16+

Менингококк инфекциясенә каршы вакцинацияләү бушлай булырмы?

Коклюш, дифтерия, столбняк, полиомиелит, В гепатиты, туберкулез, В тибындагы гемофиль инфекция, кызамык, кызылча һәм эпидемик паротит – балачактан күпчелегебез төрле авыруларга каршы вакцинация уза.

Менингококк инфекциясенә каршы вакцинацияләү бушлай булырмы?

Коклюш, дифтерия, столбняк, полиомиелит, В гепатиты, туберкулез, В тибындагы гемофиль инфекция, кызамык, кызылча һәм эпидемик паротит – балачактан күпчелегебез төрле авыруларга каршы вакцинация уза.

Шул рәвешле катлауланулары белән куркыныч күп кенә чирләр җиңелә, эпидемияләргә юл куелмый. 

Белүебезчә, һәр прививканы ясатуның үз тәртипләре һәм вакыты бар. Табиблар бу эшне илкүләм календарьга таянып башкара. Профилактик прививкалар исемлегенә кергән икән, димәк, аны ясату – бушлай. Чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала дигән сүз. Әмма, кызганычка, кайбер җитди авырулар әлегә кадәр бу календарьда юк. Әйтик, менингококк инфекциясе шундыйлардан.

Менингококка каршы прививканы хәзерге вакытта түләүле нигездә генә ясатырга мөмкин.  Бәясе шактый тешли – 6-7 мең сум тора. Нәтиҗәдә, күпчелек ата-аналар аны кадатуны кирәксенми. Әмма киләсе елдан бу җитешсезлекне юк итәргә җыеналар. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов сүзләренчә, вакцина календарьга керергә мөмкин. 

Менингококк нәрсәсе белән куркыныч?
Бу бик мәкерле бактерия. Ул бик тиз арада баш миен зарарлый һәм авыр нәтиҗәләргә китерә. Авыру еш кына гадәти салкын тию кебек башлана, ләкин инде берничә сәгатьтән тормыш өчен куркыныч хәлгә китерергә мөмкин. Менингококк эренле менингит (баш мие тышчаларының шешүен) һәм менингококцемия (канның зарарлануын) китереп чыгарырга мөмкин. Аның нәтиҗәләре ишетү һәм күрү сәләтен югалтудан алып, параличка, аяк-кулларын ампутацияләүгә һәм баланың үсешендә тайпылышларга кадәр булырга мөмкин. Статистика мәгълүматлары буенча, вакытында дәвалана башлаган очракта да бу инфекциянең үлемгә китерү очраклары гаять күп.

Куркыныч төркемендә кемнәр? 
«Коллектив иммунитет» вакцина профилактикасын үстерү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Антонина Обласова сүзләренчә, иң зәгыйфь төркем – балалар. Бигрәк тә бу чир 5 яшькә кадәрге нәниләр өчен куркыныч, чөнки аларның иммун системасы әле ахыргача формалашмаган. Нәкъ менә шуңа күрә педиатрлар һәм балалар инфекционистлары бу прививканың һичшиксез илкүләм календарьда булырга тиешлегенә басым ясый.  Шул вакытта гына илнең барлык кечкенә балаларын яклау мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Мәскәүдә, региональ календарь кысаларында менингококктан прививканы бушлай ясыйлар. Шуңа күрә биредә бу авыру белән бәйле вазгыять шактый тыныч. 

Әмма менингококктан кечкенә балалар гына түгел, халыкның башка төркемнәре дә зыян күрергә мөмкин. Актив социаль тормыш рәвеше алып баручы яшүсмерләр һәм яшьләр дә югары куркыныч зонасында. Инфекция һава-тамчы юлы белән йога, димәк, теләсә кайда: транспортта, балалар бакчасында, мәктәптә, түгәрәктә, студентлар аудиториясендә таралыш алырга мөмкин.

Ни өчен вакцинация – бердәнбер ышанычлы ысул? 
Менингококкның барлык формаларына каршы нәтиҗәле дәвалау юк. Антибиотиклар бу инфекция белән зарарланучының гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә, ләкин алар еш кына организмга инде китерелгән зыянга каршы көчсез. Саклануның бердәнбер ышанычлы ысулы булып профилактика, ягъни вакцинация тора. Хәзерге вакциналар организм тарафыннан яхшы кичерелә, нык иммунитет формалаштыра һәм бактерияләрнең иң куркыныч серотипларыннан (A, C, W, Y) саклый. 

Алга киткән илләрнең күпчелегендә инде күптән үз илкүләм календарьларына менингококктан прививка кертелгән. Бу аларга авыру очракларын, бу инфекциядән балалар үлемен дистәләгән тапкырга киметергә мөмкинлек биргән. Россиядә исә мондый прививка йә эпидемик күрсәткечләр буенча (инфекция учакларында яки аерым төбәкләрдә), йә ата-аналарның үз акчалары хисабына ясала. Күп гаиләләр өчен вакцина бәясе күтәрә алмаслык йөк, балаларының сәламәтлеге куркыныч астына куела.

Үзебезнең вакцина булачак
Менингококк инфекциясе дәүләт өчен дә сизелерлек финанс авырлык китерә. Исәпләүләр күрсәткәнчә, менингококк инфекциясе йоктырган бер баланы коткару 448 мең сумга төшәргә мөмкин. Вакцинация фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмаска гына түгел, ә бюджет чыгымнарын сизелерлек киметергә дә мөмкинлек бирә. Әлегә кадәр менингококка каршы вакцинаның безнең илдә җитештерелмәве бу прививканы илкүләм календарьга кертүне тоткарлап килде. Әмма бу юнәлештә мөһим алга китешләр бар: яңа вакциналар булдыру юнәлешендә эш алып барыла, шулай ук инде булган вакцинаны үзебездә эшләп чыгару җайга салына.  Димәк, инде киләсе елдан яңа прививка ясату гамәлгә кертелергә мөмкин. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading