Җырчы Илсур Шәрипҗанов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.
- Җырларны сайлауда ялгышканыгыз бармы?
- Андый вакытлар булгалый. Җырның көен берничә тапкыр яңадан яздырдык. Әлбәттә, бу артык чыгымнар. Бер җырыбыз дискотекада да, концертта да җырларлык булмады. Аерылышу турында булгач, туйларда да башкару мөмкин түгел. Хаталарны исәпкә алдык. Кем өчен һәм кайда җырлаудан чыгып эш итәргә кирәк.
- Парлы җырчылар эстрадада күбәйде. Көндәшлек сизәсезме?
- Җырлы гаиләләр элек тә бар иде. Эстрадада күп кенә парлы җырчылар белән дустанә мөнәсәбәтләрдә торабыз. Әлбәттә, башкаларның иҗатын күзәтергә, кызыксынырга кирәк. Үз җырыңны тыңлап кына алга атлап булмый. Сәхнәдә тормыш иптәшең белән чыгыш ясауның уңай яклары күп. Беренчедән, ике исемне танытып була. Икенчедән, традицион гаилә кыйммәтләрен, татар телен популярлаштырабыз. Икебез дә мәдәният өлкәсе буенча уку йортын тәмамлаган, белемле кешеләр. Безнең эстрадада чыгыш ясарга хакыбыз бар.
- Эстрадада нәрсәне үзгәртергә телисез?
- Соңгы елларда татар эстрадасы яңа үсеш дулкыны кичерде. Үз юлларын башлаучы башкаручылар да җырларын сыйфатлы итеп яздырырга тырыша. Безгә өлкән яшьтәге композиторлар җырларын тәкъдим итәләр. Иҗатыбызга игътибар биргәннәре өчен рәхмәт, әмма кайберләренең көйләре заман таләпләренә туры килеп бетми. Хәзер артист тамашачыны түгел, ә тамашачы артистны тәрбияли. Барыбер кешенең теләкләрен чынга ашырырга тырышасың. Бәлки, бу дөрес тә түгелдер. Халыкның тормышы кыен. Безнең чыгышларыбызны күреп, аларның мизгелгә генә булса да кәефе күтәрелсен иде. Сагышлы, моңлы җырларны да кире какмыйм. Хәзер тамашачының сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән.
- Кредитларыгыз бармы?
- Кредит алуга каршы булсам да, бар. Фатирга ремонт ясаганда да кредитлар алырга туры килде. Гомумән, беренче тапкыр кредит алуым күңелдә начар хатирәләр калдырды. Студент вакытта дустым минем исемгә телефонга кредитны рәсмиләштерергә сорады. Дуска ярдәм итмичә булмый инде. Телефон 15 мең тора иде. Төркемдәшем: “Үзем түләп барачакмын”, - дип ышандырды. Мин дә үземә кредитка телефон алдым. Дустымның кредиты буенча шалтырата башладылар. Ул: “Кредитны түләп бетердем”, – дип әйтте. Фатирга ипотека алыр вакыт җиткәч, төркемдәшемнең кредитын түләп бетермәве ачыкланды. 10 ел дәвамында процентлары да арткан иде. Аның кредитын үзем түләп бетердем.
- Хәзер дустыгыз белән аралашасызмы?
- Юк. Мин кешене бер генә сыныйм. Дусларым күп түгел. Үз сүзендә торучы, төгәл кешеләрне хөрмәт итәм. Дуслыктан файда алырга тырышучылар белән дә ныклы мөнәсәбәтләр корып булмый. Таяныч, терәк булырдай кешеләр күп түгел.
- Сез көнчеме?
- Көнләшкән вакытлар була инде. Гөлназга ир-атлар игътибар итә, билгеле. Ул үзе дә уйнап сөйләшергә ярата. Еш кына аңа “чикерткәләнмә” дип әйтеп куям. Мин үземнең сөйгән ярымны бүтән беркем белән дә бүлешергә теләмим. Кешенекенә - тимим, үземнекен - бирмим.
- Балаларыгызның исемнәре бик матур. Ничек сайладыгыз?
- Беренче баланың кыз булуын теләдем. Хыялларым чынга ашты, шөкер. Башта Сөембикә исемен кушасы идек. Аның язмышында аянычлы мизгелләр булгач, башка исем сайладык. “Башваткыч” тапшыруына бардык. Газинур Фәйзуллинның кызы Асель икән. Сөембикә белән Асель исемнәрен бергә куштык та, Асылбикә килеп чыкты. “Андый исем кушмагыз, озын”, - дип әйтүчеләр булды. Бер авырлыгын да күрмибез, кызыбызга яратып Асыл, Бикүш дип эндәшәләр. Малай туса, Минтимер исемен кушабыз дип сөйләштек. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевка хөрмәт йөзеннән. Без якташлар да бит.
- Өченче бала турында уйланасызмы?
- Берничә ел элек уйланган идек. Хәзер бу планнарны кичектереп тордык. Бәлки, балалар бераз үскәч уйлап карарбыз. Тормыш катлауланды, тотрыклылыкны сизәсе килә. Хатын-кызның иң беренче һөнәре – әни булу. Хәзер яшьләр карьера ясарга омтыла. Эштә зур уңышларга ирешкәнче 35 яшь тула. Бу вакытта кеше: “Миңа гаилә кирәкме?” - дип уйлана башлый. Иптәш өчен песи яки эт алучылар да бар. Дөрес аңлагыз, андый кешеләрне дә үпкәләтәсем килми. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
3
Иии Аллам Гельназга игьтибар итэлэр дигэн бит эле,да инде эт койрыгын кутэрмэсэ кем анын койрыгын кутэрсен!
0
0