Артист гаиләсе солдат улын каршы алды.
Татарстанның атказанган артисты, Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә ханым Гайнуллина шатлыклы мизгелләр кичерә – узган ел хәрби хезмәткә озаткан уртанчы улы – Вилдан хезмәтен төгәлләп, туган ягына әйләнеп кайтты. Әти-әни өчен моннан олырак шатлык бармыни соң дөньяда?!
Сөенечләрен уртаклашып Мәдинә ханым белән элемтәгә кердек.
– Күрәсезме, улым кайткан көннән бирле кояш та яктырак елмая! Җаныма рәхәт! Бүген иртән өйдәгеләрне күзем белән барлап чыктым да, бәхетем, син мине тагын да ныграк кысып кочакла яме, Раббым, күзләр тиюдән сакла безне, синең һәр бирмеш көнеңә шөкер итәбез, хисапсыз шөкер без, дип дога кылдым. Хәер, мин соңгы елымны көн саен догада үткәрдем. Балаңны еракка чыгарып җибәрү җиңел эш түгел, ләкин бу кирәк гамәл! Өч улым да зарлана торганнардан түгел, чын егетләр, җебеп төшмиләр. Вилдан да хәрби комиссариатка барып чакыру алып кайткач, миңа әйтмичә йөргән, ул кәгазьне миңа хәтта күрсәтмәде дә. Аны1 июль көнне алып китәселәре фаразланган иде инде, көне үзгәргән бит – 29 июнь! Минем Ханты-Мансийск шәһәренә Сабантуена киткән чагым, шул көнне иртән генә кайтып төштем. Улым бу хәбәрне аэропортта әйткәч, егылып китә яздым. Өйгә атылып кайтып кердек тә, өстәлләр көйләп, дус-ишләрен чакырып, җиңел кулдан гына саубуллашу мәҗлесе үткәрдек. Таң белән хәрби комиссариатка да җыйдылар, тиешле вакытыннан никтер иртәрәк алдылар аларны. Менә 30 июнь көнне Казаннан төяп чыгып та киткәннәр иде, бер елдан соң имин генә 30 июнь көнне кайтып та җитте, шөкер!
– Вилданны хәрби хезмәткә җибәрми калу мөмкинлеге юк идеме?
– Ул безнең кадетлар мәктәбен тәмамлады. Хәрби мәктәптәге дициплина, укыган дәвердә спорт белән шөгыльләнүләре дә дөрес уйларга этәргәндер, хәрби хезмәткә бармый калу турында сүзнең безнең өйдә гомумән чыкканы да булмады. Өч баламның берсеннән дә армиягә бармыйсы иде дигән сүзне бер мәртәбә дә ишеткәнем юк минем. Төпчеге Ризван да барам ди әнә. Аңа да ике елдан солдат итеге киясе... Вилдан исә Свердловск өлкәсендә мотоукчы гаскәрендә хезмәт итте. Бөтенләй үзгәреп кайткан! Җилкәләре киңәйгән, тагын да үсеп киткән, матурланган!
– Бер ел буе тыныч кына яши алмагансыздыр, улыгыз өчен курыктыгызмы?
– Яшермим, илдә тотрыклылык булмау, вәзгыятьнең соңгы елларда, беләсез, үзгәреп китүе аркасында күңелдән шик китмәде. Эчтән яндым, көйдем, көн саен балам өчен догалар укып тордым.
– Хәрби ант кабул иткәндә янына бардыгызмы?
– Без барырга бик талпынган идек, Вилдан каршы килде. Сез китәсез мин калам, тагын да кыенрак булачак, килеп йөрмәгез, бер ел күп түгел ул, түзәрбез, диде. Без Илдар белән балаларны аркаларыннан сөеп кенә үстермәдек, әйтәм бит, алар чын ир-егетләр минем, кирәк җирдә түзәләр, кирәк мәлдә сабыр да итә беләләр.
– Элек егетләрне хәрби хезмәткә озатканда ипи каптырганнар, капка баганасы тирәли әйләндергәннәр, сез нинди дә булса йола үтәдегезме?
– Юк, мин андый ырым-шырымнарга ышанмыйм. Ел буе намазларымнан соң дога балама дога гына кылдым. 3-4 көнгә бер мәртәбә телефоннан сөйләшеп тордык, күңелнең сагынуын басарга ул да бик ярады. Тавышын ишеткәч, сулышлар иркенәеп, йөрәк сулап җибәрә иде. Улым кайткан көнне еламыйм дип үз-үземне алдан ук әзерләсәм дә, күргәч түзмәдем, рәхәтләнеп еладым. Поезд белән кайтты ул, Илдан абыйсы белән әтисе, дуслары каршы алырга бардылар. Әле Әлмәттә җыелган кешенең күплеген күрсәгез икән! Атна уртасы булса да, кайсы эшендәге графигын көйләп, кайсысы сорап дигәндәй килгәннәр, туганнар, дуслар, күршеләр, килгән һәрбер кешегә зур рәхмәт!
– Инде ниятләре ничек, укуын дәвам итәме, әллә эшкә керәме?
– Хәрби комиссариатка барып кайтты, эшкә урнашам ди. Абыйсы Илдан да матур гына эшләп йөри. Вилдан мондагы иркенлекне бик сагынган. Өйдә генә түгел, ишегалдында да, урамда да яланаяк йөри. Ки аягыңа, дим. Әни, ел буе итектән чыкмады бу аяклар, иркенлекнең тәмен тойсыннар, рәхәт бит, ди.
– Йөргән кызы бар идеме?
– Бар. Ул кызга аерым рәхмәт, Вилдан хәрби хезмәткә киткәч, безне дә ташламады. Килеп, бәрәңге чүпләренә кадәр уташты, Мәдинә апа, арып кайткансыз, сез ял итегез, мин үзем дип, савыт-сабаларыма кадәр юып китә иде. Аңа бит әле 17 генә яшь! Бик тәрбияле кыз бала! Илдан да 4 елдан бирле бер кыз белән очрашып йөри, якын киләчәктә әле туйлар үткәреп куюыбыз да бар. Һәрберебезнең дә балаларыбыз бик бәхетле булсыннар, әти-әниләрнең иң изге теләге шулдыр.
Комментарийлар