Салымнарга килсәк, 1 гыйнвардан алып спорт белән шөгыльләнгән өчен 13 процент салым кайтару мөмкинлеге булдырыла.
10 гыйнвардан Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы турындагы канун гамәлгә керде. Канун нигезендә, ике тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган (административ хокук бозулар дип табылган очракта) машина йөртүчене җинаять җаваплылыгына тарта алачаклар. Мондый җәза тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан һәм аннан да күбрәк арттырган өчен, шулай ук каршы як полосага чыккан яки трамвай юлыннан хәрәкәт иткән өчен каралган. Хәзер 200 меңнән 300 мең сумга кадәр яисә 1 елдан алып 2 елга кадәр чорда хөкем ителүченең керемнәре күләмендә штраф салыначак. Шулай ук 2 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм янә руль артында тотылган шоферлар ике елга кадәр колониягә эләгергә мөмкин.
Быелдан алып йортларда бары тик “акыллы” электр приборлары урнаштырачаклар. Хәзер электр күрсәткечләрен идарә компанияләренә юллау таләп ителмәячәк. Җиһазларны электр оешмалары үзләре урнаштырачак.
Комментарийлар