16+

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Бөтенләй башка кеше булып кайттым”

Татар кызы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстандагы «Ovoz» («Голос») проектында катнашып тамашачыларны тагын бер кат моңлы тавышы белән шаккатырды.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: “Бөтенләй башка кеше булып кайттым”

Татар кызы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстандагы «Ovoz» («Голос») проектында катнашып тамашачыларны тагын бер кат моңлы тавышы белән шаккатырды.

Ул дөньякүләмендә танылган үзбәк җырчысы Севара Назархан командасына эләгеп, бәйгенең ярымфиналына кадәр үтте. Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган «Гөлҗамал» җыры да «Голос» проектының иң-иңнәр исемлегендә дөньякүләм рейтингта ике тапкыр үз урынын алды. Татар халык җыры атнаның, ә соңрак айның иң яхшы җыры дип билгеләнде. Сәйдә белән күрешкәч, бу хакта сөйләшеп алдык.

– Бу проектта катнашырга әнием тәкъдим итте. Ул социаль челтәрләрдә утырганда, «Ovoz»ның рекламасын күреп алган. Үзбәкстанда «Голос» беренче тапкыр үткәрелде. Башта жюри әгъзалары белән танышып алырга булдым. Алар арасында Севара Назархан булуы куандырды. Мин аның иҗатын күптән күзәтәм, бик яратам. Гаризалар тутырып җибәрдем. Оештыручылар үзләре татарча җырларга тәкъдим итте. Әлбәттә, мин бик шат идем. Бу яктан Үзбәкстан проектында катнашу Россиянеке белән чагыштырганда җиңелрәк булды. Хәтта өченче турда Севара үзе танылган Канада җырчысы Селин Дионның җырын татар, үзбәк, инглиз телләрендә башкарырга тәкъдим итте. Без махсус шушы җырга аранжировка ясау өчен Алмаз Әсхәдуллинны Үзбәкстанга чакыртып, курай тавышларын яздырдык. Бу чыгышым проектта иң истә калган һәм күңелемә ятканнарның берсе. 

– Бу проекттан соң иҗатка карашларың үзгәрдеме?
– Мин бөтенләй башка кеше булып кайттым. Остазым Севараның эшен күзәтеп, сокландым. Ул һәрберебез белән аерым эшләргә вакыт тапты. Аның үз сүзе, үз фикер бар. Севара һәр чыгышны үзе контрольдә тотты. Миңа бу эш алымнары бик ошады, бу – өлге. «Ovoz»га кадәр иҗатта эксперементлар ясарга курка идем. Севара безгә кат-кат: “Миңа җырга кавер кирәк түгел. Мин һәрвакыт яңа башкаруга, яңгырашка шат. Җырны башкача ача аласыз икән, рәхим итегез”, - диде. Шул сүзләрдән соң, бу проекттан соң кыюлыгым артты. Чит ил җырына да татар моңын кертә алдык бит. 

– Соңгы елларда Россиянең “Голос” проектында бәхәсләр чыкты. Имеш, җиңү дөрес түгел. Бу яктан Үзбәкстанда бәйге гадел булдымы?
– Россиядә узучы “Голос” проектының беренче еллары бик гадел үтте, соңгы елларда гына нәрсәдер үзгәрде бугай. «Ovoz»ның ярымфиналында барысын да тавыш бирү хәл итте. Ә тавышларны бары Үзбәкстан номерларыннан гына кабул иттеләр, шуңа күрә мин махсус Үзбәкстанда иң популяр җырларның берсе “Онытма мине”гә клип төшереп ротациягә җирле телевидениега, радиога бирдем. Үзбәкстан тамашачысы бик нык җан ата дип әйтә алам. Барлык тавыш биргән кешеләргә рәхмәтлемен. Тавыш бирүнең дә үз сәяси нечкәлекләре булды инде. Әмма иң мөһиме – проектта катнаша алуыма, татар җырын дөньякүләм таныта алуыма шатмын. Бу үзе зур җиңү.

– Сәйдә, хәзер синең иҗатыңа игътибар аеруча зур. “Йолдызлык чире”ннән саклану өчен нәрсә эшлисең?
– Белмим, мин андый чорны күптән үттем кебек инде. Аллаһка шөкер, “йолдызлык чире” белән авырганым булмады. Уңышка ирешүем, минем шәхси җиңүем генә түгел, мөмкинлектән файдаланып тагын бер кат әти-әниемә, якыннарыма зур рәхмәт әйтәсем килә. 

– Дусларың күпме?
– Танышлар күп инде, әмма якын дусларым өчәү генә. Гомумән, якын дуслар күп булмый дип уйлыйм.

– Уку, чыгышлар, яңа проектлар... Шәхси тормышка, ялга вакытың каламы?
– Мин ял итәргә дә тырышам. «Ovoz» апрельдә үк башланды. Бер ай Казанга кайтмыйча торырга да туры килде. Казанымны бик сагындым. Ә Үзбәкстанда буш вакытым булганда бераз ял итәр өчен массажга йөрдем. Бу, чыннан да, арудан бераз булыша.

– Димәк, сине татар дискотекаларында күреп булмый?
– Миңа ул кызык та түгел. Өйдә бер үзем генә рәхәтләнеп музыка кушып бии алам. Тынычлыкның кадерен беләм. Фильм, сериаллар карарга яратам.

– Шәхси тормышың белән кызыксынучылар да күп. Әлегә син үзеңне күбрәк иҗатка багышлыйсыңмы?
– Элек танышырга теләп рус һәм татар егетләре генә яза иде. «Ovoz» проектыннан соң, бик күп сораулар үзбәк телендә килә. Иҗатымны күзәтүче аудитория артты, шуңа күрә ике ил тамашачысы өчен дә эшлисе килә. Тиздән үзем өчен яңа стильдә үзбәк телендә җыр чыгарачакмын. Үзбәкстанда яшьләр эстрада җырларын яратып тыңлыйлар, шуңа күрә мин дә үземне сынап карарга булдым. Тиз, бии торган җыр булачак. Шулай ук проект катнашучылары белән дә дуэт яздырасым бар. 

– Димәк, шәхси тормышка күз йомып торасың?
– Әлегә проектларым, иҗатым өстендә эшлим. 6 декабрьдә “Пирамида” концертлар залында концерт оештырырга планлаштырабыз. «Ovoz»да катнашучыларны да чакырып, Үзбәкстан һәм Татарстан арасында тыгыз элемтәләрне күрсәтәсем килә.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading