Төрле юнәлештәге медицина белгечләре белән аралашып торган кеше буларак, минем өчен бу бик сәер.
Табибка аягымны да атламыйм, бу хакта авызыңны да ачма!.. Ирина исемле бер таныш ханымга үземчә ярдәм итәргә теләп, киңәш бирергә дә өлгермәдем, шулай дип кырт кисте. 50 яшьләр тирәсендәге ханым аксаклап-туксаклап көч хәл белән йөри. Уң аягының бот һәм касык сөяге турысындагы авыртуга зарланыпмы-зарлана. Бу сызланулар яңа гына башланган булса, бер хәл. Инде әллә ничә ел шушы халәтенә түзеп йөри икән. Остеопатларга да барган, мануаль терапевтларга да, массажлар да ясатып караган – бер файдасы юк икән. “Шунда бер җен утырган, эх ничек кенә куып чыгарасы?” – дип шаярткан була үзе, йөзенә исә сызлануы бәреп чыккан.
“Бу авыртуларның сәбәбе бар бит инде, хастаханәгә барып тикшеренергә кирәк сезгә”, – дип киңәш бирмәкче булам. “Бармыйм булгач, бармыйм!” – дип авызымны гына томалый. Акрын гына шулай кискен фикердә булуының сәбәбен сорашам. “Анда юньле белгеч юк, бер белемсез яшь кызларга күренеп йөримме тагын”, – дигән була. Һәр җирдә кебек, хастаханәләрдә дә төрлесе эшли. Барысын белемсезгә калдырып, бер калыпка кертү дөрес түгел, дип тә аңлатып карыйм. Ишетергә теләмәгән кеше ишетәме соң?! Үз сүзе – сүз. Үз белдеклеге белән авыртуларны баса торган даруларны кадый да, бераз хәле җиңеләйгәнгә берничә көн сөенеп йөри. Аннары тагын шулай ук сызланып изаланулар. Ярдәм итүгә карышкан кешегә булышып булмый инде, дип башка табибка бару турында сүз кузгатмадым. Вакыты җиткәч, бәлкем, бер аңлар әле, тәмам соң гына була күрмәсен.
Шуннан соң күп вакыт узмады, бер олырак яшьтәге күршем белән сөйләшеп киттек. Сүз артыннан сүз иярде. Яше 40ка да тулмаган кызының “аяксыз калуы”на зарлана бу. “Ни булды соң?” – дип кызыксынам. “Белмибез бит, берни ярдәм итми. Инде им-томчыларга, күрәзәчеләргә күпме йөрде, аларга тоткан акча, берсе дә ярдәм итми”, – дип тезеп китте. “Дәвалаучы”ның бозым чыгару ысулын да сөйләп күрсәтте. Бер кәгазь кисәге белән тез турысыннан йөртеп, “әфсен-төфсен”нәрен укый да 5 меңен алып калып, өенә шушы кәгазьне яндырырга кайтарып җибәрә икән. Янә шаккаттым, медицина технологияләре үсеш алган заманда нинди им-томчы инде, табибка барырга кирәк бит! Ортопедка бармады түгел, барды, дигән була танышым. Берсе дә сәбәбен ачыклый алмый, имеш. Соң, минәйтәм, 5әр меңне һәр барган саен теләсә нинди шарлатаннарга таратканчы, берничә белгечкә күренәсе бит инде. Берсе булмаса, икенчесе сәбәбен табар иде. Әмма нигәдер безнең халык һаман дәлилләнгән медицинага түгел, алдау-юлдау юлы белән акча эшләүчеләргә ышана – онлайн курслар тәмамлаган остеопат-мануаль терапевтлар, кинәт кенә дәвалау сәләте ачылган ханым-абзыйлар беренче урынга куела.
Сәламәтлек темасын яктыртып, шактый гына юнәлештәге медицина белгечләре белән аралашып торган, дәлилләнгән медицинага ышанучы кеше буларак, минем өчен бу хәлләр бигрәк тә сәер. Медицина тармагында барысы ал да гөл генә түгел, кимчелекләр дә бар, билгеле. Хастаханәгә очраклы кешеләр дә эләккәли, яшь белгечләрнең тәҗрибәсе җитеп бетмәгән очраклар да була. Әмма шул ук вакытта үз эшенең чын осталары, һәрдаим белем эстәүдә булган бик тәҗрибәле белгечләр дә күп. Иң заманча җиһазлар, иң алдынгы дәвалау ысуллары – бар мөмкинлекләр тудырылган, куллан гына. Ә халык һаман “бозым”нардан котыла, сызланулар сәбәбен күрәзәчеләрдән эзләтә...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар