16+

Мәскәү Кремле Камилә Вәлиева эше буенча карар турында нәрсә уйлый?

Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков Камилә Вәлиева эше буенча чыгарылган карарга үз фикерен җиткерде.

Мәскәү Кремле Камилә Вәлиева эше буенча карар турында нәрсә уйлый?

Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков Камилә Вәлиева эше буенча чыгарылган карарга үз фикерен җиткерде.

Ике елдан соң Камилә Вәлиеваның допинг эше буенча Спорт арбитраж суды (CAS) чыгарган карар барыбызны да борчуга салды. Аның уңай хәл ителәсенә өмет юк иде югын да, әмма шундый катгый карар чыгарылуы - дүрт елга чаклы дисквалификацияләнүе тәмам шок хәленә китерде.

Димәк, Камиләне якын елларда, (бәлки бөтенләйгәдәдер), ярышларда күрә алмаячакбыз, хәтта дәүләт ярдәме күрсәтелә торган шоуларда да катнашу хокукы юк аның. Шул исәптән, тренерлар белән шугалакларда да шөгыльләнә алмаячак.

Моннан тыш, күп кенә титулларын да югалта. Узган ел 2021 елда алган Россия чемпионы исемен югалткан иде инде. Хәзер Камиләнең 2022 елгы Европа чемпионатының алтын медален дә алачаклар. Үткән елны беренче тапкыр оештырылган сикерү буенча Россия ярышларында да беренче урынга лаек булган иде.

Кызганыч, бу титулы да алыначак. Россия Гран-при этаплары җиңүчесе дә булып саналмый. Ә менә 2021 елның 25 декабренә кадәр алынган титуллары, аерым алганда 2020 елгы юниорлар чемпионатының алтын медале, 2021 елгы Россия чемпионатындагы көмеш медале һәм  Россия Кубогы финалының алтын медале үзендә кала. 

Исегезгә төшерәбез: спортчы Россия чемпионатының ирекле программасы көнендә – 2021 елның 25 декабрендә уңай допинг-проба тапшырды. Бу хакта 2022 елның 8 февралендә – Пекинда 2022 елгы Олимпиадада команда турниры тәмамланганның икенче көнендә билгеле булды. 

Спорт арбитраж судының бу соңгы карарымы? Аны үзгәртеп буламы? Судның релизында спортчы аларны триметазидин препаратының организмга очраклы рәвештә эләгүен исбатлый торган дәлилләр китерә алмаган дип бара. Бу хәлгә карата Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков инде үз фикерен җиткерде.

Ул мөмкин булганча карарга тиз арада протест белдерергә чакыра. “Әлбәттә, без риза түгел. Апелляция бирүнең нинди юллары бар, аларны һичшиксез файдаланылырга кирак. Үзебезнең спортчыларның мәнфәгатьләрен ахырга чаклы якларга тиешбез. Минем карашымча, бу сәясиләштерелгән карар” дигән ул. Алга таба безнекеләрнең бу уңайдан нәрсә эшләргә җыенуы әлегә билгесез. Апелляциягә бирү өчен бер ай вакыт бар.  

Камиләнең дисквалификациясе исә 2021 елның 25 декабреннән исәпләнә булып чыга. Аның ике елы инде үтте. Ә алдагы ике елдан соң дөньяның иң талантлы фигуралы шуучысы саналган Камиләнең спортка кире кайтасы килерме соң? Ничек кенә булса да, безнең өчен Камилә барыбер чемпион булып калачак!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

8

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading