Андый җырчылар турында “моң чишмәсе” диләр. Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова да шундыйлардан.
Аның моңлы тавышы, мәгънәле җырлары тамашачы мәхәббәтен яулап алды. Кеше юкка гына моңланмый шул. Сиринә Зәйнетдинованың да язмыш юлларында сикәлтәле борылышлар бихисап. Тормыш аны һаман сыный.
- Кечкенә Сиринә нинди иде ул?
- Мин бик шук бала идем. Су коенырга, велосепедта элдертергә бер дә курыкмый идем. Бик кечкенә булсам да, юл аркылы чыгып күрше апаларга кунакка кереп киткәнем хәтеремдә. Шулай да таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә курка идем. Үсеп җиткәч, концертлар куеп, зур сәхнәләрдә чыгыш ясармын дип бер дә күз алдына китермәгән идем. Хәтта кешенең күзенә карарга, сүз башларга оялдым. Тыштан бик тыйнак күренсәм дә, эчемдә ут иде. Аллага шөкер уеннан уймак чыкканы булмады инде. Безнең өйдә “вакытында кайтырга” кагыйдәсе бик төгәл эшли иде. Бераз гына соңга калып кайтсаң да, икенче көнне әти урамга чыгармый иде. Хәзер тормышымда әти-әнинең тәрбиясе аеруча нык чагыла. Мин соңга калырга оялам, андый вакытлар булса, үземне уңайсыз хис итәм. Бу балачактан килгән гадәтемдер. Хәзер үзем әни булгач, әти-әнинең борчуларын аңлый башладым.
- Яшүсмер вакытта һәркемнең үзенә охшамаган яклары булгандыр. Хәзер аны үзгәртергә мөмкинлек тә бар. Нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?
- Без бик мәхәббәтле гаиләдә үстек. Әти-әни безне кочаклап, сөеп, назлап торды. Аларның җылысын тойдык. Бәлки, шуңа күрә дә комплексларыбыз күп түгелдер. Дөрес, хәзер тышкы кыяфәтне үзгәртергә юллар шактый. Мин тешләремне турайтыр идем, мөгаен. Кемдер теш арасын тигезләргә кирәк ди, ә кемдер, киресенчә, ул синең “изюминка” дип әйтә. Иремнең дә: “Теш араң матур”, - дип әйткәне бар. Безгә “минус” кебек тоелган сыйфатларыбыз, башкалар өчен бик матур булып тоелырга мөмкин бит. Шәхсән үзем тешләремне генә бераз үзгәртер идем. Тулаем алганда мин үземне яратам. Дәү әни: “Балам, Аллаһы Тәгалә сиңа матурлыгыңны биргән, шуңа шөкер ит”, - дип кабатлый иде. Хастаханәләрдә, интернатларда еш чыгыш ясыйбыз. Шунда барып гыйбрәт алып кайтам, сау-сәламәт булуыма, ике кулым, аягым булуына шөкер итәм. Тормышта барысы да без теләгәнчә генә бармый. Мәрхүм әтиемнең дә малай тәрбиялисе килгән. Ә без өч кыз үстек. “Юк инде, дүртенче балага бармыйбыз. Өч алтыным бар. Дөньяда иң бәхетле кешеләрнең берсе мин”, - дип әйтә иде әти. Ул барыннан да канәгать була белде. Аның бу сыйфаты миңа да күчте. Җырчы кешегә нинди генә сүзләр язмыйлар бит. Берсен дә укымыйм, игътибарга да алмыйм.
- Күңелгә тигән сүзләр барыбер булгандыр?
- Бөтенләй битараф булу мөмкин түгел, әлбәттә. Әмма мин 1-2 минут кына борчылып алам. “Ошамагач, ник видеоязмамны карады икән? Сүндереп тә була бит”, - дип уйлыйм да, онытам. Сөйләүчеләр дә булсын, гел сөйләмәсәләр дә начар бит (көлә).
- Әтиегезнең вафатына 2 ел булган. Гаиләгез өчен бик зур югалту. Әниегез авылда үзе генә яшиме?
- Сеңелләрем белән Казанда яшибез, шуңа күрә әнкәй кышларын безгә кунакка килә. Оныкларына да әбиләре килгәч рәхәт. Безнең дә күңел тыныч, әнкәйне кунак итәбез, бераз ял иттерергә дә тырышабыз. Карлар эри башлагач, әни авылга ашкына башлый инде. “Бакчада эшләрем бар”, - ди. Әтине дә туган авылда җирләдек, шуңа күрә аның янына да кайтасы килә. Әни әтине бик юксына. Алар бер-берсен бик яратышып яшәделәр. Әти вафатыннан соң беренче ел бигрәк кыен булды. Әнкәй дә: “Гел күз алдымнан китми”, - дип әйтә иде. Хәзер инде без дә, әни дә әтинең кире кайтмавына инандык. Әмма аны искә алмаган көнебез юктыр.
Дәвамы бар
Комментарийлар