Татар эстрадасы артисты Винарис Илъегет белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Минем кебек яши алучылар сирәктер. Акча ягыннан әйтмим. Минем кебек кешеләрне, дөньяны, тормышны яратучылар, аның кадерен белүчеләр бик сирәк. Һәрвакыт кеше хәленә керә беләм, хәлдән килгәнчә ярдәм итәм", - ди ул.
– Кечкенә Винарис нинди иде ул?
– Бик шук булдым. Балачактан кызыксынучан булып үстем. Җырладым, биедем, театр түгәрәгенә йөрдем. Пермьнең 81нче рус мәктәбендә укыдым. Параллель рәвештә музыка мәктәбендә белем алдым. Сәнгать мәктәбендә дә укыдым. Өченче сыйныфта укыганда, Россиядә бердәнбер булган малайлар хор мәктәбенә җибәрделәр. Аны тәмамлавым белән горурланам, аннан бик күп белем, тәҗрибә алдым. Вокал буенча башка бер җирдә дә укымадым. Пермь дәүләт мәдәният институтының режиссура кафедрасын тәмамладым. 2000 елдан бирле Казанда яшим, Казанны бик яратам.
– Винарис үз исемеңме?
– Мулла кушкан исемем – Винарис. Паспорттагы исемем – Блехер Виталий Ефимович. Сәхнә исемем – Винарис Илъегет. Илъегет сүзе әнинең кыз фамилиясеннән алынды. Ул Ильзигитова иде. Казанга килгәч, Хәмдүнә апа Тимергалиева алай артык озын була дип, Илъегет булып чыгарга тәкъдим итте.
– Ислам диненнән православие диненә күчүең дөресме?
– Дөрес. Мин – татар, татарларны үлеп яратам. Әмма 26 яшьләр тирәсендә динне алыштырдым. Сүз дә юк, әти-әни каршы булды. Әмма бу гамәлемнең билгеле сәбәпләре бар. Мин моңа озак килдем.
– Яшь чагыңда өйләнүең турында әле дә күпләр белми...
– 17 яшемдә бер кыз белән таныштым да никах укыттык. Өч ел тирәсе яшәгәннән соң аерылыштык. Гаилә таркалуда бәлки һәркайсыбыз үзен гаепле дип саныйдыр. Әмма андый чакта ике як та гаепле була. Ул Пермьдә яши, безнең аралашкан юк.
– Ә хәзер син өйләнгәнме?
– Бер татар кызы белән яшим. Дөрес, мөнәбәсәтләрне рәсмиләштермәдек. Без 15 елдан артык таныш. Ире белән аерылышканнан соң, кушылырга булдык. Күпләр ялгызлыктан курка, мин курыкмыйм. Картлыгымны тәэмин итү, олыгайган көннәремне яхшы шартларда үткәрү өчен тырышам, эшлим. 85 яшькә кадәр яши алсам иде дип телим.
– Балалар алып кайтырга да теләмисеңме?
– Кеше гомер буе бала тәрбияли, гомерен шуңа багышлый. Ә көннәрдән бер көнне ул бала өйдән чыгып китә дә, әти-әнисе турында уйлап та бирми. Балалар дип “үлеп” китмим. Кирәк булса, балалар йортыннан алырмын. Менә анда тәрбияләнүче балаларга, чынлап та, ярдәм кирәк. Әти балалар йортында үссә дә, менә дигән кеше булды. Танышларым арасында да бала алып тәрбияләүчеләр бар.
– Хәмдүнә Тимергалиеваны икенче әниең дип әйтә идең...
– Үзе дә бит: “Бу минем малай”, – дип әйтә иде. Без туганнар кебек булдык. Алар әни белән дә дус иде. Хәмдүнә апа белән эшләгәндә, әнинең күңеле һәрвакыт тыныч булды. Шулай килеп чыкты ки: башта әниемне җирләдем, аннары икенче әнием Хәмдүнә апа китеп барды. Бик авыр булды. Әни үлгәннән соң кисәк ябыктым, 30 килога якын авырлыкны ташладым.
– Винарис, син бит әле җырчы гына түгел, эшмәкәр дә...
– Оештыру сәләте күптәннән бар. 17 яшемдә Пермьдә татар клубы оештырган идем. Аннары аерым бина алып, татар дискотекалары үткәрдем. Бүген Казанда банкет залы белән кафе тотам. Аллаһка шөкер, бу өлкәдән ярыйсы гына акча керә. Аннан соң быел бик күп концертларда, Сабан туйларында чыгыш ясадым. Активлык берничә тапкырга артты, шуңа сөенеп туя алмыйм. Сорау булгач, бәя арта. Әмма чыгымнар да артты. Әйтик, элек 30-40 мең сумлык костюм тектерсәм, хәзер 70-80 мең сумга төшә. Җыр аранжировкасы да 50 мең сум тирәсе тора.
– Дусларың бармы?
– Эстрадада дусларым юк, әмма барысы белән дә аралашам. Ә болай 5-6 дустым бар. Бу – еллар белән сыналган дуслык, чөнки бер-беребезне инде 20 еллап беләбез. Һәркайсына озын гомер телим.
– Нинди шөгыльләрең бар?
– Сәяхәт итәргә яратам. Чит илгә түгел, Россиянең тарихи шәһәрләренә йөрим. Тәмле ризыклар пешерергә һәм тәмле итеп ашарга яратам. Балачактан бәрәңге белән иткә гашыйкмын.
– Винарис, “кеше язмышны сайламый, язмыш кешене сайлый”, дигән сүз белән килешәсеңме?
– 100 процент килешәм! Язмышыма бик рәхмәтлемен, мин – бәхетле кеше. Минем кебек яши алучылар сирәктер. Акча ягыннан әйтмим. Минем кебек кешеләрне, дөньяны, тормышны яратучылар, аның кадерен белүчеләр бик сирәк. Һәрвакыт кеше хәленә керә беләм, хәлдән килгәнчә ярдәм итәм. Һәм, киресенчә, әгәр кеше бәхетле икән, аның өчен ихластан сөенәм.
Комментарийлар