Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза күпъяклы сәләтле шәхес. Рәссам, алып баручы, юмор остасы, шагыйрь – болар барсы да аның турында.
– Балачакта сез нинди бала идегез?
– Бала шәхес буларак гаиләдә формалаша. Бала мәхәббәт тоеп үсмәсә, бу төзәтә алмаслык гомерлек яралар булып калырга мөмкин. Мин бик бәхетле балачак кичердем. Тулы гаиләдә туып, әткәй-әнкәйнең мәхәббәтен тоеп үстем. Без гаиләдә 4 бала. Апа-абыйлар сугыштан соң авыр чорда дөньяга килгәннәр. Мине әнкәй бераз тормыш җайлангач: “Баланы барлыкта үстерим әле”, – дип тапкан. Кечкенәдән бик тыйнак идем. Кунаклар алып килгән күчтәнәчләрне дә, “алмыйм” дип каршы килеп торганым хәтеремдә. Аннан соң инде тормыш үҗәтрәк булырга өйрәтте.
– Фирзәр һәм Илсур Мортазиннарны беләләр, шуңа күрә гаиләгездә ике генә бала дип уйлаучылар да күптер?
– Апа белән олы абый эстрада өлкәсендә эшләмиләр. Бәлки, без дә интервьюларда алар турында азрак сөйлибездер. Апам – Илсөяр, абый – Илдар исемле.
– Әниегез белән бик якын булгансыз икән...
– Әни вафатына 18 ел булды инде. Мин дөньяга килгәндә аңа – 39 , әткәйгә – 41 яшь булган. Әнкәй иртәрәк китте шул, үз-үзен аямыйча яшәде. Аның өчен вак-төяк мәсьәләләр юк иде. Безне гел: “Җиңел уйлыйсыз”, – дип ачулана иде. Барысын да күңелгә якын алганга, йөрәге бетте. Әнкәй 77 яше тулып килгәндә бакыйлыкка күчте. Кан басымы күтәрелеп , хәле начарланган чакларда: “Әйдә, әнкәй, Казанга, хастаханәгә барыйк”, – дип ялындым. Ризалашмады шул... Дәваланырга барган булса, бәлки, гомерен баерничә елга булса да озынайта алган булыр идек. Әнкәйнең хәле бөтенләй начарлангач, табибларга мөрәҗәгать иттек тә соң... Әнинең авыруы турында хәбәрне дә авыр кичердем. Дөресен әйтәм, аның бакыйлыкка күчкән мизгелләрен күрергә теләмәдем. Шулай килеп чыкты да, әни өзелгәндә мин гастрольдә идем. Без аның белән сөйләшеп туя алмый идек. Студент чакта өйгә кайткач төннәрен сөйләшеп чыкканыбыз хәтердә. Әнкәй соңгы көннәрендә дә минем өчен борчылган. Фирзәр абыйга хәтта: “Илсурны ташлама”, – дип әйтеп калдырган. Хәер-фатыйхасын, ризалыгын биреп китте. Урыны оҗмахта булсын!
– Әтиегез белән нинди мөнәсәбәттә идегез?
– Әти белән без якын дуслар идек. Кайвакыт без аның белән шаяртып “брат” дип кенә эндәшә идек бер-беребезгә. Ул киң күңелле, җиңел, җайлы кеше булды. Үз гомерендә беркемгә авыр сүз әйтмәгәндер. Әнкәй аны бик кадерләде. Картайган көннәрендә “әбием-бабаем”, дип кенә сөйләшәләр иде. Әнкәй бакыйлыкка күчкәч, әткәйнең яшисе килмәде. Берәр әби алып кайтырга да тәкъдим иттем. “Мине үпкәләтәсең килмәсә, андый сүзләр сөйләмә”, – диде. Алар 55 ел бергә гомер иттеләр. Әни вафатына 2 ел булганда әти дә бакыйлыкка күчте. Аның ашказаны асты бизендә яман шеш таптылар. Ул бер тапкыр үлемнән калган булган инде. 10 мең вольт кулыннан кереп аягын яндырып чыккан. Яман шешне тапкач та, сызлануларын безгә күрсәтмәде.
– Холкыгыз кемгә охшаган?
– Холкым күбрәк әнкәйнекедер. Минем өчен вак-төяк әйбер юк. Җәмәгатем Мәүлидә дә: “Син бөтен әйберне идеаль күрергә тырышасың”, дип еш әйтә. Нишләтәсең инде, Гыйлемзадә малае бит. Әткәй исә, кул эшләренә оста иде. Ул балачактан барысына да өйрәтте. Хәтта әткәй белән икәү мунча бурадык. Яз исен сизеп алгач, машинага утырып урманга менә идек. Ел саен машина белән батып, улым Робертны ярдәм артыннан җибәрә идек (көлә). Якты хатирәләребез бик күп, сагындыралар. Кайтып кочаклыйсы килә, тик мөмкин түгел.
– Абыегыз Фирзәр белән иҗат өлкәсендә киңәшләшәсезме?
– Абыйның минем сүзләргә язылган берничә җыры бар. Ничек кенә борсаң да, ул Фирзәр Мортазин буларак танылган шәхес. Бик популяр вакытында “Фирзәр Мортазин” дигән афиша куеп, стадионнар җыйган кеше ул. Үзенең исеме белән генә стадион җыярлык артистлар бармы соң?..
– Сезнең холыклар охшаганмы?
– Икебез дә тиз кызып китәбез һәм шул ук мизгелдә суынабыз да. Низаг чыкса да аны урынында күзгә карап хәл итәргә яратабыз. Арттан сөйләп йөргәнче туры әйтү яхшырактыр. Без ачу сакламыйбыз.
Дәвамы бар
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар