Лилия Гиматдинованы концертта кем елаткан?
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова белән кызык та, кызганыч та хәл булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Гиматдинова белән кызык та, кызганыч та хәл булган.
Бу хакта җырчының үзеннән сораштык.
“Күптән түгел Казанда узган бер концертта җырладым. Ул чыгышка һәрвакыттагыча зур җаваплылык белән ныклап әзерләндем, дүрт биюче чакырттым. Алар белән берничә тапкыр күрешеп репетицияләр ясадык. Минем генә түгел, биючеләрнең дә нинди кием киячәгенә кадәр уйланган иде.
Концерт көне килеп җитте, ул бик матур гына башланды. Әмма дүрт биючемнең берсе килеп җитә алмый гына бит. Үзенә шалтыраттык, “бөке”дә утыруын әйтте. Минем чыгыш якынлашканнан якынлаша бара. Егет юк. Эч поша, борчылам. Нишләргә? Инде аптырыгач, башка җырчылар белән урыннарны алыштырдык. Ә биюче егет һаман юк. Эш шунда ки, биюдә һәркем үз урынында иде, ягъни сәхнәдә бер генә кеше булмаса да, биюне үзгәртергә кирәк дигән сүз. Шуны да әйтергә кирәк, бу бию өчен мин аларга шактый гына акча түләдем... Инде тәмам өмет өзелгәч, сәхнә артында өч биюче белән тиз арада икенче төрле хәрәкәтләр өйрәндек.
Менә минем чыгыш башланды. Эчтән янсам-көйсәм дә, елмаерга тырышам. Тамашачы сизәргә тиеш түгел. Һәм берзаман җыр уртасында соңга калган биюче егет сәхнәгә килеп чыкмасынмы?! Үзе елмая, бәхете эченә сыймый. Янәсе, соң булса да, өлгерде! Җитмәсә, киемен дә алыштырмаган, килгән киеме белән сәхнәгә чыккан! Бу мәлдә ниләр кичергәнне күз алдына да китерә алмыйсыз.
Күпме әзерләнгән чыгышны бер мизгелдә аяк астына салып таптады. Чыкмаган булса, хәерлерәк булыр иде.
Әйе, җырны башкарып чыктым, залда утырган тамашачыга да сер бирмәдем.
Дөрес, күбесе эшнең нидә булуын бәлки аңламагандыр да, шулай тиеш дип кабул иткәндер. Ләкин минем кәеф кырылган иде инде. Әллә ачудан, әллә гарьлектән сәхнә артында озак кына еладым. Биючегә дә әйбәт кенә “эләкте”. Җитәкчеләре гафу үтенде, әмма эш узган иде инде. Мин хыялланган, мин көткән чыгыш булмады ла ул...”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар