Чаллы көрәш федерациясенең башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин «Ватсап*»тагы көрәш төркемнәрендә еш кына кызыклы видеолар, фотолар белән уртаклаша.
Кызыксынып күзәтәбез, кайбер хәбәрләрне шуннан беләбез. Әле соңгы арада салган фотоларының берсендә "Витязь" спорт мәктәбендә Чаллы командасы көрәшчеләре составы янында Лаеш районы өчен көрәшүче, Казанның Киров районы һәм Казан дәүләт энергетика университетында көрәш буенча тренер булып эшләүче Илназ Димиев, бүген уртаклашканында Әлмәт командасы көрәшчесе Рафаэль Кәлимуллин да күренеп алды. "Рафаэль тәҗрибә җыярга килгәнме әллә?", "Вәт уйный ул, әллә яшь чагында баскетбол уйнап яткан", - дип комментарийлар язып шаяртып алды төркемдәге егетләр. Шул ук вакытта кайберәүләрдә: "Әллә Димиев белән Кәлимуллин Чаллы командасына күченә?" - дигән сорау да тумады түгел.
Лаеш һәм Әлмәт чемпионнарын Чаллы командасы янына нинди җилләр китергән? Үзләреннән сораштык һәм, бер уңайдан, көрәш тормышындагы яңалыклары белән кызыксындык.
-Чаллы командасы янына кунакка килдем. Атнага бер регби уйнаган моментларына мин дә барып кайтам. Үзем яшәгән Түбән Кама белән Чаллы арасы якын бит. Регби уйнап вакыт бик күңелле үтә. Кызып та, шаярышып та алабыз. Мөнәсәбәтләребез әйбәт. Без келәмдә генә көндәшләр бит, - ди Рафаэль Кәлимуллин.
Яңалыкларына килгәндә, Рафаэльне беләсез инде, шушы араларда гына Төркиянең Белек шәһәрендә ял итеп кайтты. Дөресрәге, Әлмәт командасының ел дәвамында бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән көрәшчеләренә быел да әнә шундый бүләк ясаганнар. Егетләр диңгез буенда кызынып ял итеп кенә ятмады, билгеле, шактый вакытлары тренажер залда, спорт мәйданчыгында үтте. Хәзер Рафаэль җиң сызганып алда булачак ярышларга әзерләнә.
Илназ Димиевка килгәндә... Үзенә сүз бирик:
-Чаллыда тренировкаларны бер елдан артык элек башладым. Мин электр челтәрләре компаниясендә эшлим. Айга бер шулай Чаллыга командировкага барып кайтам. Анда булганда, тренировкаларны Чаллы командасы белән уздырам. Баштагы мәлләрдә команданың тренеры Илнур Нурислам улы Хәйбуллинга гел: "Килсәм ярыймы?" - дип шалтырата идем. Алар мине бик яхшы каршы алды. Бер шалтыратканда Илнур Нурислам улы: "Илназ, шалтыратып торма инде. "Просто" кил", - дип әйтеп куйды. Шуннан соң инде алдан хәбәр итеп тормыйча гына барып керә башладым. Без, көрәшчеләр, барыбыз да дуслар. Чаллы командасында чыгышы белән туган ягым Мамадыштан булган егетләр - Ришат Исхаков, Егор Такарлыков та бар. Бер ел буе Чаллыга йөреп, күмәк фотоларга эләккәнем булмаган икән. Шуңа гына күпләр белми торгандыр. Бу юлы кадрга мин дә кергәнмен (көлә), - дип җавап бирде Илназ Димиев.
Сүз уңаеннан, Илназ белән Рафаэль хәзер туганнар булып та чутлана бит әле. "Минем хатынның әтисе белән Рафаэльнең әтисе - бертуганнар", - ди Илназ. Менә бит! Әле без, көрәш сөюче кайбер тамашачылар, аларны бер командага "күчереп" тә куя яздык). Гали да (Илназ) үз урынында, Вәли дә (Рафаэль) үз урынында. Алга таба да Лаеш һәм Әлмәт районнары өчен чыгыш ясаячаклар. Төрле команда егетләренең шулай кунакка йөрешүе, дус-тату булып бер келәмдә тренировкалар уздыруы соклану гына уята!


Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар