Бүләкләү тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россиянең су спорт төрләре федерациясе президиумы әгъзасы, Россиянең Хезмәт Герое, Россиянең Атказанган физик культура хезмәткәре, Россиянең Атказанган тренеры Татьяна Покровскаяга «Дуслык» орденын тапшырды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге» дәүләт автоном учреждениесе директоры Альберт Баһаветдинов һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова бүләкләнде. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән суга сикерү буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, 2025 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры, Европа, Европа уеннары, БРИКС илләре уеннары, Универсиада һәм Евразия илләре Кубогы чемпионы Никита Шлейхер бүләкләнде.
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре Дөнья кубогының көмеш призеры, Россия чемпионы, халыкара ярышларда җиңүче Руслан Фәйзрахмановка һәм аның тренеры Александр Крысановка, брейкинг буенча Россиянең спорт мастеры, Россия Кубогы җиңүчесе, Россия чемпионатының бронза призеры, дөнья кубогының көмеш призеры Нәҗип Миникаевка һәм аның тренеры Эльвира Миникаевага, шулай ук «Татарстан Республикасы биатлон федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Илдар Ногмановка бирелде.
«Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменә чаңгы узышлары буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры (ПОДА), чаңгы узышлары буенча Россия чемпионатының бронза призеры Рушан Миңнегулов, йөзү буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, су спорт төрләре буенча 2025 елгы дөнья чемпионы, Россия чемпионатының җиңүчесе һәм бронза призеры Андрей Минаков, бильярд спорты буенча Россиянең Атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы, «Татарстан Республикасы Рәисе II Кубогы» дөнья Кубогы җиңүчесе Диана Миронова, "Батыр" Олимпия резервы республика спорт мәктәбе" дәүләт автоном өстәмә белем бирү учреждениесе тренеры Эльмира Коберник, синхрон йөзү буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, Россия чемпионы, 2025 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Агния Тулупова лаек булды.
Аннары спортчыларга Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җавап сүзендә синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская бүләк өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең республика белән күпьеллык тәҗрибәм һәм күптәнге дуслыгым бар, - диде ул. - Сезнең республиканың спорт нәтиҗәләрендә никадәр үсүен мин башкалардан аермалы буларак күзәтәм. Нәтиҗәләр - әгәр алар бар икән - алар болай гына үсми, чөнки безнең Россия спортчылары халыкара ареналарда югары казанышлар белән чыгыш ясасын өчен үз командалары өчен әзерли алырлык кадрлар бар. Рөстәм Нургалиевич, сезнең кадрлар бик яхшы! Сезнең ярдәмегез белән республика спортта да үсә,зур рәхмәт Сезгә! Мин озак еллар битараф булмаган кешеләр – спортны үстерү белән кызыксынучылар белән очрашам. Бүген бүләкләнгәннәрнең барысын да котлыйм һәм көч, сәламәтлек һәм бәхет телим".
Җавап сүзләре белән шулай ук 2025 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының көмеш призеры Никита Шлейхер, ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе әгъзасы Ольга Павлова һәм башкалар чыгыш ясады.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар