16+

Марат Яруллин белән бәйле урындыктан чыккан бәхәс тындымы?

Марат Яруллинның Башкортстан Республикасының Чишмә районындагы концерты алдыннан узган репетиция вакытында, чайкалып утырып, атынгыч урындыкны ваткан.

Марат Яруллин белән бәйле урындыктан чыккан бәхәс тындымы?

Марат Яруллинның Башкортстан Республикасының Чишмә районындагы концерты алдыннан узган репетиция вакытында, чайкалып утырып, атынгыч урындыкны ваткан.

Әлеге видеоны җырчы үзе үк социаль челтәрләргә куйды. Cоңрак бу мәдәният йорты каршында эшләп килүче балалар театр түгәрәгенең реквизиты икәнлеге ачыкланды. Түгәрәк җитәкчесе Маратны гафу үтенмәвендә гаепләп зыянны капламавы хакында сөйләде. 

Марат Яруллин, үзенең гаебен танып, Чишмәгә юл тоткан. «Бүген – көтеп алынган ялым, һәм мин бүген Чишмә поселогына барам. Сәхнәдә атынып утырганда ваткан урындыгым театраль реквизит булган икән. Бу хакта мин балалар театр түгәрәге җитәкчесе яздырган видео аша гына белдем. Ул минем урындыкны ватуым һәм гафу үтенмәвем турында сөйләде. Бу хәлдән соң минем белән бик күп массакүләм мәгълүмат чаралары элемтәгә керде" – дип сөйләде Марат Яруллин.
Маратның язылучылары түгәрәк җитәкчесен җырчы хисабына танылырга теләүдә гаепләде. Әмма Марат үз гаебен таныган. 

Җырчы Чишмәдә түгәрәк җитәкчесе белән очрашкан. Театраль түгәрәккә йөрүче балаларга Яңа ел күчтәнәчләре дә алып барган, алар алдында гафу үтенгән. Инде хәзер түгәрәк җитәкчесе Айсылу ханым белән Марат Яруллин арасында үпкә калмаган. 

«Менә Марат Яруллин Чишмәгә хәтле килгән, балаларга бүләкләр алып килгән. Сүзендә торды, барысын да эшләде», – дип сөенеп сөйли ул видеоларда.
Шулай ук Марат Чишмәдәге балалар йортына да кереп, балаларга яңа ел бүләкләре тапшырган.

Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading