16+

«Паралимпия уеннары ачылышында Россия флагын күтәреп чыккан Андрей Фомочкинны Дуслык ордены белән бүләкләргә кирәк»

Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә унбишенче җәйге Паралимпия уеннары бара. Россия паралимпиячеләре, спорт тарихында тәүге мәртәбә, уеннардан читләштерелде.

«Паралимпия уеннары ачылышында Россия флагын күтәреп чыккан Андрей Фомочкинны Дуслык ордены белән бүләкләргә кирәк»

Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә унбишенче җәйге Паралимпия уеннары бара. Россия паралимпиячеләре, спорт тарихында тәүге мәртәбә, уеннардан читләштерелде.

Халыкара паралимпия комитеты башлыгы Филип Крэйвен 7 августта Россия командасының Уенга кертелмәячәген игълан итте. Чөнки, Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның бәйсез комиссиясе "Россиядә допинг-система дәүләт күләмендә" дип "бәяләмә" чыгарды. Безнең паралимпиячеләргә үзлекләреннән дөреслекне расларга мөмкинлек калдырылмады. Спорт арбитраж суды (CAS) 15 августта аларның гаризасын кире какты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә паралимпичеләребезнең бәйгесе үз илебездә оештырылды.

Рио-де-Жанейро шәһрендә 7 сентябрьдә Паралимпия уеннарын ачу тантанасында гадәттән тыш хәл күзәтелде. Катгый рәвештә тыелган һәм алдан кисәтеп куелган булуга карамастан, Белоруссия Республикасының паралимпия командасы стадионга үз илләренең флагы белән бергә Россия флагын да күтәреп чыкты. Белоруссия делегациясе алдан килешенгәнчә, Россия флагын инвалид арбасындагы спортчылар күтәреп барырга җыена. Ләкин, Уенны оештыручылар Россия флагын тартып ала. Командаларның почетлы йөреше вакытында Белоруссиянең спорт министрлыгы хезмәткәре Андрей Фомочкин үзенең киеме эченә яшерелгән Россия флагын тотып, "Маракана" стадионының дүрттән-бер өлешен уза. Англия, Германия массакүләм мәгълүмат чараларында бу вакыйганы, әлбәттә инде, бер дә хупламыйлар.

Хәер, ачуларыннан ник ашказаны үтләре шартламый шунда. Безгә башкасы кадерле. Белоруссиянең Паралимпия комитеты рәисе Олег Шепель, стадионга Россия флагын Россиягә теләктәшлек йөзендә күтәреп чыктык, дигән. Белоруссия Президенты Александр Лукашенконың матбугат сәркатибе Наталья Эйсмонт үз илләре җитәкчелегенең Белоруссия паралимпиячеләре делегациясенең гамәлен хуплавын әйтте.
- Россиялеләр безнең өчен туганнар кебек, безнең өчен иң якын халык, без аларга теләктәшлек күрсәтмичә булдыра алмый идек,- ди Наталья Эйсмонт.

Белоруссиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Дмитрий Мирончик та: "Безнең спортчы иптәшләрчә, ирләрчә җитди гамәл кылды. Моның өчен җавап бирергә туры килсә - җавап бирербез", - дип, ватандашын яклады.

Халыкара класслы спорт остасы, 1986 елда СССР халыклары Спартакиадасында җиңү яулаган Андрей Фомочкинның гамәле Россия тарафыннан кайнар хуплау тапты.

- Һичшиксез, без үзебезнең паралимпиячеләргә күрсәтелгән мондый теләктәшлекне югары бәялибез. Бу гамәл соклануга лаек, - диде Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

"Бу кеше безнең өчен-герой. Белорус дусларга бик зур рәхмәт! Мондый әйберләр онытылмый. Бу кешелекле гамәл". Россиянең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова сүзләре болары. Россиянең Паралимпия комитеты вице-президенты Рима Баталова: "Андрей Фомочкинны Дуслык ордены белән бүләкләргә кирәк", - ди. Рима Баталова әйткәнчә, һәр кеше дә мондый адымга бара алмый.
Республикада белорус милләтеннән булган 4 мең 592 кеше яши һәм хезмәт куя.

- Гаделсезлек каршылык тойгысы уята. Россия паралимпиячеләрен Уенда катнаштырмау гаделсезлек мисалы иде. Нахакка рәнҗетелгән кешене, гадәттә, иң якын кешесе яклап чыга. Бу очракта Белоруссия туганлык теләктәшлеге, киң күңеллелек күрсәтте,-дип фикерләре белән уртаклашты Татарстанның "Халыклар дуслыгы йорты" директоры, республиканың Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов.

Казанның "Синтез-Академия" клубы тренеры, Россия чемпионы, Сиднейдагы Олимпиадада (2000 ел)-көмеш, Афинадагы Олимпиадада бронза медаль яулаган Ирек Зиннуров:"Шушындый кыю адымга барган Андрей Фомочкинга-афарин! Ул чын КЕШЕ. Аңа карата хөрмәтем артты. Бу халыклар арасындагы чын дуслык чагылышы, дуслык булсын!" - диде.

Белоруссиядән яңарак кына Казанга яшәргә күченеп кайткан гаилә әгъзасы - Людмила Ковтун: "Казанда мин үземә карата җылы мөнәсәбәт тоям",- дигән иде. Россия белән Белоруссия халыклары арасындагы туганлык җылылыгы мәңге суынмасын!



Фото: n1s2.starhit.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading