16+

Җырчылар соңга калырга яратамы? Безнең сораштыру

Безнең яраткан җырчыларыбыз пунктуальме? Чакырылган җиргә соңга калып йөри торган кешеләргә алар нинди карашта?

Җырчылар соңга калырга яратамы? Безнең сораштыру

Безнең яраткан җырчыларыбыз пунктуальме? Чакырылган җиргә соңга калып йөри торган кешеләргә алар нинди карашта?

Кыскасы, барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез! 

“Мин пунктуаль кеше, дип әйтер идем үземне, әмма 1 сәгать алдан килеп утыра торган гадәтем юк. Бик сирәк вакытта соңга калырга мөмкинмен, анда да 5 минутка, мәсәлән”, - дип темабызга карата фикере белән бүлеште Динара Сәетбатталлова. 

Илзирә Ибраһимова шулай ук төгәл кеше булып чыкты. “Очрашу яки концерт булса, бер сәгать алдан килеп утырам. Соңга калган кешеләр еш кына ачуны чыгара”, – дип ассызыклый җырчы. 

Пунктуальлек ягыннан Илназ Баһ, күп кенә җырчыларыбыз шикелле, төгәл кеше булып чыкты. “Сине кеше көткәнче, үзең барып көтеп тор”,– дип өйрәтте әни. Безгә бәйле булмаган төрле сәбәпләр аркасында тиешле урынга тиешле вакытта килеп җитмәскә мөмкинбез. Соңга калырга һәм соңга калган кешеләрне яратмыйм!”, - дип искәртә Илназ. 

“Төгәл, үз сүзләрендә тора торган кешеләрне кулай күрәм”, – ди Илүсә Хуҗина. “Пунтуальлек ул беренче чиратта үз-үзеңнең вакытыңның кадерен белү, хөрмәт итү, һәм калганнарны да хөрмәт итү билгесе. Соңга калучылар белән эш итәргә яратмыйм, чөнки аларны көтү, шәхсән минем өчен, бик күп энергия һәм вакыт сарыф итү. Ә бүгенге көндә аның кадәр буш вакыт юк”, – ди җырчы. Соңга калучыларга исә үпкә тотмый Илүсә, “аларны да аңларга тырышам”,– ди ул. 

“Үземне бик пунктуаль кеше дип саныйм. Очрашуга 5-10 минут алдан килеп утырам”, – дип сүз тотты Ризат Рамазанов. “Төгәл кешеләрне бик яратам, әмма хәзерге яшьләр бер дә пунктуаль түгел. Смсларны укып, җавап бирмиләр икән, җен ачуларым чыга. Үзем исә гел вакытында җавап бирергә тырышам. Бу бит инде кешегә хөрмәт”, – ди гаилә башлыгы. “Зинирага унда чыгып китәргә дип әйтәсең икән, унберенче ярты була. Шуңа күрә аңа алданрак әйтәм, хатын-кызның эше дә күп бит, бизәнеп-ясанып, балаларны җыясы бар, мәсәлән”, – дип елмая Ризат.

Фәридә-Алсу дуэтының җавабын шулай ук белдек. Сүз уңаеннан, Фәридә Әхмәтшина бик пунктуаль кеше икән, һәм бу сыйфат аңа балачактан ук салынган. “Кешеләрне көттерергә яратмыйм, үзем дә төгәллек яратам. Кешенең вакытын хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм”, – дип бүлеште җырчы. Алсу Сөнгәтуллина шулай ук бик пунктуаль кеше булып чыкты. “Чакырылган җиргә кайвакыт иртәрәк тә киләм. Кешеләр мине көтеп торганын яратмыйм, алар алдында оят булыр иде миңа. Әйе, хәзерге заманда кешеләр бик еш соңга калалар (юлларда бөкеләр, акрын җыеналар, ялкауланалар). Көнне планлаштырып, үз вакытыңны бераз исәпләргә кирәк”, – дип ассызыклый җырчы. 

Илсур Шәрипҗановның иң яратмаган, җене сөймәгән кешеләре – соңга калучылар! “Үзем дә соңга калырга яратмыйм. Мин бик пунктуаль, тиешле җиргә минутына-секундына килеп утырам. Ә менә бар шундый кешеләр, аларның соңга калуы тормыш девизы сыман. Алар кая гына барсалар да, вакытында килмиләр. Андыйларны тәрбияләп тә карадым инде, кире борылып киткән чаклар да булды”, – дип бүлешә гаилә башлыгы. 

Аиша исә соңга калырга мөмкин, әмма мондый хәлләр сирәк була һәм ул гел пунктуаль булырга тырыша. “Соңга калсам, үземне бик гаепле итеп хис итәм. Соңга калып йөргән кешеләрне өнәп бетермим. Кешене көттереп торуны дөрес эш дип санамыйм. Акыллы, җаваплы кешегә соңга калып йөрү килешми”, – ди җырчы. 
“Балачактан ук мин пунктуаль булдым”, – дип сүз тотты Гүзәл Диникеева. “Соңга калып, мине көтүләрен теләмим, төрле чараларга ярты сәгать булса да иртәрәк барырга тырышам. Башыңда тәртип булса – тирә ягыңда да тәртип була, диләр бит. Ул оешканлыкны, кешеләргә карата мөнәсәбәтеңне күрсәтә, киләчәктә дә яхшы аралашуга этәргеч була”, – ди җырчы. Соңга калган кешеләр, оештыручылар тискәре йогынты ясый, кәефен төшерә икәнен дә ассызыклый Гүзәл.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading