Гаиләдә төп тәнкыйтьче кем? Гаилә әгъзалары музыка коралы булса, нәрсә булыр иде?
Эстрада җырчыларыннан гаиләдәге традицияләр, аралашу ысуллары турында сораштык.
Гөлназ Шәрипҗанова:
– Әллә нинди бәйрәмнәр бар икән. Шәп бәйрәм бу! Безнең гаилә традициясе бик гади: ресторан-кафеда бик сирәк ашыйбыз, гел кичен өйдә бер өстәл артына җыелабыз. Илсур йә мин кичке аш әзерлибез, балалар белән бергә рәхәтләнеп көн дәвамында булган хәлләрне сөйләп, серләшеп алабыз. Аерым-аерым ашау юк. Безнең гаилә бик кунакчыл да. Туганнарыбыз, якыннарыбызны еш кына кунакка чакырабыз.
Зур-зур сәбәпләр уйлап табып тормыйбыз, болай гына да күрешеп алабыз. Балаларыбыз бер-берсен белсеннәр, аралашып үсеннәр өчен тырышабыз. Гаиләдә төп тәнкыйтьче — Илсур. Тәртип, төгәллекне ул контрольдә тота. Гастрольләрдә вакытта телефон аша элемтәдә торабыз.
Кайтканда балаларга тәм-том алып кайтырга тырышабыз инде. Музыкаль инструментларга килгәндә, мин гаиләбезне кызыбыз Рәйханның уенчыгы белән чагыштырыр идем. Анда бөтен музыка кораллары тавышы да тупланган. Кайвакыт сине ишетсеннәр өчен барабан да булып алырга кирәк, кешене юмалап салмак көй уйнар өчен фортепиано да булырга кирәк.

Рәфис Кәлимуллин:
– Аена бер тапкыр булса да, без гаилә белән табигатькә чыгабыз. Гаиләбез кечкенә булса да, кичке ашка бер өстәл артына җыелабыз. Ике якны да тигез күреп, кунакка кайтабыз. Гаиләдә артист булгач, әлбәттә, гел иҗат турында сөйләшәбез, фикер алышабыз. Ә гаиләдә төп тәнкыйтьче — ул мин. Әмма каты бәрелә торган гадәтем юк. Без көн дәвамында да гаилә белән гел элемтәдә.
Мин гастрольләрдә булганда кызым укырга барганда һәм кайтканда шалтырата. Гастрольдән өйгә кайтканда инде, бүләк иткән чәчәк бәйләмнәрен күтәреп кайтам һәм кибеттән тәм-том алам. Гаиләдә ике кыз, тормыш иптәшем һәм кызым, шуңа чәчәкләрне икесенә бүләк итәм.
Гаилә әгъзаларын музыка кораллары итеп күз алдына китергән юк иде әле. Кызым — быргы булыр иде. Кирәк вакытта бар дөньяны яңгыратып сызгырып та куя, шул ук вакытта тыйнак та була белә. Тормыш иптәшем — скрипка. Тавышы югары, шуңа күз алдына скрипка килә. Ә мин — кәеф өчен, шуңа баян. Нинди генә кәефтә булсам да, уйныйм.

Дилә Нигъмәтуллина:
– Безнең гаиләдә барлык туганлык хисләрен тотып торучы кеше — ирем. Үзенең туганнары белән дә аралашып тора, минем туганнарны да барлый. Барыбызны җыя. Һәр җәй бар туган-тумача белән саф һавада бәйрәм үткәреп алабыз. Бу безнең матур традициябез. Тулаем, кичләрен бергә кичке аш ашарга тырышабыз.
Иртә белән алай җыелып булмый, һәркем үз эше белән чаба. Ә кич — гаиләнеке. Гаиләдә төп тәнкыйтьче — ирем. Ул барысын контрольдә тота. Хәзер кулыбызда гел телефон булгач, күбрәк аның ярдәмендә хәбәрдар торабыз.
Туганнар чатлары бар. Фото-видео барысын төшереп күрсәтәбез. Якын кешеләргә сөйләп кенә түгел, күрсәтеп тә торасы килә. Гастрольләрдән мин гел берәр сувенир алып кайтам. Бу минем шәхси традициям. Истәлеккә кала торган әйберләрне җыярга яратам. Музыка коралларына килгәндә, кызым Сәфинә — флейта. Ул бик зифа, нечкә күңелле кеше. Мин — гитара, ә ирем — барабан!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар