үзен тынычрак, игътибарлыракхис итә. Әмма бу ялган тойгы озакка бармый – никотин миебездәге дофамин дәрәҗәсен киметә, һәм кешегә янәдән «рәхәтлек» тою өчен яңа доза кирәк була.
Шулай итеп, кешенең тәне генә түгел, җаны да бәйлелеккә эләгә. Тәмәке начар гадәт кенә түгел, ул – авыру, ди табиблар.
Вейплар зарарыз дип уйлау – ялгышлык
Хәзерге яшьләр арасында киң таралган электрон тәмәке, вейплар да куркынычсыз түгел. Аларны «зарарсыз альтернатива» дип кабул итү – зур ялгышлык. Вейп парында да никотин, канцерогеннар, авыр металл тозлары бар. Глицерин һәм ароматизаторлар авыз һәм үпкәнең лайлалы катламын ярсытып, бронхит, астма һәм хроник үпкә авыруларына сәбәпче була. Кайбер табиблар билгеләп үткәнчә, электрон тәмәке кулланучыларның үпкәләре COVID-19 чорында авырган кешеләрнекенә охшаш хәлгә килә.
Тәмәке – онкологик чиргә беренче адым
Республика клиник онкология диспансерының 12нче онкология бүлеге табиб-онкологы Артур Сәйфуллин билгеләп үткәнчә, үпкә яман шеше очракларының 80-90 проценты нәкъ менә тәмәке пыскыту белән бәйле. Моннан тыш бу зарарлы гадәт башка онкологик чир төрләренә дә сәбәп булып тора. Әйтик, үпкә, авыз куышлыгы һәм тамак, трахея, бронхлар, сидек куыгын, ашказаны – саный китсәң, 20 төргә җыела. Тәмәке тартучылар янында басып кына торучыларның да яман шеш белән авыру ихтималы 30 процентка арта.
Татарстан онкологик диспансеры мәгълүматларына караганда, 2025 ел ахырына республикада 127 меңнән артык кеше онкология белән исәптә тора. Аларның 19 меңнән артыгы быел теркәлгән – бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 7 процентка күбрәк.
Бәйлелеккә каршы көрәшеп була
Бәхеткә, Татарстанда тәмәкегә бәйлелекне җиңү өчен махсус ярдәм үзәкләре эшли. Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә табиб-наркологлар, терапевтлар һәм пульмонологлар тәмәкедән баш тарту өчен бушлай киңәшләр һәм дәвалану курслары тәкъдим итә. Ел саен 700ләп кеше бу үзәкләргә мөрәҗәгать итә, шуларның 40 проценты – яшүсмерләр.
Табиблар болай ди: «Кешенең үз теләге булса, бу гадәттән арынырга мөмкин. Ә безнең бурыч – шул теләкне кабызу һәм ярдәм итү».
Сәламәтлек — иң кыйммәтле байлык, һәм ул һәркемнең үз кулында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар