16+

Сиринә Зәйнетдинова: «Безне кызыбыз кавыштырды»

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән әңгәмәбезне дәвамын тәкъдим итәбез.

Сиринә Зәйнетдинова: «Безне кызыбыз кавыштырды»

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова белән әңгәмәбезне дәвамын тәкъдим итәбез.

- Сиринә, элек “Әтинең төшкә кергәне юк”, - дип әйткән идегез. Бер тапкыр да кермәдеме?
- Әтинең әле дә төшкә кергәне юк. Бер генә тапкыр булса да, төшкә керсә иде. Әнинең, сеңелләрнең төшләренә кергәне бар. Миңа бер дә кермәде. Миңа әйтәсе сүзләре юктыр, күңеле тыныч, риза булып ятадыр, дип өметләнәм.

- Быел да гаиләгезгә кайгы килде. Сеңлегезнең ире Рөстәм МХОда һаләк булды. Аны соңгы юлга озата алдыгызмы?
- Норлатта 13 декабрь МХОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән концерт куйдык. 12се көнне Рөстәмнәр штурмга керделәр. Концерт алдыннан сеңлем: “Рөстәм чыкмады, эвакуация көтә”, - дип хәбәр итте. Без декабрьдән алып июньнең ахырына кадәр кияүне көттек. Исән-сау дип өметләндек. Дус егетләре тагын штурм ясап, Рөстәмебезне алып чыга алдылар. Тик ул мәрхүм иде инде. Ул бер генә тапкыр ялга кайтты, соңгы очрашуыбыз икәнен кем белгән бит? Бик озак, зарыгып көткән балаларын да күрә алмыйча китеп барды. Сөләйманга 10 ай инде, гел әтисе инде, бигрәк нык охшаган. Бик авыр булса да, яшәргә кирәк. Тормыш дәвам итә. Рөстәмнең урыны оҗмахта булсын. 

- “МХО барганда концертларны туктатырга кирәк”, - дип әйтүчеләр бар. Сез нинди фикердә?
- Андый сүзләрне ишеткәч, мәрхүм кияүне күз алдына китерәм. “Сиринә, нәрсә генә булса да, җырларга кирәк”, - дип әйтер иде ул. Төшенкелеккә бирелгән чакларда, кыен вакытларда җыр ярдәм итә. Шәхсән үзем кәеф булмаганда, моңсу чакларда бию көйләрен куям. Шуннан энергия алам төсле тоела. Кайбер кешеләр: “Сәхнәгә чыгалар да бәйрәм итәләр”, дип уйлый. Ни өчендер халык җырчы - төпле һөнәр дип кабул итми. Югыйсә, бу бик чыгымлы, күп энергия таләп итә торган эш. Сине танып-белсеннәр, җырларыңны тыңласыннар өчен сәләт кенә җитми, эшләргә кирәк. Артистны югары дәрәҗәдә сәхнәдә җырлау гына үстерә ала. Банкет, туйларда чыгыш ясау түгел. Ә хәзер аерым концерт кую җиңел генә бирелми. Артистлар күбәү, көндәшлек тә зур. Шулай да җырларсыз, сәнгатьсез яшәү кыен булыр иде. Матур көйләр, классик әсәрләребез булмаса, кайгы килгән кеше тагын да ныграк кайгырыр иде. 

- Сиринә, хәзер конкуренция зур, һәр артист шаккаттырырга тырыша. Сез ничек шаккатырачаксыз?
- Башкалар артыннан куарга, шоу ясарга тырышмыйм. Күңелемдә булган моңымны, җырларымны тамашачыга җиткерәсем килә. Репертуар сайлаганда сүзләргә бик игътибар итәм. Аннан көе дә тавышыма ятышлы булуы мөһим. Җырлар халыкка якын, мәгънәле булсын дип тырышам. Тамашачы концертка килгәч, кушылып җырлап, күңелен бушатуын телим. Бәлки, шуның белән аерылып торамдыр. Әлбәттә, хәзерге Сиринә Зәйнетдинова булуым еллар дәвамында үз өстемдә эшләүнең нәтиҗәсе. 14 ел Казан шәһәр филармониясендә солистка булып эшлим. Миннән: “Филармониядән китмисеңме?”- дип сораучылар да бар. Әлегә бу хакта уйлаганым да юк. Бик күркәм коллективта эшлим, шөкер. Казан шәһәр филармониясендә эшләү мине күпкырлы артист буларак чыныктырды. Балалар өчен спектакльләрдә дә уйныйбыз, мәдәни чараларда да чыгыш ясыйбыз. Иң мөһиме эшсез утырмыйбыз, дип әйтәсем килә.  

- “Бер ватылган савытны кире төзәтеп булмый”, диләр. Сез аны да төзәтә алгансыз. Ирегез белән аерылышып, 10 елдан соң янәдән кавыштыгыз. Бер-береңә ярашу чоры булдымы?
- Безнең арада булган барлык үпкәләрне, кимчелекләрне аңлашылмаучанлыкларны онытырга сүз бирдек. “Бүгеннән без чиста яңа биттән башлыйбыз. Элек булганнар артта кала”, - дидек. Шул сөйләшүдән соң, көнләшеп, үткәннәрне искә алганыбыз булмады. Бер балык башын чәйнәгәндә, кушылуның сәбәбе бармы соң? Бик матур аңлашып яшибез.

- Якыннарыгыз бу адымыгызга каршы килмәдеме?
- Безне кызыбыз кавыштырды. Беркем каршы килмәде. Ике яктан да әти-әниләр бер тапкыр да авыр сүзләр әйтмәделәр. Бу вакытта да безгә гаилә терәк булды, мин аларга бик рәхмәтлемен.

- Ирегезнең игезәге бар бугай. Аларның охшаш яклары күпме?
- Әйе, Айратымның игезәге бар. Алар бик охшаганнар. Хәзерге вакытта Айратның игезәк сыңары һәм абыйсы да МХО зонасында. 

- Кызыгыз Ильвина бик матур җырлый. Киләчәктә сәхнәдә чыгыш ясарга телиме?
- Безнең өйдә тәүлек буе җыр тынмый. Ильвина лингвистка укыса да, уку йорты чараларында ансамбль белән чыгыш ясый. Аның сәхнәгә, иҗатка тартылуына бер дә каршы килмим. Табигатьтән бирелгән сәләте дә, матурлыгы да, моңы да бар. Ильвинаның телләр өйрәнәсе килде, “сәхнәдә чыгыш ясарга беркайчан соң түгел”, - диде ул. Хәзер инглиз, төрек, француз телләрен үзләштерә. 

- Сез таләпчән кешеме?
- Мин йомшак кеше. Сабыр итәм, түзәргә тырышам. Мине кыздырып җибәрү кыен. Тик ышандырып, сүзендә тора алмаганнарны бер дә яратмыйм. Аны бик авыр кичерәм, ул кеше белән бүтән аралашмаска да мөмкинмен. Алдый да белмим, дип әйтер идем. Нәрсәдер ошамаса, шунда ук йөземә чыга. 

- Гаиләгездә кайсыгыз романтик?
- Айрат, гомумән, эмоцияләрен күрсәтми торган кеше. Бер әйткәндә, бик матур, җылы сүзләр әйтә. Мәсәлән, туган көн белән котлаганда. Көн саен “кәнфитләнеп” тормый ул. Миңа булган хисләрен күбрәк гамәлләре аша күрсәтә, исбатлый. Айрат - чын ир-ат. Гаиләдә романтика өчен мин җавап бирәмдер. Икәү генә берәр ресторанга барырга һәм башка шундый рухтагы тәкъдимнәр күбрәк миннән чыга. Кулга-кул тотынышып йөрергә яратабыз, бу романтикамы соң? (көлә) Яратышып, сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading