16+

Лилия Хәйруллина: “Балаларны социаль челтәрдә күрсәтмәү – минем теләгем”

27 марта 2025, 09:55
3690
0
2
Уку өчен 7 минут

Танылган җырчы Лилия Хәйруллинаның шәхси тормышы һәрвакыт игътибар үзәгендә булды.

Лилия Хәйруллина: “Балаларны социаль челтәрдә күрсәтмәү – минем теләгем”

Танылган җырчы Лилия Хәйруллинаның шәхси тормышы һәрвакыт игътибар үзәгендә булды.

Гәрчә, ул тормышының бар нечкәлекләре турында сөйләргә яратмаса да, тамашачыларны гел көтмәгәндә шаккатырып куя белә. Лилия белән күрешеп үткәннәрне һәм бүгенгене барладык. 

– Лилия, сез җырлы гаиләдә үскәнсез. Сәхнәдә ничә еллык тәҗрибәгез бар инде?
– Кечкенәдән җырлап үстем. Әти-әниләр иҗат белән шөгыльләнгәч, аларның җырлар яздырганын тыңлап, бераз кушылып җырлап та ала идем. Үскәч, концертларда  чыгыш ясый башладым. Башка гаиләдә туган булсам, бәлки, бүтән һөнәрне сайлар идем. Әмма нәсел һәм мохитем иҗат белән тыгыз бәйләнештә торгач, язмышка каршы тормадым.  

– Иҗади гаиләдә туган балаларның балачагы күпвакыт әби-бабай янәшәсендә үтә. Сезнең дә шулаймы?
– Дөрес, балалар бакчасына йөрмәдем. Әти-әниләр гастрольләргә киткәндә, мине авылга әби-бабай янында калдыра иде. Бу хәл балачак “травма”сы булып калгандыр, мөгаен. Әти-әни мин күрмәгәндә генә җыенып чыгып китә иде. Аларның юклыгын аңлагач, капка төбенә йөгереп чыгам, машина китеп бара. Шул вакытта үкси-үкси елый идем, бу мизгелләрне шундый авыр кичерә идем. Хәзер үземнең балаларга кая баруымны гел аңлатырга тырышам. Әти-әнинең тәрбияләү стиле башка иде, мин, мәсәлән, бөтенләй башка юлны сайлыйм.

– Әби-бабайларыгыз гүр ияләре икән. Алар белән бергә балачакның мизгелләре дә юкка чыккан кебек тоелмыймы?
– Бик еш кайта алмадык. Бабай бакыйлыкка күчкәч, әби бервакыт безнең  белән шәһәрдә дә яшәп карады. Әмма күңеле белән барыбер авылга ашкынды, үзенә генә яшәү кыен иде, билгеле. Шөкер, язмыш аны бабай белән кавыштырды. Әби 78 яшендә янәдән никах укытты. Безнең дә күңелебез бераз тынычланды. Әби-бабай әти-әни кебек якын кешеләр, аларны һәрвакыт искә алып торабыз. Әби вафаты алдыннан һәрберебезгә үзенең төсе итеп истәлеккә әйберләрен таратып чыкты. Аның кофтасы әле дә шкафта эленеп тора. Күргән саен, хатирәләр калкып чыга. Әби бик юаш кеше булмаса да, минем өчен бик борчыла иде. Хәзер үзем дә әни булгач, кайвакыт әбинең сүзләрен балаларыма кабатлыйм. Мин дөньяга объектив карыйм. Кеше мәңгегә дип килми бит. Якын кешеләрне югалту җиңел түгел, әмма без тәкъдир каршында көчсез.

– Әтиегез дә бик иртә китеп барган. Үкенечләр бармы? Аның соңгы көннәрдә әйткән сүзләрен хәтерлисезме?
– Күптән түгел генә әтигә багышланган  китап чыкты. Кайвакыт шул китап аша әти дә безнең тормышны күзәтеп барган төсле тоела. Әлбәттә, әтигә оныкларын күрсәтәсем килгән иде. Әмма язмады, бернәрсә эшләп булмый. Әтинең соңгы көннәрендә хәле бик авыр иде. Ул нәрсәдер әйтергә теләде, тик бернәрсә дә аңлашылмады. Бәлки, хушлашып каласы килгәндер. Әти күз алдымда өзелде, әби дә шулай булган иде. Андый мизгелләрдә яшәүнең мәгънәсе башка яктан ачыла. Сынаулар тормышка карашны үзгәртә. Узган елны үзем дә бик авыр хәлдә калдым.

– Нәрсә булды? 
– Дүртенче балам белән йөклелек вакытым кыен булды. Беренчедән, сәламәтлегем какшады. Идән юганда егылдым, шуннан соң бала берникадәр вакыт бөтенләй селкенмәде. Мин чит илдә, бер үзем... Күңелне курку биләп алды, тизрәк хастаханәгә ашыктым. Нинди халәттә булуымны үзем генә беләм. Көн саен тернәкләнүгә йөрүләрем, борчылу... Икенчедән, балаларым, өйне бик сагындым. Аларны чит илгә алып баруның мәгънәсе юк иде, чөнки мәктәпне калдырып торып булмый. Моңа өстәп, Аргентинада күбрәк испан телендә аралашалар. Ә мин инглиз телен генә яхшы белә идем. Башка кешеләр белән тулысынча аңлаша алмавым – барысы кар өеме кебек җыелды. Ул вакытта үз эчемә бикләнеп, төшенкелеккә бирелеп алдым. Үземне башка кеше кебек хис иттем. Бу авырлыклардан, әлбәттә, нәтиҗәләр ясадым. Социаль челтәрләргә карашым да үзгәрде. Хәзер тормышның бар нечкәлекләре белән уртаклашуның мәгънәсен күрмим. Башкаларга кызыктыр, әмма шәхси тормыш шәхси булып калырга тиеш. 

– Аргентинага барып бала табу бик мөһим идеме?
– Бу улымның әтисе белән уртак карарыбыз. Шәхси сәбәпләребез бар иде. Моңа өстәп балага гражданлык та бирәләр. 

– Сез – дүрт егет әнисе. Бишенчегә кыз алып кайту турында уйланмыйсызмы?
– Беренче балага авырга узгач, кыз булуын теләгән идем. Шулай да малайлар тугач та, кәефем төшмәде. Малай булса, аны әзрәк яратасыңмы? Аллаһы Тәгалә кемне биргән, шуңа сөенергә кирәк. Бу бит кибет түгел инде, сайланып булмый. “Кыз йә малай тусын”, – дип сайланып йөрүчеләрнең бәлки авырлыклар күргәне юктыр. Сатып алып булмый торган кыйммәтләр дә бар. Иң мөһиме – сәламәтлек. 

– Дүртенче бала алып кайтып тамашачыларны шаккатырган идегез. Тискәре фикер белдерүчеләр дә күп булды. Бу көтеп алынган сабыймы?
– Алдан планлаштырдык дип әйтә алмыйм, Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә шулай була. Тискәре фикерләргә  игътибар итмим, ул бары тәрбиясезлек билгесе. Төрле кешеләр бар, аңлап карарга кирәк. Бәлки, миңа начар сүз язган  кешенең тормышында проблемалары бардыр, бәхетсезлек булгандыр. Үземә начарлык теләгәннәргә дә начарлык белән җавап бирмим. Кешенең эчендә нәрсә икәнен тулысынча белеп бетү мөмкин түгел. “Бәхетле булсыннар”, – дип телим. Тормыш барыбер тигезли. 

– Хәзер хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре үзгәреш кичерә. Ялгыз хатын-кызлар бихисап. Сез моңа нинди карашта? 
– Әлбәттә, бала тулы гаиләдә үссә, яхшырак. Элек гаилә мөнәсәбәтләре тотрыклырак кебек иде. Хәзер, бәлки, кешеләргә түземлек тә җитмидер. Хатын-кызлар да, ирләр дә үзгәрде. Кем-кемгә туры килә бит.

– Ә сезгә түзәргә туры килдеме? 
– Гел түзмәдем түгел. Бер генә мөнәсәбәтләр дә идеаль булмый. Ике кешегә дә бер-берсенә яраклаша белергә кирәк. Шулай да гаиләне саклап калырга тырышу мөһим. 

– “Балаларым төрле ирдән булса да, бу беркемне борчырга тиеш түгел”, – дигән идегез.
– Димәк, балалары төрле ирдән дигән фикер тугандыр инде. Мин аның турында сөйләмим инде. Кешеләрнең башка кеше тормышында нинди эше бар соң? Башкаларның тормышына кысылучылардан арынырга тырышам. Һәркем беренче чиратта үз гаиләсе өчен борчылсын иде. Шәхси тормышларын ачык күрсәткән артистлар белән кызыксына алалар. Миңа тынычлык кадерле. 

– Балаларыгызны бөтенләй күрсәтмисез. Бу кемнең теләге?
– Балаларны социаль челтәрдә күрсәтмәү – минем теләгем. Бала – кечкенә, ул күп нәрсәне аңлап та бетерми, аның үз фикере юк әле. Ә үскәч, ул: “Син ни өчен мине социаль челтәрләргә куйдың?” – дип сорый ала. Без балаларның фикерен алдан исәпкә алып, аларның киләчәге турында уйлап эш итәргә тиештер. 

– Гөлдания ханым балалар белән ярдәм итә дип беләм. Сез аңа хезмәт хакы түлисезме?
– Барасы җирләрем булганда балаларны әни белән калдырам. Ул бик ярдәм итә, аңа чиксез рәхмәтлемен. Кайвакыт кунакка килеп китә дә, кайткач: “Өйгә генә кайттым, сагындым инде”, – ди. Әни балалар белән аралашуга үзе теләк белдерә, мин, әлбәттә, каршы килмим. Мөмкинлегебез булганда әнигә дә ярдәм итәргә тырышабыз.

– Сезнең аралар якынмы?
– Дуслар булса да, тулысынча ышанган кешем – әнием. Аңа барлык серләремне сөйли алам. Әмма тормышта авырлыклар турында еш кына әнигә әйтмичә калам. Аны борчыйсым килми. Тормышта булган хәлләрне уртага салып сөйләшәбез. Әни үз фикерен әйтә, ул да бик объектив фикер йөртә торган кеше. Әгәр гаепле булсам, мине яклап, аклап утырмый, билгеле. Шөкер, бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз. Әни һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

– Соңгы интервьюда иң кыйммәт букча 200 мең сум тора дип әйткән идегез. Моны да кабул итә алмаучылар булды. 
– Мөмкинлек булса, нишләп сатып алмаска? Ничәдер миллион торган букчалар да бар. Кемдер өчен ул нормаль бәя, ә кемдер өчен 50 мең дә кыйммәт. Ул бәягә букча алырга мөмкинлегем булса, алам, чөнки хатын-кыз үзен яратырга тиеш. Үземне шатландыра алам икән, нишләп алмаска соң? Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми. Һәр көннең тәмен белеп яшәргә кирәк. Тагын бер кат кабатлыйм мөмкинлек булганда! Кредит, бурычларга чумып әйбер алуны хупламыйм. Финансларга аек акыл белән карарга кирәк, юрганыңа карап аягыңны сузасың. Хәзер гади кибетләрдә дә бик матур әйберләр табып була. Теләк кенә кирәк. 

– Үзегезне гел формада тотасыз. Серегез нәрсәдә?
– Бу мәсьәләдә мин бик төгәл кеше. Әгәр авырлыгым артса, туклануны рәткә кертәм һәм икенче көнне үк спорт белән шөгыльләнүләрне арттырам. Гадәти тормышта да гел үземне формада тотарга тырышам, минем өчен ул мөһим. 

– Пластик операцияләргә дә шундый ук мөнәсәбәттәме?
– Пластика ясауны хуплаганым булмады. Мин бары тик маммопластика гына ясаттым. Бала тапкач, хатын-кызның организмы үзгәреш кичерә. Күкрәкләрне ясауның үз сәбәпләре бар иде. Кайвакыт хатын-кызлар күкрәкләрен ясаткач,  декальте күлмәкләр киеп, күкрәкләрен ачалар, купальниктан фотосессияләр ясыйлар. Мин операцияне башкалар күрсен дип ясамадым, шуңа күрә артык ачык образлардан фотолар да куймадым. Операция ясаганнан соң кеше үзен ничек тота? Моңа да игътибар итәргә кирәк. 

– Пластика ясау хәзер гадәти хәл. Хатын-кызларда индивидуальлек югалмасмы?
– Кемдер “мода” дип, башка кешене өлге итеп куеп операция ясыйдыр. Әмма кайбер кешеләргә пластик операцияләр, чыннан да, сәламәтлеген яхшырту өчен, эстетик яктан канәгатьләнү өчен кирәк. Мин аның бер начарлыгын да күрмим. Шулай да башка пластик операцияләр ясатасым килми. 

– Лилия, йөрәгегез бушмы? Танышырга теләүчеләргә җавап бирегез инде.
– Йөрәгем буш түгел, сөйгән ярым бар. Әмма аңа карап танышырга теләүчеләр кимеми. Кайвакыт социаль челтәрдәге комментарийларда ир-атлар комплимент ясыйлар. Аларга җавап итеп хатын-кызлар: “Аның дүрт баласы бар”, – диләр (көлә). Ир-атлардан игътибар булу начар түгел. Әгәр сезгә матур сүзләр язалар икән, шатланыгыз. Димәк, сез игътибарга лаек.

– Ә ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык бармы?
– Минемчә, бар. Ир-ат дусларым бар, алар  белән ниндидер мөнәсәбәтләр булуын күз алдына да китерә алмыйм. Без еш күрешмибез. Ләкин һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килергә әзер. Кайвакыт ир-ат дуслар, хатын-кызларга караганда тугрырак та булып чыга әле. Әгәр мине ниндидер ир-ат белән күрсәгез, сөйгән ярым дип уйламагыз. Тормыш иптәшемне мин барыбер сер итеп саклаячакмын.  



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading