16+

Утыз елга якын һәрбер иртәсе шулай башлана

Өй тирәсендә кайнашкан, әле егермесе дә тулмаган орчык кадәр генә кызчыкны авылдашының үзәк өзгеч тавышы сискәндереп җибәрә.

Утыз елга якын һәрбер иртәсе шулай башлана

Өй тирәсендә кайнашкан, әле егермесе дә тулмаган орчык кадәр генә кызчыкны авылдашының үзәк өзгеч тавышы сискәндереп җибәрә.

- Никитам бәрәңге бакчасында нәрсәгәдер аягын бик каты кискән. Каны туктамый, зинһар өчен, ярдәм ит.

Ярдәмгә ашыккан кыз бу минутларда ниләр кичергәнен тәгаен генә хәтерләми, ә менә каршында утырган 6-7 яшьләрдәге малайның киселгән аягын теккәне бүгенгедәй күз алдында Люция Габдрахман кызының. Бу минутларда кыюлыгын да, тәвәккәллеген дә, салкын канлылыгын да бирә аңа Аллаһы Тәгалә.

1992 елның җәй ае була ул. Яшел Үзән медицина училищесын яңа бетереп кайткан кызга менә дигән тәҗрибә бирә әлеге вакыйга. Кечкенәдән шәфкать туташы булырга хыялланган Люциянең тормышында мондый вакыйгалар аз булмый булуын. Тик менә монысы хәтер чоңгылының иң түренә кереп “кунаклый”.

Флера белән Габдрахман гаиләсенә ямь өстәп, абыйсы Фәйзрахманга бердәнбер сеңел, әнисенә иптәш, әтисенең зур сөенече булып, 1972 елның 1 августында Корноухово авылында дөньяга килә ул. Кечкенәдән хастаханә юлын еш таптавы бүгенге һөнәрен сайлавына йогынты ясамый калмый аның. Табибларның, шәфкать туташларының һәрбер хәрәкәтен, һәрбер адымын хәтеренә сеңдереп барган кызчык белән башкача булуы да мөмкин түгел. Аннан Корноуховода шәфкать туташлары яшәгән тулай торакта еш кунак булуы, андагы апаларга булышып йөрүен дә яшьлегенең матур бер хатирәсе итеп искә ала язмам герое.

Люция Габдрахман кызы 2000 елда, ул вакыттагы Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Абдрахман кызы Сатдинова тәкъдиме белән, картлар йортына шәфкать туташы булып эшкә күчә. Анда унтугыз ел хезмәт куйганнан соң, көйле генә барган тормышына бераз гына көтелмәгән үзгәрешләр кертә язмыш. Урын өстенә калган әнисен тәрбияләү ниятеннән яраткан эшеннән китәргә туры килә аңа. Ике елдан язмыш сукмаклары янәдән картлар йортына алып килә аны. Һөнәренә тугры калып, 2023 елга кадәр Корноухово картлар йортында хезмәт куя ул. Алай гынамы соң әле, сигез елдан артык Чирмешән авылы халкы өчен дә ак халатлы фәрештә ролен үти Люция ханым.

“Әлеге тынгысыз һөнәрне сайлавыңа үкенмисеңме?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Ул бер секунд та уйланмыйча: “Юк, үкенмим!” – дип җаваплый. Соңыннан: “Вакытында югары белем аласы калганым икән, дигән үкенү кебегрәк хис бар күңелдә. Мөмкинлеге дә, җае да юк түгел иде”, - дип әйтеп куя.

Монысы тәкъдир дәфтәренә язылмаган, чынга аша алмыйча калган бер хыялдыр инде. Хирург, шәфкать туташы, педиатр, ЛОР, терапевт, психолог һәм тагын күп кенә белгечлекне үз эченә алган шәфкать туташларының тәвәккәллеге, кыюлыгы, батырлыгы кайбер очракта югары белемле табибларга алыштыргысыз булып куя бу тормышта. Люция Габдрахман кызына да утыз елга якын эшләү дәверендә әлеге белгечлекләрнең һәрберсен үз җилкәсендә татырга туры килә. Мондый тормыш мәктәбе чыныктыра гына аны.

Туып үскән авылында калып, яраткан һөнәренә тугры булып, сүнәр җаннарга яшәү нуры, өмет уты өстәп яшәвен бәхет дими тагын ни дисең?! Үз бәхете дә туган төбәгендә көтеп торган икән аны. Биш ел очрашып йөргәннән соң, 1993 елда яшьли сөйгәне Рөстәм белән кавышып, матур гаилә корып җибәрә яшьләр. Бәхетләрен тулыландырып, ике кыз – Альбина белән Эльвина үсеп җиткән. Кызларын башлы-күзле итеп, аларның тормышларына, оныкларының уңышларына сөенеп, әкрен генә гомер йомгагын сүтә Шакировлар. Кечкенәләре Эльвина да әнисе юлын сайлап, медицина өлкәсеннән китә.

- Шәфкать туташы кебек авыр һөнәр иясе булган хатын белән яшәве кыен түгелме? Аны авырулар белән бүлешкән чаклар да еш булгандыр? – дип сорыйм Люция апаның тормыш иптәше Рөстәм абыйдан.

Ә ул, мыек астыннан гына ихлас елмаеп, ярату тулы күзләре белән хатынына карап: “Киресенчә, рәхәт булды, - дип куя. - Шәхси табибым кебек бит ул минем. Авырып китсәм дә, куркыныч түгел: гел янәшәмдә”. Ә аннан, йөзенә җитдилек төсмере чыгарып: “Кыен булмады. Һәрвакыт аңлашып яшәдек. Төн уртасымы, кармы-буранмы, чакыру булса, шундук машинама утыртып, алып чыгып китәм”, - дип өстәп куя.

Чыннан да, өйдә бер-береңне аңлау, бер-береңә карата хөрмәт һәм ышаныч булса, эшләве дә рәхәтрәк, хезмәтеңнең нәтиҗәсе дә сөендерерлек буладыр ул, миңа калса. Һәрхәлдә, Люция Габдрахман кызы Шакирова очрагында нәкъ тә шулай! Утыз елга якын эшләү дәверендә районыбыз, республикабыз җитәкчеләре тарафыннан тапшырылган мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары моның дөреслеген ассызыклаучы бер дәлил.

- Люция! Люция!

- Люция Габдрахмановна!

- Люция апа!

Язмам героеның утыз елга якын булган һәрбер иртәсе диярлек шулай башлана. Ни дисәң дә, кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәү үзе үк зур бәхет бит!

Гүзәл Хәбибуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading