16+

Җырчы Руслан Кираметдинов : «Балалар һаман әти кайтыр дип өметләнә»

Җырчылар өчен Сабан туйлар сезоны урак өсте.

Җырчы Руслан Кираметдинов : «Балалар һаман әти кайтыр дип өметләнә»

Җырчылар өчен Сабан туйлар сезоны урак өсте.

Без дә танылган җырчы Руслан Кираметдинов белән хәбәргә чыгып Сабан туе, гаиләсе, шәхси тормышы турында сөйләшеп алдык. 

- Руслан, хәлләрегез ничек? Социаль челтәрдә югалып тордыгыз.
- Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Мин бит социаль челтәрләргә еш кермим, алар белән яшәмим. 

- Бер карасаң, бу бит пиар өчен уңайлы мәйданчык...
- Анысы шулайдыр, юньсез әйбер бит ул. Мин андый мәгънәсез әйбер белән мавыкмыйм. 

- Сабан туйларында кайда чыгыш ясаячаксыз?
- Күп җирдә булам быел. Зәй, Балтач, Минзәлә районнарында да. Былтыр бер көндә 3-4 Сабан туенда чыгыш ясаган идем, алай җитешеп булмый, шуңа күрә быел көненә 2 Сабан туенда гына эшләргә булдым. 

- Үзегезнең туган якта чыгыш ясамыйсызмы?
- Юк, анда нишләптер чакырганнары юк. Үземнең авылымда бер бәйрәм оештырасым килә әле. Авыл көне шикелле, авылдашларга концерт ясап, бәйрәм ясыйсы иде. 

- Сабантуйлар үзгәрәме?
- Элек Сабан туен бер гармун белән ерып чыкканнар. Хәзер эшләргә шартлар күпкә уңайлы. Көчле җиһазлар, ут куелышы, сәхнә бар. Шулай да гореф-гадәтләребезне саклап кала алганбыз дип уйлыйм. Милли уеннар, көрәш бар.

- Көрәш яратасыз, димәк?
- Яр Чаллы командасы өчен чыгыш ясаган заманнар да бар иде. Хәзер дә көрәшне күзәтеп барам.

- Чаллы Сабан туена ник бармыйсыз?
- Зур Сабан туйларына йөрергә яратмыйм. Ни кереп, ни чыгып булмый. Шау-шу, ыгы -зыгы. 

- Сиринә белән дуэтыгыз да бик уңышлы бара. Аның ире көнләшмиме?
- Беренчедән, без үзара таныш. Икенчедән, бергә иҗат итәбез. Без бит кочаклашып, үбешеп ятмыйбыз. Барысы да тыйнак кына. 

- Балалар белән еш күрешәсезме?
- Уку вакытында атна уртасында балаларны алып китеп булмый бит. Ял көннәрендә күрештек. Әле узган атнада гына күрештек. Берничә көнгә үз яныма алып китәм. Алар минем белән үскән балалар бит. Сагыналар инде. 

- Балалар аерылышуны кабул иттеме?
- Юк, алар һаман әти кайтыр дип өметләнә.

 - Яңа йөргән кызым бар дигән идегез, дөресме?
- Андый әйбер әйткәнем булмады. Бу минем шәхси тормыш.

- Вадим Захаров белән видео төшергән идегез. “Нәрсә сөйләргә белмәсәң, еларга кирәк”, -  дигән сүзләр булды. Аларның Ильмира Нәгыймовага катышы бармы?
- Юк инде. Анда аның исеме әйтелдемени? Кемдер социаль челтәргә нәрсәдер куеп: “Менә миннән көләләр, имеш”, - дисә, бу аның фантазиясе дөресен генә әйткәндә. Монда беркем дә, беркемнән көлмәгән.

- Бу хәлдән соң сезгә хейт булдымы?
-  Белмим, мин андый әйбергә игътибар бирмим бит. Төрле кеше төрлечә яза, миңа барыбер. 

- Эстрадада якын дуслар бармы?
- Якын дустым дип якташым Рамил Галимҗановны гына атый алам. Эстрадада дуслык юк ул һәм беркайчан булмаячак! Бергә фотога төшү - аралашуга тиң түгел. Кеше барыбер көнләшә.

- Җырчылар бер-берсен котлашалар да бит.
- Пиар ысулы гына инде бу. Анда дуслык юк. 

- Киләсе сезонга әзерлек ничегрәк?
- Әлегә җырлар туплыйм. Программаны төземәдек әле. Быел да үз стилемне саклап, халыкчанрак тамаша эшләргә дип торам. Без бит сикереп бии торган артистлар түгел.

- Андый җырчыларга нинди мөнәсәбәттә?
- Мин беркем белән дә конфликтка кермим. Аларның миңа нинди начарлык эшләгәне бар соң? Һәркемнең үз тамашачысы, бөтенебезгә дә урын җитә. Мин ясалама пиар белән шөгыльләнмим. Халык үзе иҗатны яратырга тиеш. Начар пиарлар, кешенең гаиләсе белән уйнау - бу бит вакытлыча гына.

Фото: https://vk.com/kiramutdinov_official_group

Язмага реакция белдерегез

41

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    16

    2

    БИК акыллы сузлэр

    • аватар Без имени

      15

      3

      Молодец, Руслан!!!! Үз-үзең булып кал....

      • аватар Без имени

        13

        0

        Ижатынны бик яратам Руслан!Молодец!!!

        • аватар Без имени

          14

          1

          Молодец Руслан акыллы сузлэр силисен, бу эти эни тэрбиясе

          • аватар Без имени

            3

            0

            МОЛОДЕЦ РУСЛАН

            Мөһим

            loading