16+

Читкә чыгарга шикләнгәннәрне үзебездә ял итәргә чакыралар

Җәйге ялын кайда үткәрергә белмәгән, читкә чыгарга шикләнеп торган татарстанлыларны үзебездә ял итәргә чакыралар. Республиканың һәр районында диярлек истәлекле матур урыннар бар. Соңгы елларда табигатьтә ял итү дә модага керде. Бездә матур җирләр бар, ә менә төнне кая үткәрергә дигән сорау туарга мөмкин. Борчылырга кирәкми, хәзер күп кенә районнарда эко-отельләр, уңайлы шартлар тудырылган глэмпинглар эшләп килә.  

Читкә чыгарга шикләнгәннәрне үзебездә ял итәргә чакыралар

Җәйге ялын кайда үткәрергә белмәгән, читкә чыгарга шикләнеп торган татарстанлыларны үзебездә ял итәргә чакыралар. Республиканың һәр районында диярлек истәлекле матур урыннар бар. Соңгы елларда табигатьтә ял итү дә модага керде. Бездә матур җирләр бар, ә менә төнне кая үткәрергә дигән сорау туарга мөмкин. Борчылырга кирәкми, хәзер күп кенә районнарда эко-отельләр, уңайлы шартлар тудырылган глэмпинглар эшләп килә.  

Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, “Туристлык һәм кунакчыллык өлкәләрен үстерү» илкүләм проекты ярдәмендә республикада модульле йортлар барлыкка килде. 

 

– 2021 елда Татарстан шундый 18 проектны гамәлгә ашыру өчен 47 миллион сум акча алды. Аларның 10сы – глэмпинглар, калган 8е туристлык инфраструктурасын үстерү белән бәйле. Узган ел рсепублика федераль бюджеттан 219,6 миллион сум, республика бюджетыннан 51,5 миллион сум алуга иреште. Шулар нәтиҗәсендә ун районда табигатьтә ял итү өчен 18 объект төзелде, – дип ассызыклап үтте Сергей Иванов матбугат очрашуында. 

 

Мисалга ул Кайбычтагы “Фишфарм 116” балык тоту комплексын китерде. Элек анда балык тотарга килүчеләр берничә сәгатькә генә килгән булса, яңа йортлар төзелгәч, кунып та китә башлаганнар. Алай гына да түгел, хәзер балыкчылар гаиләләре белән дә килә ала икән. Шунда ук ак аккошларны да күрергә була дип кызыктырды спикер. Субсидия алган Саба районындагы “Лесная сказка” дигән кунакханә комплексы, Бөгелмәдәге “Новая земля” парк-отеле дә кунакларны күбрәк кабул итә башлаган.   

 

“Татарстан шәһәрләрен үстерү институты” фондының “Табигый территорияләр дирекциясе” департаменты җитәкчесе Оксана Саргина әйтүенчә, республиканың 16 районында бүген 42 заманча туристлык объектлары эшли. Бу шул ук глэмпинглар да, кемпинг, эко-отельләр дә, яңартылган ял итү базалары да. “Татарстанда ял итәм” дигән промокод белән аларда ташлама да ясыйлар. 

 

–   Сайлау мөмкинлеге зур. Һәр кеше үзе теләгән ял форматын сайлый ала, – ди ул.   
Быелгы сезонның төп яңалыгы – «Идел сукмагы» проекты турында да сикә алды спикер. 350 чакрым юлны үз эченә алачак җәяүлеләр сукмагы биш район аша уза. Вакыт һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап, һәр кеше билгеле бер юл аралыгын сайлый ала. Җәяүлеләр сукмагына үзе генә мөстәкыйль чыгасы килмәгән кешегә кыска экскурсия походлары да оештырыла. 

 

 “Зөядә кояш баешы” экскурсиясе дүрт сәгатькә исәпләнгән. 
–  Бу кыска маршрутта Югары Ослан районындагы Идел киңлекләре һавасын сулый аласыз. Тау башына менеп кояш баешын күзәтә алачаксыз. Бу эмоцияләргә бай экскурсия булачак, – диде Оксана Саргина.  

 

Икенче поход – Югары Осланга сәяхәт алты сәгатьлек. Анда исә алты чакрым юл узасы була. 
Өченчесе дә – шул ук Югары Осланга сәяхәт. Әмма шимбә көнне. Анысына трансфер да, төшке аш та керә. 
Оксана Саргина сүзләренчә, бүген үк теләге булган һәр кеше “Идел сукмагы” кушымтасына кушыла ала, анда барлык уникаль локацияләр дә билгеләнгән. Тиздән шул сукмакны үтү өчен махсус паспорт һәм бонуслар алырга мөмкинлек бирәчәк лояльлек системасы барлыкка киләчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading