К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы,Татарстанның атказанган артисты Зөлфия ВӘЛИЕВА белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.
Башы: Зөлфия Вәлиева: “Төрмәдә утыручы кызларга итле бәлеш тә пешердем”.
– Энегезнең кызын да сез тәрбияләп үстердегез дип беләм. Ни өчен ул әнисе белән калмады?
– Динарага 2 яшь булганда, әнисен (энемнең хатыны) кулга алдылар. Килен сөйләве буенча, аңа акча кирәк булган, шуңа бер чынаяк анашаны саттырганнар, шунда ук кулга алалар. Динараның әнисен ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Балакай әти-әниләрем карамагында калды. Миннән булсын яхшылык дидем дә Динараны әнисе янына төрмәгә алып бардым. Без анда бер кич кундык та әле. Төрмәдә утыручы кызларга итле бәлеш тә пешердем. Мин ана баласын сагынадыр дип уйлап, бу гамәлемне чын күңелдән эшләдем. Әнисе төрмәдән чыкканда, Динара безнең белән яши иде инде. Яңа фатирга күчкәч, иремнән рөхсәт сорап, энемнең кызын үз балаларыбыз белән бергә тәрбияләп үстердек. Опекунлыкны үз өстемә алдым. Динараның әнисе янына кайтасы килмәде.
– Динара сезгә “әни” дип эндәшәме?
– Юк инде. Аның исән-сау әнисе бар бит. Миңа “әни” дип әйтүе дә кирәк түгел. Динараның “апайка” дип эндәшүе дә күңелемә җылы бирә. Без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә.
– “Араларыгыз суынган”, – дигән сүзләр дә булды. Хакмы бу?
– Динара мәктәпне тәмамлауга әби-бабай янына күчәргә теләде. Анда 3 бүлмәле фатир, безнең дә балалар кечкенә иде. Каршы килмәдем. Мәктәп тә тәмамланды, баланың бунтарьлык вакыты да башланды. Менә Динара да бераз үзгәрде, сөйләшми башлады. Элек мин дә бу хәлне аңлап бетермәдем. Хәзер психология буенча белемем булгач, башка күзлектән карыйм. “Сиңа да, миңа да кыен. Әби-бабайларыңа илтеп куяргамы?” – дип сорадым. Динараның әйберләрен җыйдык. Чыгып китәр алдыннан рәхмәт тә әйтмәде. Опекуннарга биргән акчаны кулланмыйча җыеп барган идем, шул акчаларны Динарага тоттырдым. Бик яхшы сумма җыелган иде. Динарага бернинди үпкә сакламыйм. Ул бик акыллы кыз. Казанда халыкара багланышлар институтына укырга кергән иде. Рус теле һәм әдәбияты буенча БДИны да 98шәр баллга тапшырды. Бервакыт деканаттан Динараның укуын туктату турында хәбәр салдылар. “Миңа укырга кызык түгел, бер мәгънәсен дә күрмим”, – диде. Бу вакытта да каршы килмәдем, мин андый яшьләрне аңлыйм. Теләмәгән җирдә укырга кирәкми. Бала кадерле 4-5 елын теләмәгән җирдә азаплана-азаплана сарыф итә. Динара үзенә кызыклы өлкәне тапты, ул ди-джей булып эшли. Россия буенча гастрольләргә йөри, Казанның бик танылган пабында арт-директор булып эшли. Безнең ишекләр аның өчен һәрвакыт ачык.
– Психолог дипломын алгач, дөньяга караш үзгәрдеме?
– Бар сәнгать яралы язмышларга корылган бит. Психологик яктан сау-сәламәт кешеләр генә булса, бернинди сәнгать тә булмаячак. Бервакыт хәтта эштән кызык тапмый башлаган идем, чөнки образларның күңел җәрәхәтләрен күргәч, проблеманың чишү юлларын табып була. Сәнгать кешеләрен кечкенәдән алган психологик жәрәхәтләре илһам чыганагы булып тора.
– Үзегезнең күңел җәрәхәтләрен төзәтеп булдымы соң?
– Беләсеңме, элек мин гел нәрсәдер көтеп яшәгәнмен. Кемнәндер нәрсәдер көтүне бетерергә кирәк. Барысы да безнең кулда бит. Әгәр иртән тору белән урын өстеңә каһвә алып килүләрен теләсәң, торып каһвә ясыйсың да, караватка ятып эчәсең. Аллаһ Тәгалә дә, галәм дә, дустың да, балаң да, ирең дә сиңа “тиеш” түгел. Күп кеше күңелендә бала халәтендә яши. Кемнәндер гаеп эзлисе, үзеңне бераз жәллисе килә. Бар проблемаларны да үзебездән эзләргә кирәктер.
– Күп еллар “Зө-Ләй-Лә”дә чыгыш ясадыгыз. Башкаручылар составы үзгәрмәгән бердәнбер төркемдер сез. Әле бит хатын-кыз коллективында эшләү дә кыен, диләр. Шулаймы?
– Бәлки, мактану булыр инде бу, әмма 26 ел башкаручылары бер дә үзгәрмәгән төркем бармы икән? Кызлар белән дә төркемнең таркалуы турында сөйләшкәнебез булмады, рәсми рәвештә игълан да итмәдек. “Зө-Ләй-Лә”нең элеккеге җырларын тыңлыйм да, шундый рәхәт булып китә. Анда күпме хезмәт, күпме көч сарыф ителгән. Бу җырлар хәзер дә актуаль, сәнгатьтә матур бер эз калдыра алдык дип уйлыйм. Кайбер бәйгеләрдә жюри булып утырам. Анда төркемебезнең җырларын нәкъ безнең кебек башкаручыларны күреп куанам. Димәк, безнең иҗат кемдер өчен әсбап. Кызлар белән дуслыгыбыз озак елларга сузылды. Әле дә сөйләшеп, язышып, аралашып торабыз.
– Тормыш иптәшегез турында да сөйләшик әле. Ничек таныштыгыз?
– Тәлгать ут куючы булып эшли. Без театрда таныштык. Тәлгать беренче тапкыр мине “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә үз утларында күреп алды. Шул вакыттан ук миңа күз салган булган. Бу максаты өстендә 2 ел эшләгән. Дөресен әйткәндә, башта мин аңа игътибар да итмәгән идем. Аллаһ Тәгалә вакыты җиткәч, үзе күзләрне ача икән. Беренче очрашуда Тәлгать тормыш иптәшем булачагын белсәм, ышанмас идем. Мин аны хезмәттәш егет, дус буларак кына кабул иттем.
– Сезнең белән кызыксынучы егетләр аз булмагандыр. Ни өчен нәкъ менә аны сайладыгыз?
– Кызыксынучы егетләр бар иде, әмма нишләптер аларга йөрәгем тартмады. Үземнән дә гаеп эзли башлаган идем инде. Бер көнне шундый туйдым бу мәгънәсез генә аралашулардан, беркем белән дә җитди мөнәсәбәтләр төзергә теләмәдем. Аралашкан егетләргә: “Кияүгә чыгам”, – дидем дә, көзге янына утырып еладым. “Ярар, кияүгә чыкмамын, карьера төзермен”, – дим. Шул ук көнне Тәлгать шалтыраттып хәлемне белеште. Табибка барасы идем, ә Тәлгать шул тирәдә генә яшәгән икән. “Теләсәң, икәү бара алабыз”, – диде. “Үзеңә кара”, – дип кенә җавап бирдем. 7 июль иде бу. Троллейбус тулы кеше, көч хәл белән кердек. Мин әз генә алгарак бастым, бер вакыт тирә-ягымда урын күп булуын сизеп алдым. Борылып карасам, Тәлгать аркасы белән башкаларны этеп, миңа урын бушаткан икән. Шул мизгелдә күңелгә җылы йөгерде. Табиб янына килеп җиттек. Тиз генә кереп чыгармын дигән идем, 2 сәгатьтән артык вакыт үткән. Тәлгать турында бөтенләй онытканмын. Кайтып киткәндер инде дигән идем, ә ул һаман мине көтеп утыра. Аннан ул су буйларын әйләнеп килергә тәкъдим итте. Чишмәдән сулар алдык та, елга буена килдек. Тәлгать тиз генә чишенеп су коенырга кереп китте. Бервакыт ул бөтенләй югалды. Күз белән иремне эзли башладым. Шундый матур итеп кояш байый иде. Бер заман елгадан чыгып килгән матур гына ир-ат гәүдәсенә күзем төште. Игътибар белән карасам Тәлгать икән бит бу. Борын очыма гына тиеп: “Кайгырма, барысы да яхшы булачак”, – дип әйтеп куйды. Шул көнне аңа карашым бөтенләй үзгәрде. Өйгә кайтканда ул мине кочаклап алды. Аның кочагында шундый рәхәт иде, үземне иң кыйммәтле чәчәк кебек хис иттем. Шул вакытта: “Сиңа ничә яшь?” – дип сорадым. Ирем сүзне башка якка бора башлады. Унтугыз дип әйткәч, упкынга төшеп киткән төсле булдым. Миңа ул вакытта 26 яшь иде. Башта югалып калдым. Хисләр белән акыл каршылыгында хисләрем өстен чыкты.
– Балаларга тавыш күтәргәнегезне күз алдына китерә алмыйм. Сез нинди әни?
– Дөресен генә әйткәндә, минем эчемдә берничә шәхес яши. Бик таләпчән дә була алам. Кешеләрнең күзгә карап ялганлап торуына чыдый алмыйм. Балаларга да: “Мин дөрес эшләдем”, – дип килеп әйтергә кушам. Үз хатаңны тану зур батырлык бит ул. Улым Кәрим әтисе кебек ут кую белән шөгыльләнә. Кызым мәктәптә укый, “Апуш” балалар театр студиясендә шөгыльләнә. Латыйфа белән холыкларыбыз капма-каршы. Ул бар эшне дә ипләп, әкрен генә үз көенә эшли. Без бер-беребездән өйрәнәбез. Һәрберсенә бәхет телим. Хәзер балалар өчен сәнгать мәктәбе ачу хыялы белән янып яшим. Музыка, театр буенча да белемем бар. Кечкенә татар кызларына этикет дәресләре дә бирер идем, аш-суга да өйрәтер идем. Матур, дәрәҗәле, абруйлы татар кызлары буынын тәрбиялисем килә, шуңа күрә әле эшләнергә тиешле эшләр алда кебек тоела.
Комментарийлар
8
4
0
0