16+

Винарис Илъегет: «Янымда булса, улының бәхетле тормыш итүенә шат булыр иде»

Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет туган көнен билгеләп үтә.

Винарис Илъегет: «Янымда булса, улының бәхетле тормыш итүенә шат булыр иде»

Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет туган көнен билгеләп үтә.

Аңа 46 яшь тулган. Җырчыны гомер бәйрәме белән котлап хәбәргә чыктык.

– Иртәнге сәгать 1 дән үк котлаулар ирешә башлады. Туганнарым, якыннарым, яраткан тамашачым... Быел туган көнне үткәрмим дигән идем, шулай да бүләкләр җибәрәләр. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә барысына да. Быел туган көн гаилә кочагында уза, шөкер. Лилия һәм якыннарым белән кич утырачакбыз. 

– Лилия ханым нәрсә бүләк итте?
– Бүләкне бирмәде әле. Лилия бик юмарт кеше ул. Беркайчан да начар бүләк бирми, кирәклесен сайлый белә. Минем өчен әти-әнием янымда булудан да зур бүләк юк инде. Кызганыч, бу мөмкин түгел... Әти-әниләр гомер бүләк итте. Тормышларын мине тәрбияләүгә багышлады. Моннан да зур бүләк булмыйдыр. Өйдә әниемнең сурәте диварда эленеп тора. Һәр көнне шул сурәткә карап, әнине искә алам. Бүген иртән уянгач, аннан сүз белән аңлата алмаслык җылылык тойган кебек булдым. Әни – йөрәгемнең түрендә. Бүген янымда булса, улының сау-сәламәт, бәхетле тормыш итүенә шат булыр иде дип уйлыйм.

Фото: https://vk.com/ilyeget

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading