16+

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров: «Шап итеп урыннарына утыртам»

Юмор остасы Данир Сабировның терәлеп торган күршеләрендә октябрь аенда коточкыч янгын чыккан иде.

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров: «Шап итеп урыннарына утыртам»

Юмор остасы Данир Сабировның терәлеп торган күршеләрендә октябрь аенда коточкыч янгын чыккан иде.

Җырчы йортының да бер өлешенә зыян килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, ут ялкыннары икенче як күршеләренә күчәргә өлгергән. Артист әлеге янгын турында социаль челтәрләрдә дә хәбәр иткән иде. 

– Аллам сакласын, бу арада гел күңелсез вакыйгаларга юлыгып торам. Иртән уяндым да бу фаҗигане күреп алдым. Күрәчәгең булса… Күршем Ирек абыйга бик авыр инде. Кызы һәм оныгы тән җәрәхәтләре алган. Йортлары һәм 2 машинасы янып бетте. Утны күрү белән, сарайдан шланг алып суздым һәм янгын сүндерүчеләр килгәнче, үз йортымны суытып тордым. Тик түбәсенә барыбер зыян килде. Янгын сүндерүче булып эшләгән Ринат исемле дустым: «Әгәр күрше йортта андый-мондый хәл чыкса, иң беренче якындагы йортларны суытырга кирәк», – дип әйткән сүзләрен искә төшердем. Аның киңәшен тотып эш иттем. «Җил булса, сезнең йортыгыз да янар иде», – дип әйтте янгын сүндерүчеләр. Аллаһы Тәгалә саклады. Булдыра алганча күршеләремә бергәләп ярдәм итәрбез инде, дусларым, – дип язган иде социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.

Данир күршесен авыр хәлдә калдырмаган. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ирек абыйга ярдәм итү өчен исәп-хисап счетын куйган. Хәтта күршесе җырчының йортында да яшәп алган. Данир белән очрашкач, бәлага тарыган Ирек абыйның хәлен белештек.

– Аллаһка Шөкер, ихлас, ярдәмчел кешеләр бик күп. Халкыбыз битараф булмады, матди ярдәм күрсәтте. Оештыру эшләрен үз өстемә алдым. Билгеле, халыктан җыелган акча белән генә өйне күтәреп булмый. Бүгенге көндә көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Бер дустым газ мәсьәләсен хәл итте, икенчесе өй территориясен чистартырга ярдәм итте. Аннан җыйган тимерләрне илтеп тапшырдык, акчасын Ирек абыйга бирдек. Төзелеш компаниясе өй күтәрергә ярдәм итәргә теләк белдергән идек. Юк булдылар. Бу гамәлләрен аңлап бетермәдек. Әлегә кышын төзелеш материаллары алып куярга исәп. Язга таба алары да кыйммәтләнергә мөмкин. Өй проектын төзеп куеп, төзелешкә әзерләнәбез.

– Сездән дә яхшы күрше юк икән бит. Бик нык ярдәм итәсез. Бу гамәлләрегезне "хайп" (үз-үзеңне рекламлау, кара пиар, ред.иск.) дип атаучылар да булды. Килешәсезме?
– Мин алай дип уйлаучыларга җавап кайтардым инде. Бу – кара эчле кешеләр. Күршемә “хайп” өчен дип ярдәм итмәдем. “Хайп” өчен эшләүдән нинди яхшылык күрәсең? Ярдәм итү теләге күңелемнән чыга. Күршемә булышмасам, шул килеш кала иде инде. Аның гомер буе эшләгән яхшылыкларына җавап кайтарасы килде.

– Ирек абый нинди кеше?
– Тыйнак та, шаян да. Иң мөһиме – ул астыртын түгел. Нәрсә уйлый шуны әйтә. Ирек абыйның минем бер концертымны да караганы юк. Югыйсә, гел чакырып торам. “Мин сине өйдә дә күреп туям”, – дип шаярта.

– Башка артистлардан аермалы буларак сез хейтерларга җавап та кайтарасыз. Ни өчен?
– Үзем шундый кеше. Кайвакыт артык туры булуым өчен эләккәли дә. Сабыр була бел, дәшми кал, дип әйтәләр. Хейтерлар җавапка лаек түгел, тик бу күңел халәтем. Ачуым килсә, тотам да әйтәм. Хисләрне тыярга ярамый. “Шап итеп” урыннарына утыртам. Кара эчлеләр көнләшә инде, үзләре ярдәмчел булмагач. Минемчә, күңелгә, рухыңа якын кешеләргә ярдәм кулын сузарга кирәк. Күршем белән аралашудан да яхшы энергия алам. 
 

Язмага реакция белдерегез

16

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading