16+

Дарулар булышмаса, Скандинавия йөреше ярдәм итәр

Соңгы вакытта урамнарда чаңгы таякларына охшаш таяклар тоткан кешеләрне еш очратабыз.

Дарулар булышмаса, Скандинавия йөреше ярдәм итәр

Соңгы вакытта урамнарда чаңгы таякларына охшаш таяклар тоткан кешеләрне еш очратабыз.

Аларның кул хәрәкәтләре дә чаңгычыларныкы төсле, әмма аякларында – гади аяк киеме. Болар – Скандинавия йөреше (икенче төрле атамасы – төньяк йөреше) белән шөгыльләнүчеләр. 

Бүгенге көндә әлеге спорт төре турында «пенсионерлар фитнесы» дигән фикер яши. Имеш, йөгерү, йөзү яки велосипедта йөрү көченнән килмәгәннәр шундый җиңел активлык төрен сайлый. Чынлыкта исә, төньяк йөреше – иң башта яшьләр өчен уйлап табылган спорт төре. Беренче карашка бер дә авыр тоелмаган хәрәкәтләр, бөтен мускулларны эшкә җигә, организмдагы күп кенә процессларны көйли.

Татарстанда бу хәрәкәт Миләүшә Сәгыева кебек энтузиастлар ярдәмендә зур популярлык казана. Бүген Казанның дистәгә якын паркында төньяк йөреше буенча махсус дәресләр уздырыла, республика районнарында да бу спорт төренә тартылучылар арта бара. 
Парк сукмаклары хастаханәгә алмаш

Төньяк йөреше белән Миләүшә ханым 2016 елда үз сәламәтлеген тәртипкә китерү максатыннан шөгыльләнә башлый. Кан басымы уйнауны һәм буыннары авыртуларын дарулар белән генә җиңеп булмый. Ярдәмгә парктагы сукмаклар һәм махсус таяклар килә. 
Бу чакта Казанда мондый хәрәкәт әле киң таралмаган: бернинди җәмгыятьләр дә, тәҗрибәле остазлар да булмый.

- Беренче таякларны дус кызым белән шәһәрдәге зур кибетләрнең берсеннән  барып алдык, алар шунда гына сатыла иде. Ә техниканы өйдә, интернет аша өйрәндек. Компьютер алдында дөрес техниканы үзләштергәндә фатирдагы бөтен келәмнәр тишелеп бетте, - дип, елмаеп искә ала Миләүшә ханым.

Шулай өйрәнә торгач, төньяк йөреше аның тормышына ныклап кереп китә. Озак та үтми, аның кан басымы көйләнә, баш авыртулары бетә, буыннары сызлаудан туктый. Әмма бу шөгыльдә даимилек бик мөһим, ди ул. Аз гына туктадың икән, бар проблемалар да бик тиз кире кайта. Тора-бара Миләүшә ханым төньяк йөреше буенча махсус ярышларда да катнаша башлый: Йошкар-Ола һәм Звениговода призлы урыннар яулап кайта.  

Үз белгәнен – башкаларга 
Скандинавия йөрешенең нәтиҗәлелеген үз тәҗрибәсендә сынагач, Миләүшә ханым башкаларга да ярдәм итәргә карар кыла. 2020 елда Төньяк йөреше буенча федерация оеша. Шул чакта ул махсус курслар узып, рәсми рәвештә инструктор булып эшли башлый.
Хәзерге вакытта атнасына 3 тапкыр Миләүшә ханым Казанның Горький паркында  сәламәтлеген савыктыру юлыннан атлаучы берничә дистә кешене берләштереп, «Өй янында спорт» программасы кысаларында дәресләр уздыра. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә бирегә шәһәрнең төрле почмакларыннан агылалар. Әйтик, Александр Пантелеймонов Чуйков урамыннан кадәр үк җәяү килергә һәм кайтырга гадәтләнгән. Паркта йөрүләрне дә кушсаң, юл озынлыгы 20 километрга җыела. Шул рәвешле ике ел эчендә 20 килограммга ябыккан Александр.

Төньяк йөреше белән ел әйләнәсендә шөгыльләнә алар. Бик кызуда һәм бик суыкларда гына чыкмыйлар. Дәресләре һәрчак разминкадан башлана, аннары махсус маршрут буенча паркны 5 тапкыр әйләнәләр, барлыгы 5 километр ара узыла. Иң соңыннан, янә түгәрәккә басып, заминка башкаралар. 

Өч төп принцип
Гади генә хәрәкәтләрне куәтле савыктыру коралына әйләндерүче өч какшамас принцип бар, ди Миләүшә Сәгыева.
1.Акрынлап башлау. Яңа гына төньяк йөреше белән шөгыльләнә башлаучылардан шунда ук зур аралар үтүне таләп итмиләр. Башта — авырулары турында белешәләр, аннары организмны акрынлап эшкә җигәләр.
2.Даимилек. Монысы – иң авыры. Савыктыру нәтиҗәсе булсын өчен атнага, ким дигәндә, 3 тапкыр (иң яхшысы — 5-7 тапкыр) шөгыльләнергә кирәк. Даимилек булмаса, бу йөреш гади ял гына булып кала.
3.Дөрес туклану. Организм яңа күзәнәкләрне иртәнге аштан алган ресурслардан төзи. Күнегүләргә кадәр 1–2 сәгать алда углеводлар (ботка) һәм аксымнар (ит, йомырка), шулай ук энергия өчен яшелчә салаты ашау мәҗбүри. Күнегүләргә ач карынга яки кофе эчеп кенә барырга ярамый.

Төньяк йөрешенең файдасы
Төньяк йөрешенең сәламәтлек өчен файдасы күптән дәлилләнгән.

Бу спорт төре белән шөгыльләнгәндә:
Мускулларның 90 проценты эшли: аяклар һәм куллар гына түгел, арка, җилкә, күкрәк мускуллары да кушыла.
Буыннарга йөкләмә аз: йөгерүдән аермалы буларак, таяклар тез һәм бот буыннарына йөкләнешне җиңеләйтә.
Күзәнәкләр активрак эш итә: күнегүләр ике сәгатькә якын дәвам итә (разминка, төп өлеш һәм заминка). Нәкъ менә шундый йөкләмә вакытында митохондрияләр активлаша һәм организм күзәнәкләре яңара.

Тискәре күрсәтмәләр исә юк диярлек. Ниндидер авыруның кискен чоры, югары температура яки табиб теләсә нинди физик йөкләнешне катгый тыйган очракта гына күнегүләрдән тыелып торырга кирәк.

Спорт кына түгел
Бүген төньяк йөреше хәрәкәте бөтен республиканы колачлый. Миләүшә Сәгыева бу спорт «пенсионерлар өчен генә» дигән мифны юкка чыгара:

- Скандинав йөреше бакча балаларыннан алып, төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы. Хәзер без физкультурадан азат ителгән мәктәп балалары белән дә эшли башладык.

 «Татнефть» һәм «Оргсинтез» кебек зур оешмалар да теләктәшлек күрсәтеп, үз хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен клублар ачып җибәрә. Чөнки бу өлкәннәр өчен физик активлык кына түгел, аралашу, дуслашу, социальләшү мөмкинлеге дә. Миләүшә ханым да үз төркеменә йөрүчеләр белән бер гаилә кебек яши: алар бер-берсенең хәл-әхвәлен белешеп торалар, бәйрәмнәрне бергә уздыралар, спектакль-концертларга йөриләр, хәтта сәяхәтләргә дә баралар. 
 

Миләүшә Сәгыева



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading