Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Дәвамы.
Башы: Ришат Фазлыйәхмәтов: «Артык гади булуым тагын үземә зыян салды»
– Ришат, син спорт белән дә актив шөгыльләнәсең. Бу тормыш иптәшеңнең йогынтысымы?
– Әйе, спортзалга тормыш иптәшем Эльмира белән бергә йөрибез. Сәламәт тәндә – сәламәт рух дип юкка әйтмиләр. Спорт – ул барыбер үз-үзеңне кулга алырга өйрәтә. Барлык начар эмоцияләр тир белән чыгып бетә. Спорт башны ял иттерергә, психологик яктан бераз бушанырга ярдәм итә. Шешә белән “дуслашкан” вакытларым да булды, үзегез беләсез. Хәзер хәмер эчмәвемә күп вакыт узды инде.
– Хәзер тормышың җайланды кебек. Бүгенге Ришат элеккеге Ришатка нәрсә әйтер иде?
– Мин нәрсә генә әйтсәм дә, ярдәм итмәс иде. Шундый сынау язган икән, аннан берничек тә качып булмый. Бертуганым Рифат абый йөрәге тотып үлгәннән соң, кайгы бездән китеп тә тормады бугай. Абый вафатыннан соң алты ел узгач, әти китеп барды, аннан ике елдан әни дә бакыйлыкка күчте. Шул ук елны әнинең әнисе гүр иясе булды. Җизни, туганнарыбызның баласы да мәрхүмнәр. Бу кешеләрнең һәрберсе дә күңелгә якын иде бит. Мин – ялгыз калдым. Беркем белән сөйләшәсем, аралашасым килмәде. Беркем дә сәбәпсез генә хәмергә ябышмый. Андый халәтне беркемгә дә теләмим.
– 2018 елда безнең газетага биргән интервьюда: “Бүтән гашыйк булмаячакмын”, – дип әйткәнсең. Хәзер ничек җавап бирәсең?
– Шулай дип уйлаганмындыр, гашыйк иттеләр, башны әйләндерделәр бит. (көлә) Тормышымда Эльмира булганга рәхмәтлемен. Төптән уйлансак, мәхәббәт нәрсә соң ул? Башны югалтып йөрү мәхәббәт буламы? Миңа калса, кешеләр очрашкан, кавышкан икән бу очраклы түгел. Без бер-беребезгә күнегәбез. Минем өчен мәхәббәт – ул беренче чиратта хөрмәт. Эльмира мине ир-ат буларак хөрмәт итә. Хатының дус та, сөяркә дә, пешекче дә булса, димәк, шәп хатын эләктергәнсең. Эльмира бу сыйфатларның барысын да үзенә туплаган. Без бит әле бергә эшлибез дә. Эшкә дә ул җитди, җаваплы карый. Аның эшенең нәтиҗәсе күренә, шуңа күрә бу яктан да каршы сүз әйтеп булмый.
– Эльмираның продюсер икәнен беләбез. Шулай да соңгы сүзне кем әйтә?
– Әлбәттә, чыгыш ясау, мәҗлесләр, команда белән элемтәне җайлау өчен Эльмира җаваплы. Әмма соңгы сүзне барыбер мин әйтәм. Мин холкым буенча эштә бик җайлы кеше димәс идем (көлә). Күпвакыт Эльмира ниндидер тәкъдим әйтә, ә мин аның турында әле озак кына уйланып йөрим. Ул барыбер җаен таба инде, әмма күңелемә ятышлы әйбер түгел икән, фикеремне үзгәртү кыен. Барыбер үз фикеремдә калам. Эльмира да минем холкымны өйрәнеп бетте бугай. Кызып китәм икән, дәшми.
– Улың Искәндәр белән араларны җайлауны да хәбәр иткән идең. Хәзер дә аралашып торасызмы? Аның сиңа үпкәсе юкмы?
– Безнең аралар бөтенләй өзелгән иде дип әйтә алмыйм. Беренчедән, улым элеккеге тормыш иптәшем белән башка шәһәрдә яши, гел күрешеп тора алмыйбыз. Ул минем иҗатымны социаль челтәрләр аша күзәтеп торган, шуңа күрә күрешкәч, арабызда ниндидер уңайсызлык сизелмәде. Әйе, мин бу очрашуны көттем, бик дулкынландым. Күрешкәч: “Әтием”, – дип кочаклап алды. Сагынган, балакай. Элеккеге тормыш иптәшемә дә рәхмәт әйтәсем килә. Икебез арасында булган хәлләр икебез арасында гына калган. Мин аңа бары бәхет кенә телим. Искәндәргә бик яхшы тәрбия биргән. Бик акыллы, тәрбияле егет үсеп килә, шөкер. Мөмкинлек булган саен, күрешеп торырга инде. Көчемнән килгән кадәр ярдәм итеп торам.
– Очрашкач, яңадан низаг тумады инде, димәк?
– Ничек кенә тырышсаң да, үткәннәргә кире кайтып булмый. Кайвакыт барысын да ничек бар шулай кабул итәргә кирәк. Мин дә, Эльмира да, элеккеге тормыш иптәшем дә Искәндәргә бәхет телибез. Гомумән, үткәннәргә генә тотынып ятып булмый. Бу һәрберебез өчен дә сабак, аннан гыйбрәт алырга кирәк.
– Тәтишка белән әти-әни булырга әзерләнүегез турында әйткән идегез. Бу сорау, бәлки, сезне уңайсыз хәлдә калдырадыр. Әмма тамашачылар да сездән шатлыклы хәбәрләр көтә кебек...
– Без дә ул хәбәргә сөенер идек. Чыннан да, хастаханәдә тикшеренүләр уздык. Мин дә, Эльмира да бер кочак анализ тапшырдык. Минем бар да яхшы, ә Эльмирага табиблар операция ясарга кирәк булырга мөмкин диде. Әлегә һаман хастаханә юлында. Эльмираны авыр күтәрмә дип тә шелтәлим инде. Ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәч, бәлки, күнеккәндер дә. Әмма хатын-кызга авыр күтәрү кирәк әйбер түгел.
– Эльмира белән 2-3 ай тирәсе аерым яшәп алган чакларыгыз да булды. Нинди нәтиҗәләргә килдегез?
– Барлык низагны да уртага салып, күзгә-күз карашып хәл итеп була. Без икебез дә горур кешеләр. Аерым яшәсәк тә, аралашмыйча тора алмадык, чөнки эшебез уртак. Бәлки, шул да безнең мөнәсәбәтләрне саклап калгандыр. Әлбәттә, гаилә тормышында төрле хәлләр була. Элек Эльмираның да үзсүзлелеге көчле иде. Хәзер ул сабыррак. Мин дә үзгәрдем. Элеккеге кебек үк “ыштансыз” булмаска тырышам. Без бер-беребезне үстерәбез, үзгәртәбез. Шөкер, яхшы якка дип ышанам.
– Хәзер яшьләр күп вакыт туган нигезне саталар. Син моңа нинди карашта?
– Һәркемнең үз эше инде, башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Минем өчен, туган нигез – үзе бер тарих. Аны сатып җибәрә алмыйм. Туган йорт – мәрхүм әти-әнинең якты истәлеге дә, кайткан саен гел аларны искә төшерәм. Мин авылны, авыл тормышын яратам. Узган елны авыл мәчетендә Рамазан аенда аш та үткәреп алдык. Теләге булган һәркем өчен дә ишекләр ачык иде. 50ләп кеше җыелды, шөкер. Дөрес, биш вакыт намазны укымыйм әлегә, әмма аш үткәрү, ураза тоту, тәравих һәм җомга намазын калдырмаска тырышам. Дини кагыйдәләрне үтәп тә, күңелләрендә нәфрәт йөртүчеләр бар. Иң мөһиме – ышану, күңел пакьлыгы, чисталыгыдыр. Аллаһ Тәгалә бер үк ярдәменнән ташламасын.
Комментарийлар
1
0
Молодцыыыы
0
0