16+

Замирә Рәҗәпова: "Әллә ничә тапкыр аерылышып, әллә ничә тапкыр кушылдык"

Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кеше барлык максатларына ирешә икән, ул яшәүдән туктый. Максатларның чирегенең чирегенә дә ирешмәгәнмендер әле. Гаиләм белән бик зур максатлар бар", - ди Замирә.

Замирә Рәҗәпова: "Әллә ничә тапкыр аерылышып, әллә ничә тапкыр кушылдык"

Танылган алып баручы, журналист Замирә Рәҗәпова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Кеше барлык максатларына ирешә икән, ул яшәүдән туктый. Максатларның чирегенең чирегенә дә ирешмәгәнмендер әле. Гаиләм белән бик зур максатлар бар", - ди Замирә.

– Ни сәбәпле беренче никахың уңышсыз булды?

– 26 яшемдә кияүдә чыктым. Фәрит “Мәдәният дөньясында” тапшыруына кунак буларак килде. Аннары ул мине машинасы белән өйгә кайтарып куйды. Матур сөйләшүе, итагатьле булуы белән үзенә каратты. Өч айдан соң аңа кияүгә чыктым. Аның аерылганын белдем, ләкин миңа сөйләүләре буенча, сәбәбе Фәриттә булмаган. Ә инде иртәгә никах дигән көнне Гөлназ исемле тагын бер хатыны барлыгын белдем. Инде нишләргә? Кунаклар чакырылган, табын әзерләнгән. Кияүгә чыкмый калсам, бөтен авыл сөйләячәк. Саф кыз булып кияүгә чыга идем, шуңа күрә никахка кадәр ике дә уйламый араны өзәсе иде бит. Хәзерге акылым булса, чыкмас идем аңа, кеше сүзе дип тормас идем. Аяз белән йөкле булганда, миңа ялгышмасам Гөлназ үзе шалтырып: “Фәритнең кызы туды”, – диде. Фәрит аны йөкле килеш ташлап миңа өйләнгән. Безнең балаларның яшь аермасы өч ай тирәсе.

– Фәрит сиңа да хыянәт иттеме?

– Бер ел тирәсе ярыйсы гына яшәдек тә, аннары өйгә кайтмау, хыянәт итүләр башланды. Аязны 1,5 яшьтә балалар бакчасына бирдем дә, мәҗлесләр алып бара башладым. ТНВ каналында да эшләдем. Аязны карашырга дус кызым Айсылу бик ярдәм итте. Аннан соң социаль ипотека буенча фатир алырга чиратка бастым. Ә инде чираттагы хыянәтен тоткач, смсларын күргәч, шулкадәр ярсыдым. “Сыер дуласа, аттан яман”, – диләр. Фатир ишеген ачтым да, бөтен әйберен чыгарып аттым. Үзе дә курыкты бугай. Дөрес, соңыннан үкенде, гафу үтенде. Нәкъ шул вакытта бер туй әзерли идем. Кияү кеше: “Хезмәтеңне йә акчалата, йә чит илгә юллама белән түли алам”, – диде. Башта акчаны сайлаган идем, әмма бу хәлләрдән соң шул ук кичне аңа шалтыратып, мөмкин булса, юллама бирүен сорадым. Бер атнадан соң инде мин диңгезгә Төркиягә киттем. Шуннан кайткач Фәрит юкка чыкты.

– Максим белән тәүге тапкыр кайда күрештегез? Ничә ел бергә сез?

– 2010 елда Филүс Каһиров концерт алып барырга чакырды. Аязга 3 яшь иде. Акча кирәк булгач, ризалаштым. Филүс ул вакытта Р.Ваһапов фонды белән эшли иде, Рифат Фәттахов миңа үзе шалтыратып сөйләште. Беренче концерт Кукмарада узды. Максим белән беренче тапкыр шунда күрешкәнбез, ә мин аны бөтенләй хәтерләмим. Ул “Мирас” ансамблендә барабанда уйный. Концерттан соң бер-берең белән кочаклашу гадәте бар. Баксаң, Максим мине кочакларга килгән булган, ә мин аның яныннан үтеп киткәнмен. Күп тә үтмәде, миңа фатир бирделәр. Ансамбльдәге егетләр әйберләр күчерешергә килде, алар арасында Максим да бар иде. Менә шуннан аралашып киттек, гастрольләрдә тагын да якынайдык. Мин инде ирләрдән ваз кичкән идем, башка беркемгә дә кияүгә чыкмам дип уйлый идем. Максимга да өч еллап тулысынча ышанып бетә алмадым, күңелдә барыбер шик бар иде. Шуның аркасында еш әрләшә идек. Әллә ничә тапкыр аерылышып, әллә ничә тапкыр кушылдык. Бервакыт утырып сөйләштек тә, чынлап та, аерылышырга булдык. Яз көне ул тәгәрмәчләрен алырга килде, җәйге тәгәрмәчләре миндә иде. Шуннан соң дуслаштык та, никах укытырга булдык. Барысын бергә санасаң, без 13 ел бергә. 

– Максим белән яшь аермагыз күпме? 

– Биш ел. Күпләр “яшь ир белән яшисең” дип бәйләнә. Яшьтәмени хикмәт? Мин аны куып чыгарырга яки картайтырга тиешме? Без бер-беребезне яратабыз, без – бәхетле, без – бер гаилә. Максим – ышанычлы, гадел кеше. Аязны якын кабул иткәне өчен бик рәхмәтлемен аңа. Өйләнешкәнче дә, мин съемкада яки мәҗлестә булганда, Максим Аязны балалар бакчасыннан барып ала иде. “Мине бүген Макс абый алсын әле”, – дип әйтә иде. Аяз да аны кабул итте. Максим аны 3 яшьтән алып үстерде, Аязга хәзер 17 яшь. Аяз 4 яшеннән хоккей белән шөгыльләнә. Иртәнге сәгать 4-5тә торып, тренировкага бара.  

– Замирә, син - өч бала әнисе. Олыгаеп бала табу куркытмадымы?

– Данилны – 37, Камиләне 42 яшьтә таптым. Мин һәрвакыт кыз алып кайтырга теләдем. Хәзер соң инде, дигән уй башыма да кермәде. Үземне әйбәт хис иттем. Табибым да: “Анализларың 20 яшьлек кызларныкыннан күпкә яхшырак”, – дия иде. Өй салганда, Камилә белән йөккә узганымны белдем. 

– Бизнес өлкәсендә эшең гөрләп бара. Шул ук вакытта сине сүгүчеләр дә аз түгел.

– Бизнеска Данилны тапкач, ябыгырга дип килдем. Монда биш ел эшләү дәверендә нинди генә сүзләр ишетмәдем. Башта авыр кабул итә идем. Гаделсезлек өчен җаным әрни иде. Безне мыскыл итәргә теләүчеләр күп. Ләкин ул сүзләр дәлилсез һәм нигезсез. Андый кешегә продукциянең хәләл һәм файдалы булуын исбат итүнең мәгънәсе юк. Тәнкыйть белән ачулану – икесе ике әйбер. Профессиональ шәхесләрнең тәнкыйтенә колак салырга мөмкинмен.

– Карап торышка, син усал, кырыс хатын-кызга охшаган. Күңелең тулып елаган чакларың буламы?

– Әлбәттә, була. 9 майда Җиңү парадын караганда елыйм. Төркиядә булган хәлләр йөрәгемә тиде, карыйм да елыйм. Ә кырыслыкка килгәндә, дәү әни белән әнине дә шундый диләр. Беренче карашка гына шулай тоела ул. Күңелебез йомшак безнең. 

– Социаль челтәрдә синнән акча сорап язучылар шактый дип беләм. Ярдәм итәсеңме?

– Мөрәҗәгать итүчеләр күп, әмма мин балаларга гына ярдәм итәргә тырышам. Авыру балаларны дәвалау, чынлап та, кыйммәт. Кайвакыт теге яки бу бала турында көннәр буе уйлап йөрим.

– Замирә, бүген син барлык максатларыңа да ирештеңме?

– Кеше барлык максатларына ирешә икән, ул яшәүдән туктый. Максатларның чирегенең чирегенә дә ирешмәгәнмендер әле. Гаиләм белән бик зур максатлар бар. Аның бит берсенә ирешкәч, икенчесе барлыкка килә. Аллаһка шөкер, бүген бар нәрсәм дә бар. “Мин – бәхетле!” – дип кычкырырга куркам. Бәхет – ул күңел халәте. Кеше мизгел эчендә бәхетле дә, бәхетсез дә булырга мөмкин. Бәхет – ул Аллаһы Тәгаләдән нидер сорауга караганда, аңа күбрәк рәхмәт әйтү. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

33

2

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец син Зэмирэ, так и держать!

    Мөһим

    loading