Күпләр баш авыртуын дару белән баса да өстәмә тикшеренүне кирәк дип тапмый. Авырткан саен дару «ашау»ның зыяны юк микән ул? Баш еш авыртканда нишләргә кирәклеге турында терапевт, Евразия терапевтлар ассоциациясе әгъзасы Альбина ШАҺИДУЛЛИНА белән сөйләштек.
– Баш авыртмыйча тормый бит инде, кайсы очракта өстәмә тикшеренергә киңәш итәсез?
– Муен остеохондрозы, муен белән бәйле башка авырулар, югары кан басымы, нерв күзәнәкләренең кысылуы, гипертония, төрле ялкынсынулар, глаукома – болар барысы да баш авыртуына сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр мондый проблемалар күзәтелмәсә, ә баш авыртуы даими кабатланып торса, уйланырга җирлек бар, өстәмә тикшеренергә киңәш ителә.
– Табибка мөрәҗәгать итсәң, ул баш авыртуын ничек билгели?
– Гадәттә, баш авыртуыннан зарланып килгән пациент тикшеренүнең берничә этабын уза. Сөйләшү барышында табиб пациентның зарларын игътибар белән тыңлый, авыртуның сәбәбен ачыкларга тырыша. Беренчел диагностика вакытында терапевт, невролог, стоматолог, отоларинголог, окулист карап, үз нәтиҗәсен чыгара. Кайбер очракта өстәмә тикшеренергә кирәк, хәзер медицинада заманча җиһазлар барысын да тиешле дәрәҗәдә ачыкларга ярдәм итә. Әйтик, электроэнцефалография. Бу ысул баш миенең эшчәнлеген тикшерә. Баш миендә шеш, гематомаларны күрсәтә. Рентген исә төрле имгәнүләрне, бәрелүдән барлыкка килгән зыянны, синуситларны күрергә мөмкинлек бирә. Халык телендә МРТ дип йөртелгән магнит-резонанслы томография исә төрле шешләрне, баш миендә кан әйләнеше үзгәрүне, инсульттан, башка авырулардан соң кешенең баш эшчәнлеген тикшергәндә кулланыла. Компьютер томографиясе баш миенә кан саумаганмы икәнен билгели, баш миендәге үзгәрешләрне ачыклый. Лаборатор тикшерүләр кешедә инфекцияләр, ялкынсынулар, кандагы холестерин күләмен белергә мөмкинлек бирә.
– Баш авыртуын ничек дәваларга соң?
– Дәвалауның ысуллары төрле. Ул һәр пациентның хәленә, диагнозына карап билгеләнә. Гомумән, дәвалау ысулларын берничә төркемгә бүләргә мөмкин. Беренчесе – медикаментлар белән дәвалану. Пациентка дарулар язып бирелә. Кайбер вакытта дару гына да дәваларга мөмкин. Икенче ысул – массаж. Неврологлар хроник мигрень, имгәнүләрдән соң башка массаж файдалы, диләр.
Физиотерапия вакытында ультратавыш, магнит кыры, җылылык, ток, башка чаралар ярдәмендә дәвалыйлар. Бу ысулның нәтиҗәлелеге күптән расланган. Шуңа да, башны дәвалаганда, еш кына шушы алымны кулланалар. Дөрес сайланган дәвалау күнегүләре, җитәрлек күләмдә физик эш тә баш авыртуын басарга мөмкин. Әбиләребездән калган ысуллар да җитәрлек. Әйтик, күпләр баш авыртканда төрле исләр, үләннәр файдалана. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк, могҗизалар вәгъдә иткән халык медицинасы табиб биргән дәвалауны алыштыра алмый, бу төп дәвалануга өстәмә чара гына була ала.
– Баш авыртуларын кисәтеп буламы?
– Баш авыртуларына күз йомсаң, дәваланмасаң, кешенең тормыш сыйфаты начарлана. Кәефе булмый. Баш авыртуын кисәтү өчен юк-бар өчен борчылмаска кирәк. Стресс – күп авыруларга сәбәпче. Аннары начар гадәтләрне онытырга киңәш итәм. Дөрес туклану, физик күнегүләр ясау, саф һавада булу, гәүдә авырлыгын нормада тоту – барысы да кешегә сәламәт булырга ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар