16+

Ак халат — нәсел мирасы: Казанда медицина династияләрен хөрмәтләделәр

Табиб булу — алар өчен һөнәр генә түгел, ә нәселдән-нәселгә күчкән гаилә традициясе.

Ак халат — нәсел мирасы: Казанда медицина династияләрен хөрмәтләделәр

Табиб булу — алар өчен һөнәр генә түгел, ә нәселдән-нәселгә күчкән гаилә традициясе.

Әби-бабасы, әти-әнисе табиб булган бала кечкенәдән үк медицина мохитендә тәрбияләнә, кешеләргә ярдәм итү миссиясенең мөһимлеген аңлап үсә. Шуңа күрә һөнәри юлын тәгаенләргә вакыт җиткәч тә, алар алдында кем булырга дигән сорау тормый. 

Татарстанда сәламәтлек саклау тармагындагы гомуми стажлары йөзләрчә елга җыелган династияләр шактый. Казан Ратушасында аларны хөрмәтләү инде матур традициягә әверелде. 

  • 2016 елда беренче тапкыр 10 табиб династиясе белән очрашу уздырылган. Шуннан бирле әлеге бәйрәм даими үткәрелеп килә. Ун ел эчендә анда барлыгы 67 медицина династиясе катнашкан. Аларның һәркайсының гомуми хезмәт стажы 100 елдан артык, араларында табиблыкка 800 елдан артык хезмәт иткән нәселләр дә бар. Быел да иң игелекле һөнәр ияләрен Казан Ратушасында кунак иттеләр.

Династии. фото: Камалова

Институтта гына өйрәнеп булмый

Тантанада Казан мэры Илсур Метшин медицина династияләренең шәһәр өчен зур горурлык булуын билгеләп үтте. 

— Һәр династия — шәһәр медицинасы тарихының аерым бер бите. Сез профессиональ осталыкны гына түгел, мәрхәмәтлелек, кызгану, сабырлык кебек кыйммәтләрне дә буыннан-буынга тапшырасыз. Моңа институтта гына өйрәнеп булмый, моны гаиләдә тәрбиялиләр, — диде Илсур Метшин.

Династии. фото: Камалова

Ул билгеләп узганча, бүген Казанда сәламәтлек саклау инфраструктурасы үсеш ала. Соңгы елларда яңа поликлиникалар һәм медицина үзәкләре ачыла, гамәлдәге стационарлар ремонтлана. Әмма иң заманча бина һәм җиһазларның да төп байлыгы — анда эшләүче медицина хезмәткәрләре. Кеше сәламәтлеген саклау өчен белем генә түгел, йөрәк җылысы да кирәк, дип билгеләп узды мэр.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та медицина династияләренең бай тарихына тукталды. Быел тантанага тугыз гаилә җыелган. Алар арасында тәҗрибәле табиблар, тармак ветераннары һәм медицина юлын сайларга әзерләнгән яшьләр дә булуын билгеләде ул. Ә Бәйрәмгә чакырылган Гатиннар династиясенең гомуми эш стаңы 585 (!) елдан артык. 

Династии. фото: Камалова

Кулдан-кулга, йөрәктән-йөрәккә 

Чыннан да, медицина династиясе вәкиле булу — балачактан ук табиблар дөньясында яшәү дигән сүз. Өйдәге сөйләшүләр, киштә тулы медицина китаплары, тәҗрибә уртаклашулар яшь буын вәкилләренең дә шушы юлны сайлавына этәргеч була. 

Әйтик, Салиховлар династиясе инде дүрт буын табибларны берләштерә. Династия чылбыры башында Бөек Ватан сугышы ветераны, кардиолог булып эшләгән дәү әниләре Сәгыйдә Хөсәенова тора. Аның улы — профессор Илдар Салихов ревматология хезмәтенә нигез салучыларны берсе. Ул 40 ел дәвамында Казан медицина университетында укыта, терапия һәм ревматология мәктәбен үстерә.Аннан соң бу юлны кызлары дәвам иткән. Бүген инде яшь буын вәкилләре дә медицинада үз урынын таба.

Династии. фото: Камалова

Мельниковлар — Марченко — Маненковлар династиясенең медицинадагы гомуми стажы 280 елдан артып китә һәм 5 буын табиблар нәселен берләштерә. Нәсел башында Татарстан гинекология, акушерлык мәктәбенең башында торучы профессор Павел Маненков тора, династия вәкилләре арасында наркологлар, акушерлар, рентген-лаборантлар бар.
Династиясе вәкилләре үзләренең 280 елдан артык гомуми стажын гади сан дип кенә санамый. Бу сан артында меңләгән пациентка күрсәтелгән ярдәм, дежур торулар, катлаулы карарлар һәм кешеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык тора.
Династии. фото: Камалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading