16+

Кәттә - «Яшел дерби». Хоккей күзәтүе

«Яшел дерби» - ул Татарстан башкаласының » Ак барс» командасы белән Башкортостан мәркәзенең » Салават Юлаев» командасы арасындагы уены.

Кәттә -  «Яшел дерби». Хоккей күзәтүе

«Яшел дерби» - ул Татарстан башкаласының » Ак барс» командасы белән Башкортостан мәркәзенең » Салават Юлаев» командасы арасындагы уены.

Нигә нәкъ менә "Яшел" диярсез? Чөнки ике команданың да хоккей формасында яшел төс бар.

Дербига (принципиаль көндәшлек) командалар аерым бер теләк белән чыгалар. Бу башка уеннардан аермалы буларак, көчле, кискен һөҗүмләрдән торган уен. Мондый дербиларда җиңү уенчыларга аерым бер ләззәт бирә. 

Бүген "Ак барс" кунакта Өфө шәһәренең "Салават Юлаев" командасына каршы "Яшел дерби" да көч сынашты. Казан шәһәре командасыннан "дербига", бу сезонда бары тик бер уен гына уйнаган капкачы- Максим Арефьев чыкты . 

Уен Казан командасы өчен бик күңелсез башланды. "Салават Юлаев" һөҗүмчесе - Девин Броссо 15 минут эчендә "Ак барс" капкасына ике алка кертте. 2нче 20 минутлыкта Өфө шәһәре командасы исәпне арттырды (3:0) булды. "Ак барс" бик аяныч хәлдә калды , алар 2 период буе "трай тибеп йөрделәр". Башкалабыз командасының уенны коткарырга 20 минуты гына калды.

Хоккей,, фото ТИ

Инде җиңелдек дигәндә генә, "Ак барс" сакчысы, татар егете - Альберт Яруллин зәңгәр сызыктан көчле бәрүе белән көндәшләр капкасына алка кертте,һәм ,шул сәбәпле, җанатарларда аз гына булса да, өмет чаткысы уятты. 5 минут кала "Ак Барс " күпчелектә уйнады, тик алка кертә алмады.

Казан шәһәре командасының баш тренеры капкачысын 6нчы уенчыга алмаштырды. Бу алым уңышка ирештерде. " Ак барс" бер-бер артлы 2 алка кертеп, уенны өстәмә 5 минутлыкка күчерде. Анңа инде Казан командасы ныклы җиңү теләге белән чыкты. Өченче һөҗүмендә үк көндәшләр капкасына алка кертеп, сезонның беренче "Яшел дерби" уенында җиңү яулады. 

Бер яктан уйласаң кәттә уен, әмма 2 период буе уенга салкын карау, бала-чага ялгышлыклары җибәрү, әлбәттә "Ак барс" командасы җанатарларының күңелен төшергәндер. Ә инде соңгы 20 минутлыкта Казан шәһәре халкы өчен шундый бәйрәм оештыру, һичшиксез бик күңелле булды.

Голларны "Ак барс" командасыннан: Альберт Яруллин, Митчел Миллер( 2 гол) Егор Соколов,ә көндәшләр командасыннан: Девин Броссо, Данил Алалыкин керттеләр.

" Ак барс" киләсе уенын кунакта " Сочи" командасына каршы үткәрәчәк. Уен 18 сентябрьдә 19:30 башлана.

Искәндәр Зиннуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading