16+

Алмаз Мирзаянов:“Әйе, әнисе җырлый кызымның. Сөбханаллаһ”

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерт сезонын Уникста тәмамлады.

Алмаз Мирзаянов:“Әйе, әнисе җырлый кызымның. Сөбханаллаһ”

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерт сезонын Уникста тәмамлады.

Быел алар Уникста 5 көн тамаша куйганнар. Соңгы концертка бик дәрәҗәле кунак та килгән. Мирзаяновларның кызы Нәзирә беренче тапкыр концертка килгән.“Нәзирә мәш килә бүген.  Беренче тапкыр концертка килде кызыбыз”, – ди Алмаз социаль челтәрендә.

Нәзирә сәхнә артыннан гына әнисен күзтеп, рәхәтләнеп бии сабый. “Әйе, әнисе җырлый кызымның. Сөбханаллаһ”, - дип әйтеп куйды Алмаз. 
Тамашачыларына рәхмәт сүзләрен Зөлфирә дә социаль челтәрләре аша җиткерә: 

– Барыгызга да зур рәхмәт. Билетлар сатып алып килеп, әле аңа өстәп бүләкләр дә бирәсез. Безнең белән булганыгыз өчен, безне зур сәхнәдә зур артистлар итеп тотканыгыз өчен, рәхмәт! Киләсе елларга күрешергә насыйп булсын, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading