– Гүзәл дә әни кебек ике тапкыр кияүгә барды, ике иреннән дә бала тапты. Кызы – Иделия, улы – Оскар. Хәзер Гүзәл Казанда ялгызы яши.
Әни бик кызык кеше иде ул. Гүзәлнең әтисе Зиннур абый безнең өчен әти булды. Үз әтием туган көннәремдә килеп котлады, гел миңа тимераяк бүләк итә иде. Ләкин Зиннур абый белән күбрәк аралаштык. Ул Тәнзилә исемле хатынга өйләнеп, ике ир бала үстерделәр. Әни гастрольләрдән Зиннур абыйның улларына киемнәр алып кайта иде. Без әле дә ул малайлар белән аралашабыз. Хәзер инде Зиннур абый да, Тәнзилә апа да мәрхүм.
– Әлфия апа сезнең туйда булмаган, ни өчен?
– Мин кияүгә чыкканда, әни Әстерханда гастрольдә иде. “Эй, кызым, туегызга кайтып өлгермим, тагын бер атнага гастрольгә калдырдылар”, – дип хафаланган иде әни. Мин инде артык борчылмаска куштым, чөнки туйны алай купшы итеп үткәрмәдек. Әни Тәнзилә апага шалтыратып, туйга тәмле ризыклар пешерүен үтенгән. Әни аны сеңлесе кебек якын итте. Тәнзилә апа бертуган сеңлесе Тәкъзимә апа белән минем туйга ризыклар пешерде. Әни телеграф аша Илһам абыйга да шалтыраткан. Илһам абый әти кебек туйга килде.
– Ирегез кайсы өлкә кешесе, Зөлфия апа?
– Равил обком хастаханәсендә бүлек мөдире, терапевт булып эшләде. Ул миннән 11 яшькә өлкәнрәк, мин – аның икенче һәм өченче хатыны. Гөлшат апа Зәйнәшеваның “Аерылмагыз” җыры безгә багышлап язылды. Бер мәлне ирем белән үзара аңлашылмаучанлык барлыкка килде. Һәм нәкъ шул вакытта әни белән Гөлшат апага кунакка бардык. Шунда утырганда, ирем белән аерылышам дигән идем, әни белән Гөлшат апа кочаклашып елады. Алар Равилне бик яратты, якын итте. Әмма без барыбер аерылыштык, ләкин озакка түгел. Аннан соң ул эш буенча Мәскәүгә китте, бераздан без дә кызым Ләйсән белән шунда күчендек. Әмма ул вакытта да әни белән эшләвемне дәвам иттем. Аннары Америкада яшәдек. Кызыбыз Ләйсән шунда кияүгә чыгып төпләнеп калды, ул – дүрт бала әнисе. Төпчек кызым – Рената, аның Майя исемле кызы бар. Аллаһка шөкер, барысы да исән-сау, кызларым-оныкларым белән бик горурланам. Ирем лаеклы ялда булса да, фән белән шөгыльләнә, хәзер Мәскәүдә яши. Йә мин аның янына, йә ул минем янга кайтып йөрибез. Ләйсәннең 13 яшьлек улы Мәскәүдә, хоккей белән шөгыльләнәШуңа күрә ирем аның белән шунда яши. Барлыгы биш оныгым бар. Барысы да матур җырлый, 11 яшьлек уртанчы улыбыз хәтта җырлар яза.
– Зөлфия апа, сез Казан театр училищесын тәмамлаган. Тик театрга түгел, ә эстрадага кереп киткәнсез.
– Иртә кияүгә чыгу сәбәпле, театр юлыннан китеп булмады. Әмма бер дә үкенмим, әни белән гастрольләрдә йөрү, нәкъ менә шундый тынгысыз тормыш ошый иде миңа. Мин инглиз телендә сөйләшәм, әз генә грек телен беләм.
– Әлфия Авзалова исемен мәңгеләштерү буенча нинди эшләр башкарыла? Тиешенчә игътибар һәм ярдәм күрсәтеләме?
– 2021 елда "Туган авылым" комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов тәкъдиме белән Әлфия Авзалова исемендәге үзәк ачылды. Биредә әнинең киемнәре, архив фотолары, уен кораллары урын алды. Тантаналы ачылышка Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Әни вафат булгач, ярты елдан соң Минтимер Шәймиевка кердем. Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-бәйге булдырырга сорадым. Ул да, Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Фестиваль ике елга бер тапкыр үткәрелә. Фестиваль лауреатларын Америкага алып бардым, шундагы бер зур чарада чыгыш ясадылар. 2500 тамашачы арасында бер татар һәм рус кешесе дә юк иде. Алмас Хөсәенов белән Руслан Сәйфетдинов "Сандугач" җырын башкарганда, барысы да таң калды. Әни дә канәгать булып ятадыр дип уйлыйм. Быел 23 октябрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында әнинең 90 яшьлек юбилей концерты һәм фестивальнең гала-концерты узачак. Икесен берләштереп үткәрергә булдык. Шуны да әйтергә кирәк, әнинең соңгы концерты 78 яшендә шушы ук театрда булган иде. Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, ТР Мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт филармониясе, Салават Фәтхетдинов ярдәм итә. Мөрәҗәгать итсәм, берсе дә кире какмый. Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлеккә өметләнәм. Әнинең вафатына алтынчы ел китте. Шушы вакыт эчендә өч телдә китап чыгардык, җырлар, ноталар җыентыгы дөнья күрде. Хәзер караоке җыентыгын әзерлибез. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт, чөнки пенсия акчасына гына боларны эшләп булмый.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Альфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.
0
0
0
0
Элфия Авзалова ничек инде Башкортстан татары булсын инде? Ул бит Татарстандагы Актаныш районында туган.
0
0