16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Артык гади булуым тагын үземә зыян салды»

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы арада яңа иҗат җимешләре белән сөендереп тора.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Артык гади булуым тагын үземә зыян салды»

Популяр җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов соңгы арада яңа иҗат җимешләре белән сөендереп тора.

Узган елны ул ел ахырында уза торган музыкаль премияләрне дә калдырды. Бу хәл, әлбәттә, җырчының тугры тамашачыларында бик күп сораулар уятты. Шулай да Ришат Фазлыйәхмәтов эшсез ятмаган, яңа концерт сезонына әзерләнгән. Ниһаять, ул Татарстан һәм күрше төбәкләр буенча гастрольләре турында игълан итте. Ни өчен Ришатка концертларын кичектерергә туры килгән? Улы Искәндәр белән мөнәсәбәтләре җайланганмы? Ришат Фазлыйәхмәтовның үкенечләре бармы? Бу һәм башка  сорауларга җавапны әңгәмәбездә табарсыз.

– Ришат, бервакыт гастрольләргә чыгам дип әйттең дә, югалдың. Концертларны кичектереп торырга туры килде. Бу хәлгә ачыклык кертик әле.

– Бу хәлләр турында сөйлисем килмәгән иде. Хәзер инде, шөкер, кыен вакытлар үтте. Яңа концерт сезонына әзерләнәбез. Моннан ике ел элек бер продюсерлык үзәге минем гастрольләрне оештыру тәкъдиме белән чыкты. Билгеле, без килешү төзедек, акча түләдек. Бу үзәкнең җитәкчесе безгә гастрольләр өчен шәһәрләрне тәкъдим итте. Беренче карашка, яхшы гына эшләрбез дигән өметтә калган идек. Әмма концертларга ниндидер сәбәпләр аркасында билетлар сатылмавы ачыклана башлады. “Башка төбәкләргә концерт афишаларын алып барып бирергә кирәктер”, – дидек. “Электрон форматта гына җибәрәбез, һәрберсен илтә башласаң чыгымы күп була”, – диделәр. Сәерсендем, әлбәттә, әмма мин барыбер кешеләргә ышанам бит. Продюсерлык үзәге концертларны билгеләгән, афишаларны тараткан, әмма бернинди реклама ясамаган. Концертларны җиренә җиткереп эшләп бетермичә, ул егет диңгезгә ялга киткән. Бу хәлдән соң алар белән башка эшләмибез дигән карарга килдек. Аннан Салават абый белән бергә юбилей концерты оештырдык. Салават абый да бу хәлләр турында белгәч, артык шаккатмады. Ул инде тәҗрибәле кеше, аны мондый әйбер белән генә шаккаттырып булмый. Миңа 35 яшь, Салават абыйның 35нче сезоны иде. Салават абыйга бик рәхмәтлемен. Кыскача, шул инде. Артык гади булуым тагын үземә зыян салды. Кешеләргә бөтенләй ышанмас идең дә бит, әмма табигатем андый түгел. Аллаһы Тәгалә барысын да күрә, хәерлегә булсын.

– Ачуыгыз бер дә килмәдеме? Беренчедән, акча югалттыгыз, икенчедән тамашачылар да алданды булып чыга бит.

– Ачу саклаудан ни файда соң? Мин, гомумән, ачу саклап, уч алып йөри торган кеше түгел. Кызып киткән вакытларым була инде. Тимерне кызу чагында сугарга кирәк диләр. Кызып киткән вакытым булса, бәлки, әйтер идем. Ә хәзер бетте, үтте инде. Бу хәлне сөйләвем дә, беренче чиратта, тамашачыларга нәрсә булганын аңлату өчен генә. Нишләтәсең инде, тормыш бу. Ялган белән дә очрашырга туры килә. Иң мөһиме – югалып калмадым.

– Хәзер янәдән гастрольләргә чыгарга планлаштырасың икән. Бу юлы барысы да үз көчендәме? Тамашачыларны нәрсә белән шаккатырачаксың?

– Октябрьгә концертлар графигы чыкты инде. Туган яклардан – Йошкар-Оладан башлап җибәрәбез. Биектау, Кукмара, Саба, Арча, Әтнә якларына да киләбез, Аллаһ бирсә. Яңа команда тупладык. Концерты алып баручы булачак. Сыйфатлы тамаша ясау өчен – һәркем үз эшенең профессионалы булырга тиеш. Концертларны Фәрит Галиев алып барачак. Моңлы халык җырлары да, үземнең репертуардан хит җырларны да башкарачакмын. Хәзер концертка ниндидер исем бирү модага кереп китте. Мин алай эшләүнең мәгънәсен күреп бетермим. Кайбер җырчылар җыр исемен концерт сезонына исем итеп сайлый. Әгәр ниндидер исем кушасың икән, димәк, син аны акларга тиеш. “Концерт программамны шушы җыр исеме белән атадым”, – дип әйтеп котылып кына булмый. Нәрсә белән шаккаттырасың дип сорадың, яңа костюмнар тектердек, стилистлар белән эшлибез. Яңа җырлар әзерләдек, яңа яшь команда тупладым, шәп сценарий яздык. Иҗатымны хөрмәт иткән кешеләр белән очрашып, бергә моңлы җырлар башкарачакбыз.

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

1

0

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading