Татар эстрадасының популяр артисты Ильвира Хамматова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Соңгы елларда көчле хатын-кызга әйләнгән идем бит инде. Кияүгә чыксам да, барысын да үзем тартып барырмын дип уйладым", - ди ул.
– Әниеңнең хәле ничек? Пандемия вакытында бик нык авырганы истә...
– Әни коронавирусны бик авыр кичерде. Дөресен генә әйткәндә, үлгәндә калды ул... Әни сәер итеп сулагач, абыйлар белән киңәшләшеп аны Казанга хастаханәгә алып киттек. Юлда бер-бер хәл була калса дип, үзебез белән дарулар, уколлар алдык. Хәтерләсәң, ул вакытта үпкәгә компьютер томографиясен ясату өчен бер атна алдан язылырга кирәк, беркая да кабул итмиләр иде. Безне дә бер клиника өч көннән соң төнге сәгать өчкә яздырды. Республика клиника хастаханәсенә алып барып, “ашыгыч ярдәм” машинасы белән чират торып, әнине көч-хәл белән хастаханәгә урнаштырдык. Менә шунда бу чирнең барлыгына ышандык. Әни: “Монда каласы килми”, – дип елаган иде. Әле ярый исән калды, Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәт. Зур авырлык белән терелеп чыкты. Шул авырганнан соң сәламәтлеге какшады, үзе генә яши алмас дип тә курыккан идек. Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Каникулларда улым Солтан әни янында.
– Ирең белән аерылышу вакыйгасын, аның сәбәпләрен сөйләмәдең. Ә шулай да...
– Бу турыда озак еллар сөйләмәдем. Кайбер артистлар кебек ачылып сөйлисем килмәде. Ул хәлләрне тизрәк үткәреп җибәрергә, эш белән онытылырга теләдем. Хәтта еларга да мөмкинлегем булмады. Бер тапкыр гына утырып үксеп еладым. Бу 30 август көнне бәйрәм концерты алдыннан булды, сәхнәгә шешенеп чыккан идем. Дүрт ел яшәгәч аерылыштык. Солтанга 1,4 яшь иде. Сәбәпләренә килгәндә, акча кешене боза дияр идем. Аның миңа мөнәсәбәте үзгәрде. Эшләгән акча каядыр китә башлады. Юктан да сүзгә килү, бәхәсләшүләр ешайды. Концертка киткәндә, төрле ризыклар, хәтта тортлар пешереп калдыра идем. Алай да ярап булмады. Мин сәхнәгә үземне күрсәтеп йөрү максаты белән түгел, ә гаилә бюджетына ярдәм итү өчен чыга идем. Аннан соң тамашачы күзеннән дә югаласы килмәде. Көнчелеге дә булгандыр дип уйлыйм. Артист кеше белән тормыш итү җиңел димәс идем.
– Аерылышу карарын кем кабул итте?
– Мин. “Әти белән әни мине мондый тормышта яшәргә дип үстермәде. Сине дә, мине дә бәхетле булсын дип үстергәннәр. Әйдә, аерылышабыз”, – дидем. Аннан соң озак та үтмәде, ул өйләнде. Бәхетле булып яши күрсен берүк. Мин күргәннәрне аның кызларына күрергә язмасын.
– Солтанның әтисе белән мөнәсәбәтләре ничек? Балага әти игътибары җитәме?
– Бик сирәк аралашалар, елына ике-өч тапкыр күрешәләрдер. Башта әтисен бик сагына иде. “Әни, ник әти безнең белән яшәми?” – дип сорый иде. Балага һәрвакыт әти игътибары җитмәде. “Әтиең бар бит синең”, – дисәм дә, аңа үзе янында яши торган әти кирәк иде. “Үзебезнеке кирәк”, – дия иде. Бер хәлне мәңге онытмыйм. Солтанга 3 яшь, минем ике эштә эшләгән чагым. Булсын дип тырыштым, үземне бер дә кызганмыйча эшләдем. Өйгә соң гына кайтыла, баланы әбисе карый. Бервакыт ял көне Солтан яныма килде дә: “Әни, безгә әти кирәк”, – диде. “Аны бит эзләргә кирәк, улым. Ә минем вакытым да юк, сез дә мине җибәрмисез”, – дидем. Бераздан тагын килде дә: “Әни, без сине җибәрәбез, әтине эзләргә бар”, – диде. Аннан соң “Давай поженимся” тапшыруына барырга да тәкъдим итте. Солтанның хыяллана белүе нәтиҗәсендә дә бәлки без бүген әтиле, ирледер.
– Ялгышмасам, сиңа аерылышканнан соң, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучы булды?
– Ул кешенең балама мөнәсәбәтен күзәткәннән соң, араларны өзәргә туры килде. Ир-атның мине яратуы гына җитми, ул баламны үзенеке итеп кабул итәргә тиеш. Шуңа күрә ул вакытта кияүгә чыкмадым. Ә хәзерге ирем Равил: “Мин аңа үз әтисе була алмаячакмын, әмма яхшы дус булырга вәгъдә итәм. Акыллы, тәртипле егет итеп үстерербез”, – диде. Дөресен генә әйткәндә, кияүгә чыгармын дип уйламаган идем инде, өметем өзелгән иде. Үземне тулысынча балама һәм иҗатка багышлармын дигән идем. Иҗат дигәннән, узган ел декабрь аенда “Үзем турында үзем” дип исемләнгән концерт программасы куйган идем. Үзем турында сөйлисем килде. Җырчының сәхнәдәге образы тормыштагысы белән тәңгәл килмәскә мөмкин. Соңгы елларда мин бик нык үзгәрдем. Концертка интервью форматында видеоязма да әзерләдек. Сәхнәдә сөйли алмаган өлешне әнә шул видеода сөйләгән идем.
– Равил белән ничек таныштыгыз? Кавышуыгыз тиз булды бугай?
– Концертка барышым иде. Ашыгам, һәрвакыттагыча соңга калам, җитмәсә кулымда – каһвә, сумка, сәхнә киемнәре. Юл кырыенда машинада утырган егеткә күзем төшеп алды. Игътибар итмәслек тә түгел иде: үзе чибәр, үзе озын буйлы, күзләре дә матур, үзенә килешә торган сакалы да бар. Ул миңа ярдәм итәргә теләвен әйтте. Баш тарткан идем, тагын бер әйткәч, ризалаштым. Шул кичне мине концерттан килеп алды. Ресторанга алып барырга теләде, әмма мин анда барырга теләмим, дидем. Бер атнадан соң 101 роза чәчәге бүләк итте. Барысы да тиз булды. “Килде, күрде, җиңде”, – диләр бит әле! Җитди, матур адымнары, йөрәгемне яулый торган гамәлләре күп булды. Өч ай эчендә өйләнешеп тә куйдык. Равил чыгышы белән Сургуттан, миннән өч яшькә кечерәк, төзүче булып эшли. Бер уртак ягыбыз бар: әниләребез – укытучы, әтиләребез – шофер. Тормышымны төптән, тамырдан яхшы якка үзгәртә алыр дип башыма да килмәгән иде. Мине, баламны ярата һәм хөрмәт итә торган, иҗатымны аңлый торган, җитди, тырыш, акыллы, зирәк, динле кеше ул.
– Соңга калу гадәтең барлыгын белә идем. Әмма үз никахыңа соңга калырсың дип һич уйламадым. Ничек алай булды ул?
– 28 июльдә яңа төзелгән “Алтан” мәчетендә никах туе булды. Беренче өйләнешкән 20 пар арасында кердек. Мәҗлескә иң якыннарны гына чакырдык. Никахка соңга калдык, чөнки чәчәк бәйләмен алырга онытканбыз. Шуның аркасында никахка 20 минутка соңга калдык. Олы абыем: “Синең шул булыр инде, никахыңа кадәр соңга калдык. Мәчеттә дә сине көтеп торалар бит”, – ди тиргәп тә алды. Мин шаярып кына: “Кыска вариантын гына укырсыз”, – дидем (көлә).
– Ильвира, сиңа гашыйк булу килешә, күзләрең дә балкып тора. Бәхетле булып яшәргә һәм кабат әни булу бәхетен татырга язсын!
– Амин! Соңгы елларда көчле хатын-кызга әйләнгән идем бит инде. Кияүгә чыксам да, барысын да үзем тартып барырмын дип уйладым. Ә хәзер миңа шундый рәхәт, мин ышанычлы кулларда. Кабат әни булу дигәннән, мин – кыз, Равил – малай турында хыяллана. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен иде, барысы да Аның кулында.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар
2
0
Сезнен очен бик шатмын Эльвира. Жырлавыгызны бик яратам. Бэхетле булыгыз.
0
0