Ул татар җыр сәнгатенә үзенең кабатланмас моңлы тавышы, тирән мәгънәле җырлары, үзенең сәхнәдәге тыйнаклыгы белән килеп керде һәм тамашачы аны беренче күрүдә-тыңлауда ук үз итте.
Башы: Марат Шәйбәков: “Төшенкелеккә бирелмәскә гаиләм, балаларым булышты”
– Сезнең фанаткаларыгыз да бардыр. Иптәшегез көнләшмиме?
– Юк, Ләйсән тырнак астыннан чүп эзләп утыра торган кеше түгел. Ул үзе дә бит, җыр-моң сөя. 50 яшьлек юбилеемда зур сәхнәдә чыгыш ясады. Ләйсән эшемнең, һөнәремнең нинди икәнен бик яхшы аңлый.
– Тормыш иптәшегез белән танышу тарихыгызны сөйләгез әле. Озак очрашып йөрдегезме?
– Тормыш иптәшем белән хастаханәдә таныштык. Дустым шунда эшли иде: “Әйдә, бик акыллы, тәрбияле якташ кыз белән таныштырам”, – диде. Ләйсәнне күрдем дә үлдем инде. Шунда ук: “Бу минем хатыным булачак”, – дип уйлап куйдым. Таныштык та, шунда ук очраша башладык. Озак очрашып та йөрмәдек, гаилә кордык. Менә быел бергә тормыш итүебезгә 20 ел булды.
– Тормыш иптәшегезнең әти-әниләре җырчы булуыгызга бик үк шат булмаган дип беләм. Фикерләрен ничек үзгәрттегез?
– Халыкта: “Артист кеше сулга йөри, чит-ятлар белән чуала”, – дигән фикер яши. Әби (каенанасы) дә шуңа күрә миңа шикләнеп караган. Бабай (каенатасы) бик шәп кеше иде, аның белән беренче күрешүдән үк уртак тел таптык. Ләйсәннең әти-әниләренең күңелендә бераз шик булуын белгәч, кунакка килеп, танышып, җайлап-майлап җибәрдем. Шул күрешүдән соң, Ләйсәннең әти-әниләре мине үз балалары кебек якын итә башлады. Әби үзе дә концертлар карарга ярата, җыр-моңга битараф түгел. Оста, җор телле кеше кайнанам. Нинди генә сорау белән килмә, шунда ук җавабын таба, шаяртып, төрттереп тә әйтеп куя ала. Аллаһка шөкер, татулыкта яшәп ятабыз.
– Тормыш иптәшегез белән холыкларыгыз охшашмы?
– Кем арбасына утырасың, шуның җырын җырлыйсың диләр бит. 20 ел бергә яшәгәч, холыкларыбыз охшап бетте инде. Хәзер Ләйсән дә минем кебек сөйләшә бугай.
– Марат, сез сабыр кешеме?
– Мин бик тиз кызып китәм һәм тиз суынам. “Кабынып китәргә” бер мизгел җитә. Ачуым килгәндә мине тынычлыкта калдырырга кирәк. Учакка утын атып торсалар, дөрләп яначакмын инде. Артык сүзләр әйтеп, борчымасалар, үзем тиз генә суынам. Кызып киткән вакытта, кешене үпкәләтеп тә була. Әгәр гаебем булса, гафу үтенәм.
– Хыянәтне кичергәнегез бармы?
– Хыянәттән Ходаем сакласын. Кичергәнем булмады, хыянәтне кичерә дә алмас идем. Ләйсәнем белән шушы тыныч, матур тормышыбызга күз тимәсен. Кулга-кул тотынышып яшәргә язсын. Мин гаилә тормышыбыздан бик канәгать. Кемнәрдер шундый матур тормышның кадерен белми бит. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк.
– Быел эстрадада җырчылар чәч күчереп утыртучы артистлар күп. Сез дә, ялгышмасам, бу процедураны кулландыгыз. Авыртмадымы?
– Артист кеше үзен карарга тиеш инде. Без бит сәхнәдә чыгыш ясыйбыз. Чәч күчереп утырткан егетләрдән белештем дә, мин дә бу процедурага барырга булдым. Бер дә авыртмады, дисәм ялган булыр. Әмма матурлык корбаннарсыз булмый, диләрме әле. Түзәсең инде, иң мөһиме сәламәтлеккә зыян килмәсен.
– Балаларыгыз да үсеп килә. Алар нәрсә белән кызыксыналар?
– Улым Марсель югары уку йортында нефть өлкәсен өйрәнә. Ул да татар җырларын яратып тыңлый, үзе дә җырлый. Шулай да артист булу теләге белән янмый кебек. Ә кызым Ралинә: “Үскәч, җырчы булам”, – ди. Тавышы матур, бик чиста җырлый. Балаларның кем булуы мөһим түгел, сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар