16+

Айзат Шәйхелмарданов: “Сине яратучы тамашачың булсын...”

Айзат Шәйхелмардановны күпләр ярата. Сөйкемле сөяге бар аның.

Айзат Шәйхелмарданов: “Сине яратучы тамашачың булсын...”

Айзат Шәйхелмардановны күпләр ярата. Сөйкемле сөяге бар аның.

Соңлап кына сәхнәгә чыкса да, үз тамашачысын таба алган үзенчәлекле артистларның берсе ул. 
- Айзат, сез туган Актаныш районында барысы да җырчы, барысы да биюче, бар кеше дә сәнгать ярата. Нигә шулай икән ул, уйланганың бармы?
- Чыннан да, талантлар күп безнең якларда. Тумышым белән Киров авылыннан. Әти ягын баянчылар нәселе дип әйтсәм дә арттыру булмас. Дөрес, әтием гармунда уйнамады, тик гомере буе җырга-моңга гашыйк кеше булды. Вафат булуына да 13 ел. Әнием ягы барысы да җырчылар. Талантны тартып алып булмый, ул Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләт. Кечкенә вакыттан ук төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алдым. “Нәни чебиләр барысы да, сары майка кигәннәр” - дип җырлый-җырлый чемоданны, китапны гармун итеп уйнап, диван башында “чыгыш” ясап үскән бала мин. Без үскәндә бар юаныч радио иде. Гармун уйнаганны ишетсәм, йотлыгып тыңлыйм. Миңа 7 яшьләр тирәсе булгандыр, иртән радиодан Рамил абый Курамшинның йөгертеп бию көен уйнаганын ишеттем. Шул көннәрдә төш күрәм, Рамил абый кебек гармун уйныйм икән дим. Бер-ике атна эчендә шул көйне үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Шуннан соң уйнап киттем. 

- Кечкенә Айзат артист булу хыялы белән янып үскән инде болай булгач.
- Юк, мәктәпне тәмамлагач Чаллының педагогия институтына укырга киттем. Хыялым рәсем сәнгате буенча китү иде. Казанга җибәрелгән эшләрем беренче урынны алгач, мин үземнән оста рәссам чыгар дип уйладым. Баллар җитмәү сәбәпле укырга алмадылар. Күңелем төште. Мәрхүм Хәния Фәрхи группасында җырлаган Дәниф Шәрәфетдинов белән без яшьлек дуслар, күрше булып яшәдек, бер мәктәптә укыдык. Айзат, синең бөтен мөмкинлегең дә бар, биисең дә, җырлыйсың да, уйныйсың да, әйдә, Алабуга мәдәният училищесына, дип җитәкләп диярлек алып китте. Баян буенча алырлар дип уйлаган идем, оста биисең, дип биюгә алдылар. Ул вакытта мин ябык гәүдәле бер малай, шпагат, канатларга төшәм, һавада вертушкалар ясыйм. Тик ике курс укыгач, ялыктыра башлады, армиягә киттем. Беренче Чечня сугышына эләктем... Аннан кайткач, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле директоры Өлфәт абый мине әлеге коллективка эшкә алды. Инсаф Хәбибуллин, Хәмит Гайсин, Мирзанур Фарукшин, Робсон Мусин кебек Актанышның данлыклы сәнгать осталары минем остазларым булды. Аларга карап мин дә үзгәрдем, шомара башладым. Робсон абый Мусин хор җитәкли иде, бик көчле шәхес, бүгенге көндә исән-сау. Энем, сиңа күтәрелер өчен укырга кирәк, диде. 1998 елда Казанга мәдәният институтын киттем. Бер ел эчендә бөтен кирәк булган белемне алырга сүз бирәм, оркестрга алыгыз дисәм дә, синең мөмкинлек зуррак дип хорга алдылар. Шул вакытта барыбер гармунчы булам дип үземә сүз бирдем, Алабугада да, институтта укыганда баян буенча да күнекмәләр алдым. Студент вакытымда ук республика күләм Сабантуйда баян белән чыгыш ясау бәхете елмайды.  

- Балтач районына ничек килеп эләктең?
- Студент вакытта гаилә кордым. Тормыш иптәшем белән бер институтта, факультетта укыдык. Безне Ләйсирәнең туган ягы Балтач районына эшкә чакырдылар, читтән торып укуга күчтем. Сәнгать белән бергә җитәкчелек эшен дә алып барырга туры килде. 7 ел Түнтәр авылында мәдәният йорты директоры булганнан соң, Балтач мәдәният йорты директоры һәм район клублар челтәренең директоры итеп куйдылар. Районның 56 клубы минем өстә булды. Биредә мин зур тормыш тәҗрибәсе тупладым һәм яшь гаилә буларак тернәкләнеп китәр өчен дә менә дигән мөмкинлек булды. Ул вакыттагы район башлыгы Марат Хәй улы Зарипов безнең эшне дә, талантны да югары бәяләде. Үзебез дә янып эшләдек. Конкурсларда призлы урыннар алдык. Шунысын да әйтим әле, хатынның туган авылына кайтып эшли башлагач, төрле чаралар уздырдык. Мин гел сәхнәдә, баян белән авыл халкын җырлатам. Авылның өлкән буыны Ләйсирәнең әтисе сиңа караганда да матурырак уйный иде, димәсенме!? Юкса, аның вафатына 20 еллап вакыт узган. Ничә еллар узса да, уйнаганын оныта алмыйлар. Халык күңеленә үтеп керер өчен тырышып уйнарга, үз өстеңдә эшләргә кирәген шул вакытта аңладым. Мин әле дә эзләнүдә, өйрәнүдә. 

- Айзат, сезне концертларда күпкырлы талант иясе дип таныштыралар. Җырлыйсыз да, биисез дә, җырлар да язасыз, төрле уен коралларында да уйныйсыз. 
- Авыл клубында эшләгәндә Түнтәр мәктәбендә җыр дәресләре дә алып бардым. Балалар белән төрле конкурсларга барабыз, отышлы җырлар табу кыен. Чарасызлыктан җырлар яза башладым. Ул җырларны, ни кызганыч, җыеп бармаганмын. Ничә еллар узса да, көйләре күңелдә тора. Казанга күченеп килгәч, җыр язуга күбрәк игътибар итә башладым. Беренче җырымны Рөстәм Закиров башкарды. Соңгы елларда балачакта булган талантым тагын калкып чыга башлады, үзеннән үзе шигырьләр күңелгә килә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, миңа кечкенә вакыттан төшләр керә. 1994-1996 елда Чечня сугышында хезмәт иттем. 1995 елда төш күрәм. Кәфенлектә әти ята икән дим, яхшылап карагач әтинең энесе Марат абый булып чыкты. Мин сугышта булгач, бу хакта әйтмәгәннәр. Кайткач әйттеләр. Беләм, мин төштә күрдем, дидем. Сугышта буласымны да мәктәп яшендә үк күрдем. Хәзер дә төшләр керә. Берсен генә әйтеп китим әле. Иртәнге як. Әти кайткан икән дим. Күңелгә шулкадәр рәхәт булып китте. Елап уяндым. Күзем дә ачылып бетмәгән килеш, төштә ниләр әйткән, шул сүзләрдән “Әти кайтты” дигән шигырь яздым да тагын йоклап киттем. Уянып укып карасам, исем китте. Айдар Минһаҗевка күрсәттем. Ул шигыремне төзәтте. Илгиз Закиров көен язды. Клип төшердек. Мәрхүм булган әтиләрен сагынып яшәүчеләр өчен язылган җыр булды ул.  

- Талантыгыз Балтач сәхнәсенә генә сыешмый башлагач Казанга күченергә булдыгызмы?
- Алай гына димәс идем. Сәбәпләре булды инде. Балалар да үсеп җитте. Уйлаштык та, 2017 елда Казанга күчендек. Бер ел Әнвәр Бакиров исемендәге музыка мәктәбендә эшләдем. Ләйсирә Казан шәһәр филармониясенә урнашты. Минем сәнгать институтын тәмамлавымны, баянда уйнавымны, җырлавымны җитәкчелеккә әйткән. Мине һәм тагын берничә артистны тыңлап карарга булдылар. Ул вакытта безнең җитәкчеләр Ринат Зиннурович белән Рәис Кавиевич иде, мине артист инструменталист итеп эшкә алдылар. Бүгенге көндә төрле уен коралларында сольно уйнап, җырчыларга аккомпаниатор булып хезмәт итәм. Үзем өчен статистика да алып барам. Елына 5-6 җырчының концертында уйныйм. 

- Айзат, соңгы вакытта сез эшли торган Казан шәһәр филармониясе татар милләте өчен хезмәт итүче оешма булуын халыкка таныта алды. Биредә артистлар катнашында нинди генә чаралар узмый. Артистлар бу хәлләргә ничек карый, сезнең өчен өстәмә эш түгелме? 
- Артист кеше сәхнәсез тора алмый һәм бу безнең өчен зур сөенеч. “Чулпан” мәдәният үзәгенә күченүебезгә 4 ел. Үз тамашачыбыз барлыкка килде. Филармония артистлары белән музыкаль спектакльләр уйный башладык. Бу артистларны төрле яктан ачар өчен менә дигән мөмкинлек. Директорыбыз Наил Тауфикович, сәнгать җитәкчебез Чулпан Ринатовнага барлык артистлар да рәхмәтле. Кем нинди рольгә бара, шулкадәр сайлый беләләр. Айзат, сиңа менә шушы роль дисәләр, кайчак үзем дә аптырап калам.  Иң кызыгы да шул, мин ул рольгә кереп китәм һәм спектакльдән соң тиз генә чыга алмыйм. Берничәсен генә әйтеп китим әле. "Зәңгәр шәл”дә ике роль уйныйм, капма-каршы рольләр. Беренче бүлектә Мәйсәрәне чыбыркылар белән изалаучы Җиһанша булсам, икенче бүлектә зирәк карт Шәйхи бабай. Бер тәнәфес эчендә башка кеше булып сәхнәгә чыгу да җиңелләрдән түгел. Өйгә кайткач та образдан чыга алмый интеккән чаклар була. Балалар өчен дә әсәрләребез шактый. “Мыраубатыр”да мин урман хуҗасы аю. Бүгенге көндә тагын бер бик көчле тарихи спектакль “Йосыф-Зөләйха” әсәре өстендә эшлибез. Анда мин дә уйныйм, тиздән премьера, килегез. 

- Айзат, урамда да сезне таныйлардыр. Танылган кеше булу кыен түгелме?
- Соңгы 3-4 елда бик нык таный башладылар. Ләйсирә гел әйтеп тора, урамга теләсә-ни киеп чыкма, сине халык таный, матур киенеп, гел формада бул, ди. Танылуымда җитәкчелекнең дә роле зур. Үз концертларым белән чыгыш ясый башлагач, телевидениягә керттеләр. Матбугатта да чыгып торам. Телевизордан күргәч, газеталардан укыгач танучылар тагын да артты. Кая гына булсам да, без сине беләбез, дип килеп күрешәләр. Тамашачы алдында үзеңне тәртипле, гади итеп тотарга тырышасың. Берсендә Әлки районына мәҗлескә чакырдылар. Яныма килеп бер абый күреште. “Энем, сине дә күрер көннәрем дә бар икән. Хатын аякларга төртә. Гел Айзатка гына карап утырма инде, ди. Уйнавыңны бигрәк яратам, үзеңне күргәч, күземне дә ала алмыйм”, - дип кочаклап алды. Бүген миннән дә бәхетле кеше юк, яраткан артистымны күрдем, дип сөенде. Ул сөенгәч, мин шатландым. Сәнгать кешеләре үз дөньясында кайный. Безгә бер сүз әйтсәләр елап та җибәрергә мөмкинбез. 50не куып килгәндә фәлсәфи уйлый башлыйсың. Аллаһтан вакыт җитмичә тамашачың да, концертыны да куя алмыйсың, дәрәҗәң дә, исемең дә булмый икән. Мәҗлесләргә, туйларга йөрим. Безне яратучыларга, хөрмәт итүчеләргә, иҗатым белән кызыксынучыларга рәхмәтем чиксез зур. 

- Исем дигәннән, эзләп-эзләп карадым, дәүләт бүләкләрегезне таба алмадым... 
- Юк ул минем. Документлар җыелган, бөтен кысаларга да сыя, диделәр. Сәхнәнең бөтен баскычларын уздым кебек. Россия төбәкләре буенча да йөрим, чит илләргә дә Татарстан данын яклап чыгышлар ясыйбыз. Кайберәүләр мине тынычландыра. Айзат, син исемең булмаганга борчылма, иң мөһиме бу тормышта сәламәтлек, гаиләң бөтенлеге, халык яратуы, диләр. Дөрес әйтәләр, исемең булып та сине яратучы, хөрмәт итүче тамашачың булмаса без кемгә кирәк? Аллага шөкер, иҗатым гөрли, гаилшоәм пар канатлы. Ике балабыз үсеп җитте. 

- Балаларыгыз да сезнең юлдан китттеме? 
- Балаларның икесендә дә сәләт бар. Кызыбыз җырлый да, биидә, чәчтараш булып эшли, анысы да сәнгать эше. Малайның таланты бик зур. Тик ул күн эшләнмәләр буенча укый. 30лап оранжировакасы бар. Кулына нинди уен коралы эләгә, барысында да уйный. Үземә дип иң авыр дип саналган әрмән курае (Армянский дудок) алган идем, кулга кергәне дә юк, малай уйный. Таланты бик көчле. Кайсы юнәлеш буенча китәр, үзеннән тора. Улыбызның да талантын тамашачыларга күрсәтәсе килә, тик әлегә ашыкмый. Сәнгать буенча китсә, бергәләп концертлар эшләр идек дип хыялланам инде. Алла боерса, 15 ноябрьдә “Чулпан” мәдәният үзәгендә концертым булачак. Үземне баянчы буларак та, гармунчы буларак та, автор-башкаручы буларак та күрсәтергә уйлыйм. Тамашачыларымны концертыма көтеп калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading