16+

Альберт Вәлиуллин: «Миңа ошаган әйбер, тормыш иптәшемә ошамаска мөмкин№

Җырчы Альберт Вәлиуллин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Альберт Вәлиуллин: «Миңа ошаган әйбер, тормыш иптәшемә ошамаска мөмкин№

Җырчы Альберт Вәлиуллин белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Башы: Җырчы Альберт Вәлиуллин: “Бу егетнең әти-әнисе байдыр”, - дип уйлаучылар да бардыр

- Гаиләгез турында да сөйләшик әле. Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз?
- Машинада үтеп барганда, чибәр кыз күреп алдым. Машинадан төштем дә: “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” - дидем. Телефон номерын сорадым, бирмәде. Үземнекен язып бирдем дә: “Шалтыратуыгызны көтәм”, - дидем. Шуннан танышып, аралашып киттек инде. Рузаннага очрашып йөргәндә үк: “Син минем хатыным булачаксың”, - дип әйтә идем. Ул бу сүзләрне уен-көлке генә итеп кабул итте. Хәзер инде: “Һәр әйткән сүзең тормышка аша, сихерчеме әллә син?” - дип шаярта. Без 2008 елдан бирле бергә. 

- Хәләлегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?
- Яратуны сүз белән аңлатып бетереп булмыйдыр. Кешеләрнең энергетикалары, сөйкемле сөякләре бар. Без бер-беребезне тулыландырабыз. Икебез ике төрле шәхес. Миңа ошаган әйбер, тормыш иптәшемә ошамаска мөмкин. Иң мөһиме - тормышка карата карашларыбыз, уй-фикерләребез уртак. 

 - Альберт Вәлиуллинны сәхнәдә мәхәббәт җырчысы буларак беләбез, ә өйдә нинди икән ул?
- Бик кунакчыл кеше. Туган-тумачалар белән җыелырга, буш вакытта ашарга әзерләргә яратам. Бу сыйфатым әтидән күчкәндер. Ул да әни эштә булганда савыт-сабаны, керләрне юып торды. Кемдер эшләргә, ә кемдер хуҗалык белән генә шөгыльләнергә тиеш дигән сүзләр бездә булмады. Бәлкем, шуңа күрә мин дә гаиләбездә шундый ук принципларны өстен күрәмдер. Бер-беребезне хөрмәт итеп,  аңлашып яшибез.

- Тәкъдимне ничек ясадыгыз?
- Тәкъдим ясау бик гади булды. Тормыш иптәшем миңа караганда күбрәк романтиктыр. Без - гап-гади авыл балалары, романтика серләренә гаилә коргач кына төшенә башладым. Тормыш иптәшемә көтелмәгәндә сәбәпсез бүләкләр ясап, кәефен күтәрергә тырышам. 

- Гаиләдә төп хисапчы кем?
- Бездә андый әйбер юк. Зур чыгымнарны уртага салып сөйләшәбез. Бергә алып бара торган бизнес та, аерым проектларыбыз да бар. Тормыш иптәшемнең чыгымнарын контрольдә тотмыйм. Ул ошаган әйберен барып ала, мин дә шулай ук. 

– Тормыш иптәшегезнең әти-әниләре сезне ничек кабул итте?
– Рузанна аралашуыбызга 1-2 ай булгач, әти-әнисе белән таныштырды. Мин аннан 8 яшькә өлкәнрәк. Әти-әниләре беренче күрешүебездә, бәлкем,  сәерсенеп тә караганнардыр.  Аллаһка Шөкер, мөнәсәбәтләребез бик яхшы. “Теща”ны яманлап көлгән мәзәкләр күп бит, миңа бу яктан да бәхет елмайды. Каенанам дустым шикелле якын. 

- Улыгыз нәрсә  белән шөгыльләнә?
- Әлемхан 5 нче сыйныфта укый. Балачактан аны төрле түгәрәкләргә йөртәбез. Ул спортка тартыла. Хәзер бокс белән мавыгып китте әле, үзе теләп йөри. Аны миңа бик нык охшаталар. 

- Сез таләпчән әтиме?
- Балачак – иң күңелле, шук вакыт. Аның тәмен белеп калырга кирәк. Баланы бөтенләй контрольгә алу да дөрес түгелдер. Егет булгач, бераз ялкаулыгы да бар инде. Һәр баланыкы кебек “2” ле дә, “5”ле дә алганы бар. Мин уку мәсьәләсенә тормыш иптәшемә караганда бераз йомшаграк карыйм. Шулай да гел иркәләп торырга гына да ярамый, кирәк вакытта таләпчән дә була алам. Үзем әтисез үскәч, улымның әти җылысын тоюын телим. Иң мөһиме – бәхетле, сау-сәламәт булсын.


 

Язмага реакция белдерегез

15

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading