Ризат һәм Зинира Рамазановларның гастрольләрдән кайтып кергәне юк әле. Иҗат чишмәләренең гөрләп аккан чагы.
Гаилә башлыгы Ризат Рамазанов белән күрешеп, әңгәмә корырга җитештек. Ризат белән балачакта нәрсә булган? Гастрольләр вакытында балаларын кем карый? Ризатка күз тигәне бармы? Әңгәмәдә бу һәм башка сорауларга җавап табарсыз.
– Ризат, балачагыгыз ничек үтте?
– Балачагым җиңелләрдән булмады. Авылыбызда хоккей түгәрәге бар иде. “Лачын” командасында заманында әти дә уйнаган. Балалар бакчасына йөргәндә, мин дә хоккей белән мавыктым. Элек бит кәшәкәне дә әтиләр үзләре ясап бирә иде, тезләрне, кулларны саклар өчен, гомумән, бер әйбер дә булмады. Шулай хоккей уйнаганда егылып имгәндем. Башта аксап кына йөрдем, авыртуга түзә алмагач, әнигә әйттем. Саба хастаханәсенә бардык, табиблар төгәл диагноз куя алмады. Безгә Казанга барырга киңәш иттеләр. Анда инде балаларда еш очрый торган Пертеса диагнозын куйдылар. Сул аякта барысы да яхшы, ә уң аякта сөяк белән таз сөяге арасында кимерчәк ашала башлаган икән. 1нче сыйныфка Яшел Үзәндә махсус мәктәпкә укырга кердем. 3 ел урын өстендә яттым. Башта үрмәләп йөрергә өйрәндем, аннан бер ел тернәкләндерү узгач, култык таякларына күчтем. 5нче сыйныфка инде авыл мәктәбенә укырга кайттым.
– Әти-әниләрегез сезнең янга килеп йөрдеме?
– Әти-әнигә чиксез рәхмәтлемен. Ял көннәрен бер дә калдырмыйча килергә тырыштылар. Әти колхозда эшли, акча юк заманнар. Әти әнине станциягә илтеп куярга дип авыл буйлап кеше эзләгән. Хәлемне белешер өчен әни көннәрен юлда үткәргән. Әнинең дә балалар бакчасында хезмәт хакы зур түгел бит. “Балам башкалардан ким булмасын”, – дип йогурт, алма, тәм-томнар да алып килә иде. Юклык заманында да, мал-туар суеп, тернәкләндерү өчен корсетлар сатып алдылар. Әти-әни мине аякка бастырыр өчен бик нык тырышты, шуңа күрә сәламәтләгемнең кадерен беләм.
– Сезне ничек укыттылар соң?
– Зур палаталарда рәт-рәт тезелеп балалар ята. Яшел Үзәнгә бөтен республикадан авыру балалар җыелган иде. Хәрәкәтләнә алмасак та, безгә яхшы белем бирделәр. Укытучылар бүлмәгә кереп дәрес аңлатты. Ә без яткан килеш яза торган махсус тактага мисалларны теркәп бардык.
– Үзегезне жәлләмәдегезме?
– Тиздән аякка басам дигән уйлар белән яшәдем. Бу миңа көч биреп торды. Дөресен генә әйткәндә, үзебезне жәлләргә артык мөмкинлек тә булмады. Берсендә төшке аштан соң санитарка керде дә: “Крожки уберите”, – диде. Ул вакытта мин әле кечкенә, русчаны да аңлап бетермим. “Крожки” сүзенең нәрсә аңлатканын белмәгәч, “кружка” эзли башладым. Санитарка котыра, кызырып, бүртенеп чыкты, ә мин чынаяк эзлим. Төрле хәлләр булды инде. Әти-әниләр дә атнага бер тапкыр гына киләләр, аларны юксынасың. Авылга кайтып, малайлар белән футбол да уйныйсы килә. Тик хәрәкәтләнеп булмый...
– Балачакта бик авыргач, өйдәгеләр сезгә артык эш кушмагандыр инде?
– Авылда эшләмичә яшәп булмый бит. Беркайчан эштән курыкмадым. Бу сыйфатым тормышта бик ярдәм итте. Балаларымны да хезмәт сөючән итеп тәрбиялисем килә. Эштән курыкмаганнар югалып калмаячак. Әти-әнигә көчемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыштым. Мәктәптә укыганда әнинең кулы шешеп, гипс куйдыртуы хәтердә. Әти эштән кайтып җитә алмаганда, ике сыерны савып, малларны карап куя идем. Безне хезмәт белән тәрбияләделәр, шуңа күрә аякта нык басып тора башлагач, эштән читтә калмадым.
– Иҗат юлына ничек бастыгыз?
– Тормышымны сәнгать белән бәйләрмен дип уйламаган идем. Авыл хуҗалыгын яраткач, 9 нчы сыйныфтан соң көллияткә укырга керергә дә исәп бар иде. Шулай да, сәнгатьне ярату көчлерәк булды. Мәдәният институтына театр юнәлеше буенча укырга кердем. Шул ук елны эшкә урнаштым, әти-әниләрдән акча сорыйсым килмәде. Башта укырга кызык иде, яңа фәннәр, танышлар, дуслар. Ә 1 курсны тәмамлагач, бер урында таптанганымны аңладым. Салават Фәтхетдиновның курсына күчәргә этәрүче соңгы тамчы – режиссура укытучысы белән бәхәскә керү булды. Бөтен фәннәремне “5”кә бирдем. Режиссурага да ныклап әзерләндем, костюмнар таптым. Тик укытучы “4”ле генә куйды. Ул вакытта бу хәл күңелгә бик нык тиде, рәнҗедем. Салават Зәкиевичның “Уфтанма” җырын тыңлап авылга кайтып киттем. Икенче елга Салават Фәтхетдиновның курсына күчтем. Анда уку күпкә кызыграк та, иркенрәк тә иде.
– Илсөя Бәдретдинова белән Илфак Шиһаповның төркемендә эшләү сезгә нәрсә бирде?
– Төркемдә 6 ел чыгыш ясадым. Алмаз Мирзаянов, Рифат Зарипов, Вадим Захаров, Илдар Ямалиев, мин – барыбыз да Илфак абый белән эшләдек. Ул депутат белән депутатча, гади кеше белән гади сөйләшә белде. Илфак абый белән аралашу кызык иде. Ул бик укымышлы, гыйлемле шәхес иде. Китапның эчтәлеген Илфак абый сөйләсә, ул китапны укырга да кирәкми иде инде. Шундый оста итеп аңлатты, авызны ачып, онытылып тыңладык аны. Илфак абый мине эстраданың кагыйдәләре белән таныштырды. Аның белән тормыш әлифбасының асылына төшендек. Илсөя апа исә зәвыклы киенергә, сәхнәне тоярга өйрәтте. Аның белән икәү кием сайларга бара идек. Икесенә дә бик рәхмәтлемен. Университетта җырларга өйрәндем, ә төркемдә “каешландым”, тәҗрибә тупладым. Ул вакытта алган сабакларым бүген дә ярдәм итә.
– Илдар Ямалиев белән үзегезне юморда сынап карадыгыз. Ник туктадыгыз?
– Зинира белән гаилә коргач, бераз өйдә буласы килде. Ә мин 10-15 көн кайтып кермим. “Туйларда чыгыш ясыйсызмы?” – дип сораучылар артты. Илдар белән сәхнәдә бергә уйнагач, якын дуслар булдык. Ул төркемнән китәм дигәч, мин дә китәргә уйладым. Бергә "Кредит" юмор төркеме төзедек. Беренче елны авылларда 70-80 кешегә концерт куйдык. Ә икенче елны тамашачы кимеде. Гомумән, юмор өлкәсе бик авыр ул. Халыкка яңалык күрсәтергә кирәк. Әби-бабай, Былтыр белән Шүрәледән туйдылар, шул бер үк балык башын чәйнәргә ярамый. Керем булмагач, Илдар белән эшне туктаттык. Аннан таксист булып эшли башладым.
Дәвамы бар.
Фотолар: https://vk.com/zinirarizat_ramazanovlar
Комментарийлар