16+

“Таушалып беткән берәр колхозга председатель итеп куйсалар, шуны күтәрер идем...”

Бүгенге самими бәйрәм – хыялларны чынга ашыру көне белән барыгызны да тәбрик итәбез, дуслар! Барлык уй-теләкләрегез, матур хыялларыгыз тормышка ашсын дигән теләктә калабыз!

“Таушалып беткән берәр колхозга председатель итеп куйсалар, шуны күтәрер идем...”

Бүгенге самими бәйрәм – хыялларны чынга ашыру көне белән барыгызны да тәбрик итәбез, дуслар! Барлык уй-теләкләрегез, матур хыялларыгыз тормышка ашсын дигән теләктә калабыз!

Ә яраткан җырчыларыбызның балачакта тормышка ашмый калган нинди хыяллары бар? Хәзер нәрсә турында хыялланналар? Барысын да сораштык, белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез!

Гүзәл Әхмәтова 2 яшьтән сәхнәдә! “Үскәч кем буласың килә?” дип сорагач та, ул һәрвакыт “артист, җырчы”, дип җавап бирә торган була. Күреп торасыз, Гүзәлнең хыялы чынга ашкан. “Бәләкәй чактагы барлык хыялларым да тормышка ашты. Тик тимераякта шуганым юк. Бер тапкыр булса да тимераякка басып карыйсым килә”, - дип көлә җырчы. Бу кышта, һичшиксез, Гүзәл Әхмәтова бу хыялын да тормышка ашырыр дигән өметтә калабыз.

Ризат Рамазановның балачак хыяллары бик үзенчәлекле булган, дуслар. “Баштарак казылык заводы директоры буласым килде, аннары торт заводының башлыгы булып хезмәт кую теләге уянды. 10 сыйныфта исә авылда сөт җыючы булып эшлисем килде, хәтта колхоз председателе булу теләге дә бар иде”, - дип тезеп китте гаилә башлыгы. “Бүген таушалып беткән берәр колхозга председатель итеп куйсалар, шуны күтәрер идем. Авыр хезмәт икәнен беләм, тик авыл хуҗалыгын бик яратам, бу эшкә бар көчемне куярга әзермен”, - ди Ризат. Кем белә, бәлки берничә елдан Ризатны колхоз председателе итеп күрербез яки Рамазановлар үзләренең гаилә фермасын булдырыр. 

“Ничә яшьтә булса да, кеше һәрвакыт хыялланып яши. Ул хыял-теләкләрнең барысы да тормышка ашып бетсә, кызык булмас иде”, - дип сүзен башлады Илназ Баһ. “Кечкенә чактагы хыялларны тормышка ашырган Аллаһ Тәгаләгә, әти-әнигә рәхмәт. Балачакта булып бетмәгән кайбер моментларны хәзер чынга ашырабыз, барысының да үз вакыты”, - ди җырчы. 

“Шәһәр баласы булсам да, күңел нигәдер атларга тартылды. Атларга утырып йөрисе килде. Хәтта рәсемнәрдә дә атлар ясап утырганым әле дә истә”, - ди Динара Сәетбатталова. Хыял әлегә чынга ашмаса да, өмет бар, дип өсти җырчы!

“Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм. Балачактагы барлык хыялларым да чынга ашты”, дип сүзен башлады Алсу Абульханова. Тик кешегә булганы гына аз булып тоела, дигән сыман, җырчының да яңадан-яңа хыяллары туып кына тора. “Глобаль зур хыялларым, Аллага шөкер, тормышка ашты. Һәрбер кеше сыман вак-төяк планнарны чынга ашыру теләге бар, әлбәттә: машина яңарту, зуррак фатир алу, чит илләргә сәяхәт итү, яңа телләр өйрәнү, кызыклы китап уку һ.б. Тик иң зур хыял хәзерге көндә – балаларымның хыяллары тормышка ашу”, - ди җырчы. 

Нияз Сафиуллинның кечкенә чагында шофер буласы килгән. “Берәр текә абзыйны зур джипта йөртергә хыяллана идем”, - ди җырчы. Хәзер исә Нияз мондый хыяллар белән яшәми, бүгенге көндә аның төп максаты – татар халкына үз җырларын ишеттерү. 

Рифат Зарипов әлеге мизгелдә Сочи шәһәрендә төрле матур һәм кызыклы җирләр буйлап экскурсиядә йөри булып чыкты. “Балачактагы хыяллар онытылгандыр инде ул. Шушы берничә ел эчендә парашют белән сикерү теләге бар иде. Монда Айрат Ильясов тарзанкадан сикерергә куша (көлә). Минем чират килеп җиткәч, бер дә сикерәсе килмәде. Бу хыял – юләр хыял булган икән”, - ди Рифат. Димәк, тормышка ашмый калган хыяллар да – бары тик яхшыга гына, дуслар. Шулай дип үзебезне юатабыз һәм алга атлыйбыз!  

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading