16+

Физик активлык баш мие сәламәтлегенә ничек йогынты ясый?

Даими спорт күнегүләре сезне акыллырак һәм игътибарлырак итәргә сәләтле икәнен беләсеме?

Даими спорт күнегүләре сезне акыллырак һәм игътибарлырак итәргә сәләтле икәнен беләсеме?

Бүген без барыбыз да зур мәгълүмат ташкыны шартларында яшибез. Шуңа күрә акыл үткенлеген саклау аеруча мөһим. Физик активлык ни рәвешле зирәк һәм аек зиһенле булып калырга ярдәм итүе турында Республика медицина профилактикасы һәм җәмәгать сәламәтлеге үзәге белгечләре сөйләде. 
-    Шуны истә тотарга кирәк: физик активлык физик сәламәтлекне генә түгел, когнитив функцияләрне саклауда да гаять зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклый Гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге мөдире Гүзәл Галимуллина. 
Күпчелек кешеләр спортны матур тән төзелеше белән генә бәйли, аның баш миенә нинди зур файда китерүе турында исә уйланмыйбыз. Физик активлык вакытында йөрәк тибеше ешая, кан тамырлары киңәя һәм миебез күбрәк кислород һәм файдалы микроэлементлар белән тәэмин ителә. Бу процесслар баш миенең хәтер, игътибар һәм карарлар кабул итү өчен җаваплы мөһим өлкәләрен җанландыра. 
Табиб Никита Чумарев аңлатканча, физик активлык баш миенә уңай йогынты ясый, ул берьюлы берничә аспектта күренә: 
-    Хәтер: мәгълүматны истә калдыру һәм саклау җиңеләя. 
-    Концентрация: мәгълүматны игътибар белән кабул итү һәм озак вакыт игътибарны саклап калу сәләте арта. 
-    Башкару функцияләре: фикерләүнең сыгылмалылыгы, үз-үзеңне көйләү һәм төрле мәсьәләләрне оператив чишә белү яхшыра. 
-    Яшь аспекты: баш мие функцияләрен югалту акрыная, бу Альцгеймер авыруы кебек нейродегенератив авырулар үсеше куркынычын киметә. 
Актив тормыш рәвеше алып баручы кешеләр миенең хәтер һәм аналитик фикерләү өчен җаваплы өлеше акрынрак кими. Өстәвенә, физик активлык стресс һәм борчылу белән көрәшергә ярдәм итә, бу нерв системасының гомуми халәтенә уңай йогынты ясый. Нәкъ менә шуңа күрә табиблар даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Теләсә нинди физик активлык, иртәнге йөгерүме ул яки бассейнга бару булсынмы, башмиенә миегезгә уңай йогынты ясаячак. 
Тренировкаларның түбәндәге режимы оптималь дип санала: 
-    уртача физик активлык – атнага 150 минуттан да ким түгел; 
-    интенсив физик активлык – атнага 75 минуттан да ким түгел. 
Сәламәтлек өчен нәтиҗәне тагын да яхшырту өчен, белгечләр күнегүләр вакытын әкренләп арттырырга: уртача йөкләнешне 300 минутка кадәр яки интенсив йөкләнешне 150 минутка кадәр җиткерергә тәкъдим итә. 
Спорт дисциплиналарының теләсә нинди төре файдалы: йөгерү, йөзү, велосипед, спорт гимнастикасы яки бию аэробикасы. Бигрәк тә тиз реакция һәм вак моториканы камилләштерүне таләп итә торган коллектив спорт төрләрен сайлау яхшы. Физик активлыкны даими нигездә саклап, сез теләсә кайсы яшьтә сәламәт һәм актив тормыш өчен нигез булдырасыз. 
"Спорт белән даими шөгыльләнү физик сәламәтлек өчен дә, интеллектуаль потенциалны саклап калу өчен дә бертигез мөһим. Спортны үз тормышыгызның бер өлеше итегез – бу озак елларга үткен акыл һәм когнитив сәләтләрне саклауны тәэмин итәчәк, – ди белгечләр. 

Материал “Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге” заказы буенча әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading